Ренат Харис

Татар шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче

Ренат Харис (тулы исеме Ренат Мәгъсүм улы Харисов) — күренекле татар шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ дәүләт премиясе (2005), Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Муса Җәлил исемендәге, Державин (2016), Башкортстанның Фатыйх Кәрим исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1972). Татарстанның халык шагыйре (2004)[2].

Ренат Харис
Туган телдә исем Ренат Мәгъсүм улы Харисов
Туган 6 май 1941(1941-05-06) (82 яшь)
Сембер өлкәсенең Чынлы районы Кәшә авылы
Яшәгән урын Толстой урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре шагыйрь, журналист
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеХезмәт Кызыл Байрагы орденыСалават Юлаев ордены
Муса Җәлил премиясе
Татарстанның халык шагыйре (2004)
Сайт renat-kharis.ru

 Ренат Харис Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Ул 1941 елның 6 маенда туа. 1963 елда Казан педагогик институтын тәмамлый, аннан соң Арча педагогик училищесында укыта. 19651971 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында эшли, аннары «Яшь ленинчы» газетасының җаваплы сәркатибе.

19711973 елларда Татарстан язучылар берлегендә җаваплы сәркатиб. 19731982 елларда Ренат Харис ТАССР мәдәният министры урынбасары булып эшли. 19821989 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире.

19901995 елларда «Татарстан хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире вазифаларын үти. 19951999 елларда Татарстан Дәүләт Советы рәисенең урынбасары.

Татар һәм рус телләрендә чыккан 20дән артык китап авторы. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән.

2004 елда Татарстанның халык шагыйре исеме бирелгән.

2005 Йосыф турында риваять балеты авторлары — композитор Леонид Любовский, либретто авторы Ренат Харис, балет артисты Нурлан Канетов әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ дәүләт бүләгенә лаек була[3].

2016 елда «Г. Державин. Родники» китабы өчен Державин премиясе белән бүләкләнә[4].

2018 елда «Сөембикә» операсына либретто яза (композитор Резеда Ахиярова)[5].

2020 елда Салават Юлаев ордены белән бүләкләнә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://zitely.info/kazan
  2. Харис (Харисов) Ренат Магсумович. Татарская энциклопедия TATARICA
  3. Стенограмма церемонии вручения Госпремий РФ(үле сылтама)
  4. ТР язучылар берлеге сайтында, archived from the original on 2016-03-15, retrieved 2016-07-19 
  5. Сююмбике, archived from the original on 2018-09-12, retrieved 2018-09-21 

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1 нче чакырылыш депутатлары (1995-1999)