Илдус Заһидуллин

Илдус Заһидуллин, Илдус Котдус улы Заһидуллин (1963 елның 1 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Яңгул) — тарихчы галим, тарих фәннәре докторы (2007), доцент (2008); Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр һәм урта гасыр тарихы (1998-2014), яңа тарих (2014-2021) бүлекләре мөдире. 2021 елдан «Гасырлар авазы» фәнни журналыгың баш мөхәррире [1].

Илдус Заһидуллин
Туган телдә исем Илдус Котдус улы Заһидуллин
Туган 1 гыйнвар 1963(1963-01-01) (61 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Яңгул
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре тарихчы галим, мөхәррир
Эш бирүче Россия ислам институты
Җефет Дания Заһидуллина
Балалар Рөстәм Заһидуллин
Бүләк һәм премияләре «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале - 2021«Фидакарь хезмәт өчен» медале

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Заһидуллин Илдус Котдус улы 1963 елда туган. 1985 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.

1992 елда «Казан губернасының татар крестьяннары XIX гасырның икенче яртысында (60-90 нчы елларда)» дигән темага диссертация яклап тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала.

2007 елдан ― тарих фәннәре докторы.[2] Диссертация темасы: «Россиянең һәм Себернең Европа өлешендә исламның хәле XVIII гасыр урталарында - XX гасыр башында: ислам гыйбадәте һәм мәчетләр»

1992—1998 елларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли.

1998―2014 елларда ― Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих институтында урта гасыр тарихы бүлеге мөдире.

2006 елдан Россия ислам университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы.[3]

2014―2021 елларда ― Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлеге мөдире.

2021 елдан ― «Гасырлар авазы» фәнни журналының баш мөхәррире.

Фәнни мәнфәгатьләр өлкәсе үзгәртү

Урта Идел буеның аграр тарихы, татар милли-азатлык хәрәкәте, Идел-Урал төбәгендә православие-ислам мөнәсәбәтләре, Россия империясендә ислам институтлары, Казан тарихы, Россия империясендә татарларның хокукый хәле, туган якны өйрәнү, татар-мөселман мәдәнияте архитектурасы тарихы, инкыйлабка кадәрге Россиядә мөселман мәхәлләләренең һәм башка ислам институтларының эшчәнлеге.

Татарстан Республикасы Президентының 2016 елның 05 февралендәге ПУ-103 номерлы Указы белән «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнде.

Фәнни мәктәбе бар, 9 аспирант диссертация яклаган.[4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар энциклопедиясе. Т.2. Г-Й. Казан: татар энциклопедиясе институты, 2010. 420 б.
  • Народы Волго-Уралья в зеркале российской истории. Сборник научных статей, посвященный юбилею доктора исторических наук И.К.Загидуллина / под общ. ред. Р. Р. Аминова. Казань: Институт истории им.Ш.Марджани АН РТ, 2017. 184 с. + 8 с. цв. вкл. ISBN 978-5-94981-265-5.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү