Гасырлар авазы (журнал)

«Гасырлар авазы», «Гасырлар авазы — Эхо веков» — Казанда 1995 елның маеннан нәшер ителүче фәнни-документаль журнал. Гамәлгә куючысы — Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты. Елга 4 сан (яки икеләйтелгән 2 сан) әзерләнә. Басманы нигезләүче һәм беренче баш мөхәррире — Дамир Рәүф улы Шәрәфетдинов (1940-2014), РФ һәм ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре.

Гасырлар авазы
Гасырлар авазы — Эхо веков
Tөр

фәнни-документаль


Гамәлгә куючы

ТР архив эше буенча дәүләт комитеты

Нәшер итүче

ТР архив эше буенча дәүләт комитеты

Нигезләнде

1995

Тел

татар, рус

Төп офис

420066 Казан, Декабристлар урамы, 4

Тиражы

999

ISSN

2073-7475


язылу индексы

78704

Веб-сайт: http://echovekov.ru/

Тарих үзгәртү

 
2017 елның 1-2 саны

1995 елның маеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе һәм РФ тарихчы-архивчылар җәмгыятенең Татарстан бүлеге басмасы буларак нәшер ителә башлый. Яңа басмага нигез итеп 1920 елларда нәшер ителгән «ТССР Үзәк архивы язмалары» (рус. Записки Центрального архива ТССР) архив журналы алына. Беренче вакытта архив документлары нигезендә эшләнгән тарихи эзләнүләрне бастыручы тарихи-документаль басма буларак уйланыла. Архив документларын фәнни кулланылышка кертеп җибәрү басманың беренче бурычы итеп куела. Икенче мөһим бурычы – журнал битләрендә визуаль чыганакларны (фотосурәтләр, архив документларының фотокопияләрен) урнаштыру.

2002 елдан башлап, журнал фәнни (фәнни-документаль) басма буларак чыга.

1995 елның май аенда тәҗрибә саны чыгарылса, 1999 елдан даими чыгып килә.

2006 елда басманың электрон төре һәм интернетта сайты булдырыла.

2012 елда РФ фәнни өземтә китерү индексы системасына (рус. система Российского индекса научного цитирования, РИНЦ) кертелә.

2016 елдан РФ мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Югары аттестация комиссиясенең бәяләмә куелучы фәнни басмалары исемлегенә (рус. перечень рецензируемых научных изданий Высшей аттестационной комиссии, ВАК) кертелә[1].

Тематикасы үзгәртү

РФ һәм чит илләр архивларыннан алынган РФ һәм Татарстан халыклары тарихы буенча беренче мәртәбә фәнни кулланылышка кертелүче архив документлары, шулай ук тарихи фәннәр һәм археология фәне тармагы (07.00.00) буенча фәнни мәкаләләр.

«Гасырлар авазы» – өч айга бер чыга торган фәнни-документаль журнал. Басманың нигезен Татарстан, Россия һәм чит ил архивларыннан алынган кызыклы, ләкин моңарчы җәмәгатьчелек белмәгән тарихи документлар, тарихи тикшеренүләр, фәнни комментарийлар тәшкил итә[2].

Даими рубрикалары үзгәртү

Рухи яңарыш юлында Гасырлар төпкеленнән XX гасыр: тарих битләре Вакыт язмышларда һәм документларда Фикерләр. Уйлар. Версияләр Шаһәдәтнамәләр. Мемуарлар
Безнең календарь Сирәк басмалар һәм кулъязмаларны актарганда Яңа китаплар. Бәяләмә һәм рецензияләр Тарихчы блокнотына. Архив калейдоскобы Мәгълүмат. Хроника Безнең күршеләрдә

Таралу үзгәртү

1999 елдан абүнә буенча тарала, 2006 елдан электрон төре булдырылган. Фәнни-документаль басманы күбесенчә оешмалар яздыра. 2022 елның беренче яртыеллыгында басманың почта аша 375 язылучысы булган[2].

Бүләкләре үзгәртү

2011 елда журнал Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясенә лаек булган[3]

Баш мөхәррирләр үзгәртү

2022 елда үзгәртү

Кварталга бер чыгарга тиешле «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналы гыйнвар аеннан бирле чыкмый. Бюджет оешмасы булгач, журналны чыгару өчен ТР Дәүләт архивы тендер оештырырга тиеш. Ел башында тендер үткәрелмәгән, чөнки журнал беренче чираттагы чыгымнар рәтенә керми. Журналның баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин тендер үткәрү буенча эш башланганын әйтеп, сентябрь аенда өч сан берьюлы чыгасына өмет белдерә[2].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү