Сембе́р өлкәсе́ (рус. Ульяновская область) – Россия Федерациясенең Европа өлешендәге субъекты. Идел буе федераль бүлгесенә керә.

Сембер өлкәсе
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 19 гыйнвар 1943
Сурәт
Гимн Ульян өлкәсе гимны[d]
Шигарь тексты Опора души и державы
Дөнья кисәге Европа
Дәүләт  Россия
Башкала Сембер
Административ-территориаль берәмлек Россия[1]
Сәгать поясы UTC+04:00 һәм Европа/Ульяновск[d][2]
Геомәгълүматлар Data:Russia/Ulyanovsk Oblast.map
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Губернатор Ульяновской области[d]
Хөкүмәт башлыгы Алексей Русских[3] һәм Сергей Иванович Морозов[d]
Халык саны 1 218 319 (2021)[4]
Нәрсә белән чиктәш Чуашстан, Татарстан, Самар өлкәсе, Сарытау өлкәсе, Пенза өлкәсе һәм Мордовия
Кулланылган тел эрзя теле
Бүләкләр
Ленин ордены
Мәйдан 37 300 км²
Рәсми веб-сайт ulgov.ru(рус.)
Харита сурәте
Һәйкәлләр исемлеге [d]
Феноменның икътисады economy of Ulyanovsk Oblast[d]
Номер тамгасы коды 73 һәм 173
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Сембер өлкәсе Викиҗыентыкта

Өлкә үзәге – Сембер каласы.

География үзгәртү

Чиктәшлек үзгәртү

Як Россия субъекты
Төньяк Татарстан, Чуашстан
Көнчыгыш Самар өлкәсе
Көньяк Сарытау өлкәсе
Көнбатыш Мордовия республикасы, Пенза өлкәсе

Сембер өлкәсе Россия Европа өлешенең Көньяк-көнбатыш өлешендә урнаша. Идел өлкә территорияне калку Уңъягына һәм иңкү Сулъягына бүлә.

Уңүяк өлешен Идел буе калкулыгының өлешләре (Ундыр, Кременки һәм Сенгилей таулары, биеклекләр 363 метрга кадәр җитәләр) биләп тора, сулъягын исә сөзәк-какулыклы тигезлек биләп тора.

Климат үзгәртү

Климат — уртача континенталь; гыйнварның урта температурасы — -13 °С, июльнең урта температурасы — +19 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 300-500 мм. Вегетация чоры якынча 180 көнне тәшкил итә.[5]

Гидрография үзгәртү

Төп елгалар: Идел (Куйбышев сусаклагычы, көньягында — Сарытау сусаклагычы), Сыры, Зөя, Олы Чирмешән.

Туфраклар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы үзгәртү

Туфраклар — күбесенчә кара туфраклар. Өлкәс күбесенчә урманлы дала зонасында урнаша. Урманнар территориянең 25% өлешне биләп торалар.

Хайваннар дөньясы: поши, тиен, сусар, ак куян, һ.б.

Тарих үзгәртү

 

VIIIIX гасырларда хәзерге Сембер өлкәсе территориясе Идел буе Болгары составына керә. XIV гасырның ахырында — XV гасыр башында, Тамерлан һөҗүменнән, хәзерге Сембер өлкәсе территорияләр җирләр ташландырылылар. XV гасырда бу җирләр Казан ханлыгы составына, XVI гасырда Россия составына керәләр.

1640-елларда Карсун-Сембер засека сызыгы төзелә.

1780 елда Сембер калгайлыгы, 1796 елда ул Сембер губернасына үзгәртеп корыла.

1924 елда Сембер шәһәренә Ульяновск исеме кушыла, губернага да Ульяновск губернасы исеме кушыла. 1928 елда Ульяновск губернасы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Урта Идел өлкәсе (1929 елданУрта Идел крае, 1935 елданКуйбышев крае, 1936 елданКуйбышев өлкәсе) составына кертелә.

1943 елда Куйбышев һәм Пенза өлкәсе районнарыннан Сембер өлкәсе оештырыла.

Халык үзгәртү

Милли состав үзгәртү

Халык 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010
К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. %
руслар 868 559 77,7% 930 882 76,0% 948 482 74,8% 1 016 815 72,8% 1 004 588 72,6% 901 272 73,6%
татарлар 96 918 8,7% 122 409 10,0% 134 765 10,6% 159 093 11,4% 168 766 12,2% 149 873 12,2%
чуашлар 59 682 5,3% 78 062 6,4% 92 394 7,3% 116 539 8,3% 111 316 8,0% 94 970 7,8%
мордва 73 017 6,5% 69 644 5,7% 64 016 5,0% 61 061 4,4% 50 229 3,6% 38 977 3,2%
башкалар 19 183 1,7% 23 751 1,9% 28 108 2,2% 42 685 3,1% 47 912 3,5% 39 817 3,3%
барлык 1 117 359 100,0% 1 224 748 100,0% 1 2677 65 100,0% 1 396 193 100,0% 1 382 811 100,0% 1 292 799 100,0%

Торак пунктлар үзгәртү

Сембер өлкәсе торак пунктлары

 
Сембер
 
Мәләкәс

Шәһәр Халык саны Шәһәр Халык саны

 
Инза

Ишәй

1 Сембер 613 793 11 Майна 7 109
2 Мәләкәс 122 549 12 Сенгилей 6 959
3 Инза 18 547 13 Сурское 6 852
4 Барыш 17 149 14 Вешкайма 6 620
5 Новоульяновск 16 032 15 Иске Майна 6 520
6 Чардаклы 11 437 16 Николаевка 6 385
7 Новоспасское 11 075 17 Мулловка 6 166
8 Ишәй 10 380 18 Яңа Майна 5 946
9 Кузоватово 8 025 19 Базарлы Сызган 5 715
10 Карсун 7 748 20 Иске Кулаткы 5 685
2010 елның җанисәбе буенча


Татарлар Сембер өлкәсенең ике районында күпчелек тәшкил итә (Иске Кулаткы районында абсолют күпчелек, Яңа Малыклы районында чагыштырма күпчелек тәшкил итә).

Административ-территориаль бүленеш үзгәртү

 

Сембер өлкәсендә 21 район. Районнар исемлеге

  1. Базарлы Сызган районы
  2. Барыш районы
  3. Вешкайма районы
  4. Инза районы
  5. Карсун районы
  6. Кузоватово районы
  7. Майна районы
  8. Мәләкәс районы
  9. Николаевка районы
  10. Яңа Малыклы районы
  11. Яңа Спас районы
  12. Павловка районы
  13. Радищев районы
  14. Сенгилей районы
  15. Кулатка районы
  16. Иске Майна районы
  17. Сыры районы
  18. Тирәнкүл районы
  19. Сембер районы
  20. Чынлы районы
  21. Чардаклы районы

Икътисад үзгәртү

Сәнәгать үзгәртү

Специализациянең төп тармагы — машиналар төзү (авиация төзү, приборлар төзү, станоклар төзү, автомобильләр төзү) (сәнәгый җитештерүнең күләменнән 56 процент өлеше). Сәнәгый җитештерүнең күләменнән 80% өлеше Сембердә һәм Мәләкәстә тупланган. Сембер өлкәсендә Россия автобусларның 95% һәм йөк автомобильләрнең 10% өлеше җитештерелә. 1941 елда, Мәскәүдән эвакуацияләнгән ЗИЛ заводы нигезендә Ульяновск автомобиль заводы барлыкка килә. Шулай ук Сембердә «Авиастар-СП» авиация заводы (Ан-124 «Руслан» һәм Ту-204 самолётлар җитештерү) урнаша. Хәрби-сәнәгать комплексына Ульяновск механика заводы керә.

Сенгилей һәм Новоульяновск шәһәрлерендә цемент заводлары урнашалар. Мәләкәстә автоагрегатлар заводы урнаша.

Авыл хуҗалыгы үзгәртү

Авыл хуҗалыгының төп тармагы — ит-сөт терлекчелеге. Шулай ук дуңгызчылык, сарыкчылык да бар.

Транспорт үзгәртү

Авиация транспорты үзгәртү

  • «Ульяновск-Восточный» халыкара аэропорты

Автомобиль транспорты үзгәртү

Федераль һәм региональ әһәмиятле автоюлларның гомуми озынлыгы — 4904,5 км, шул исәптә федераль автоюллар озынлыгы — 431,7 км, регион автоюллар озынлыгы — 4472,8 км. Өлкәнең көньяк өлешне М5 «Урал» трассаның өлеше кисеп үтә.

Тимер юл транспорты үзгәртү

Сембер өлкәсе территориясендә тимер юл ташуларны Куйбышев тимер юлының Ульяновск бүлекчәсе башкара.

Өлкәдә туганнар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү