Сугыш хәбәрләре (газета)
«Сугыш хәбәрләре» («Сугыш хабярляре») — керәшеннәр өчен чыгарылган беренче газета. 1915 елның февраленнән 1917 елның декабренә кадәр Вятка шәһәрендә рус хәрефләре белән татар телендә нәшер ителгән. 1915 елдан башлап газетаның кырыкка якын саны дөнья күргән. Басманың нәшире һәм мөхәррире — Павел Петр улы Глезденёв (Исламгәрәй Миңидяиров, 1867-1923).
«Сугыш хәбәрләре» | |
«Сугыш хабярляре» | |
«Сугыш хәбәрләре» гәҗите логотибы | |
Tөр |
иҗтимагый-сәяси, солдат |
---|---|
| |
Нәшер итүче |
Вятка губернасы земствосы |
Баш мөхәрир |
П.П. Глезденев |
Нигезләнгән |
1915 |
Тел | |
Публикацияләр туктату |
1917 |
Төп офис |
Тарих
үзгәртүКерәшеннәрнең көндәлек матбугатын булдыру нияте 1905 елгы инкыйлаб чорында барлыкка килгән. 1905 елда татар телендә «Нур» (Петербургта), «Казан мөхбире» (Казанда) һәм «Фикер» (Җаекта) газеталарының чыга башлавы этәргеч булган. 1906 елның 16 маенда Казан рус булмаган укытучылар семинариясе мөгаллиме Р.П. Давлей (1879-1953) Матбугат эшләре буенча Казан комитеты цензоры Н. Ф. Катановка 1907 елның гыйнварыннан кириллицага нигезләнгән татар телендәге керәшен газетасы чыгару проекты белән мөрәҗәгать итә. Шагыйрь, драматург, җәмәгать эшлеклесе Д.Г. Григорьев-Саврушевский (1876-1942) да керәшеннәр өчен газета чыгарырга тели, әмма уңышсызлыкка очрый.
Керәшеннәр өчен татар телендәге вакытлы матбугат Беренче бөтендөнья сугышы чорында, җирле хакимият һәм миссионерларның матди ярдәме белән дөньяга килә. Милли телләрдәге газеталар нәшер итүнең кирәклеген нигезләп, П.П. Глезденев Вятка губерна земствосы исеменә үтенеч хаты яза. Вятка губернаторы А.Г. Чернявскийның боерыгы буенча, Беренче бөтендөнья сугышы фронтларында барган хәрби хәрәкәтләр белән җирле рус булмаган халыкларны ана телләрендә таныштырып тору максаты белән, өч милли газета барлыкка килгән: татар телендә «Сугыш хәбәрләре», ар телендә «Войнаысь ивор» һәм мари телендә «Война увер» (Сугыш хәбәрләре). 1915 елда әлеге газеталарның унар саны чыккан. Ел азагында земство газеталар чыгару өчен акча күчерми башлый. Газеталарга язылучылар һәм иганәчеләрдән кергән акчалар хисабына 1916 елда газеталарның 14 саны чыга. «Сугыш хәбәрләре» газетасының 222 татар телле абунәчесе була. Газеталарны 36 китапханә һәм 60 миссионерлык мәктәбе алдырган. 1917 елда Вятка губерна земствосы җыелышы милли телләрдә газеталар чыгару өчен 1 800 сум акча бүлә. Гомуми тираж 1 300 данәгә җитә.
Рубрикалар
үзгәртү«Сугыш хәбәрләре» газетасында «Сугыш», «Союздашларда», «Фронттан хатлар», «Россiя эшләре», «Чит илләрдә», «Дөнья хәлләре», «Губiрня яңалыклары», «Временное правительство эше», «Земстволарда», «Авыл хужалыгы», «Дарулар», «Керәшеннәр тормышы», «Төрле хәбәрләр» һ.б. рубрикалар булган. Авторлары — П. Глезденев, Д. Григорьев, Р. Давлей, М. Дернов, Н. Егоров, Д. Зубрилов, Р. Лопухин, Г. Романов, В. Соловьев, Г. Шубин, «Вятич», «Хәбәрдар», «Шаһит».
«Сугыш хәбәрләре» газетасы белән «Дус» (Уфа) газетасы хәбәрләр алмашып торганнар.
1917 елның 20 декабрендә Вятка губерна земствосы җыелышы карары белән татар телендәге «Сугыш хәбәрләре» газетасы «Хәбәр йөртүче», ар телендәге «Войнаысь ивор» — «Удмурт», мари телендәге «Война увер» — «Мари увер» исемнәрен ала. 1918 елның беренче яртысында П.П. Глезденев әлеге газеталарның берничәшәр санын бастыруны оештыра.
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
үзгәртү- Нафигов Р.И. Формирование и развитие передовой татарской общественно-политической мысли. К., 1964.
- Глухов М.С. Tatarica. Энциклопедия. К., 1997.
- Сергеев М.Т. Возникновение и развитие печати Марийской АССР. Йошкар-Ола, 1971.
Сылтамалар
үзгәртү- Тәлгат Насыйров. Беренче керәшен газетасы 2018 елның 18 гыйнвар көнендә архивланган.. «Гасырлар авазы», 2009 ел, № 1.
- Сугыш хабярляре 2017 елның 30 октябрь көнендә архивланган.