«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале

«Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале («ТАССР төзелүгә 100 ел» медале, рус. Медаль «100 лет образования Татарской Автономной Советской Социалистической Республики», «100 лет образования ТАССР») — 2019 елның 25 сентябрендә Татарстанның Дәүләт Советының тарафыннан расланды. Медаль 2020 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуы белән бәйле.

«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале
I дәрәҗә
Медаль «100 лет образования Татарской Автономной Советской Социалистической Республики».png
Ил Татарстан байрагы
Төр медаль
Кем бирә Татарстан Республикасы Президенты
статистика
Беренче бүләкләү 19 декабрь 2019 ел (ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев)
Чиратлылык
Олырак бүләк «Ана даны» медале
(реверс)

СтатусҮзгәртү

Әлеге медаль Татарстан дәүләтчелеген үстерүгә, аның социаль-икътисади потенциалын арттыруга, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны булдыруга өлеш керткән, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә казанышлары булган, республика авторитетын арттыруга ярдәм иткән кешеләргә бирелә. Бу медаль белән Татарстан дәүләтчелеге үсешенә, социаль-икътисади потенциалны, милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга, мәдәни-рухи мирасны саклап калу һәм арттыруга зур өлеш керткән, республика абруен арттыруга тәэсир иткән, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә казанышлары булган гражданнарны бүләкләү каралган.

ТасвирламаҮзгәртү

Бүләкнең алгы ягында республика картасы силуэты төшерелгән, аннан нурлар чыгып тора. Медаль әйләнәсендә милли бизәкләр төшерелгән. Аның фоны көмешсыман, ә бүләк сурәте 999нчы пробалы алтыннан ясалган.

Медальне күкрәкнең сул ягында йөртү, башка орден һәм медальләр булса, «Ана даны» медаленнән соң тагу тиешле.

Медаль ияләре өчен пенсиягә чыккач өстенлекләр дә каралган, алар социаль ярдәм чараларына хокуклы булачак.

Беренче бүләкләнүчеләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү