Илшат Ганиев
Илшат Ганиев - авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре,Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, икенче, өченче, дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Илшат Ганиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Ганиев Илшат Газыйм улы |
Туган | 3 гыйнвар 1954 (70 яшь) СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Баулы районы, Яңа Шалты |
Үлгән | 22 ноябрь 2023 (69 яшь) Казан, Россия |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР↓ РФ |
Әлма-матер | Казан дәүләт аграр университеты |
Һөнәре | агроном, сәясәтче |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Бердәм Русия |
Бүләк һәм премияләре | Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТР Дәүләт премиясе лауреаты (2001 ел), Халыкара хәйрия фондыннан (2006 ел) алтын "Меценат" ордены |
Гыйльми дәрәҗә: | авыл хуҗалыгы фәннәре нәмзәте[d] |
Тормыш юлы һәм хезмәт эшчәнлеге
үзгәртүГаниев Илшат Газыйм улы 1954 елның 3 гыйнварында Татарстан АССР Баулы районының Яңа Шалты авылында туа. 1976 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлый.
- 1976-1977 елларда - Совет Армиясе сафларында хезмәт.
- 1976-1986 елларда - үсемлекләрне яклау буенча агроном, үсемлекләрне яклау буенча өлкән агроном, 3нче цех башлыгы, баш агроном урынбасары, "Майский" совхозының баш агрономы.
- 1986-1989 елларда - КПССның Татарстан өлкә комитетының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате бүлеге инструкторы.
- 1989 елдан - "Майский" совхозы җитәкчесе ("Майский теплица комбинаты" ҖЧҖ) һәм "Майский" АК ДУП җитәкчесе.
- 1995-1999 елларда - икенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы.
- 1999-2004 елларда - өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы.
- 2009 елдан - дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты әгъзасы
Гаиләсе
үзгәртүӘтисе - Ганиев Газим Фәрәх улы, 1975елда вафат була.
Әнисе - Ганиева Алмабикә Зияковна, пенсионер.
Хатыны - Ганиева Чачка Зәки кызы (Хәләфетдин кызы), табиб-терапевт.
Кызы - Нуруллина Гүзәл Илшат кызы, 1980 ел.
Улы - Ганиев Руслан Илшат улы, КДФЭИ студенты, 1986 елда туган.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
үзгәртү- Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
- Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
- Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2001 ел)
- Халыкара хәйрия фондыннан (2006 ел) алтын "Меценат" ордены
Искәрмәләр
үзгәртүТышкы сылтамалар
үзгәртү- / Депутаты Государственного Совета Республики Татарстан шестого созыва 2021 елның 26 сентябрь көнендә архивланган.
- Ганиев Ильшат Газимович — Татцентр.ру 2021 елның 22 сентябрь көнендә архивланган.