Ирзә[3] теле (эрз. эрзәнь кель; мукш. эрзәнь кәль) – мордва теленең бер юнәлеше. Ирзә теле фин-угыр телләре гаиләсенә керә. Рус һәм мукшы телләре белән официаль Мордовия җөмһүриᴙтендә дәүләт теле булып санала.

Ирзә теле
Үзисем:

Э́рзәнь кель

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Мордовия җөмһүриᴙтсы,
Нижгаp өлкәсе,
Пинзə өлкәсе,
Самар өлкәсе,
Сарытау өлкәсе,
Ырынбург өлкәсе,
Сембер өлкәсе,
Чуаш җөмһүриᴙтсы,
Башкортстан
һәм Татарстан

Рәсми халәт:

Мордовия җөмһүриᴙтсы

Сөйләшүчеләр саны:

96 860 кеше кеше (2010)[1],
36 700 кеше кеше (2010)[1]

Дәрәҗә:

500 мең кеше

Халәт:

начар хәлдә[d][2]

 Классификация
Төркем:
Язу:

кирилл язуы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

эрз 835

ISO 639-1:

ISO 639-2:

myv

ISO 639-3:

myv

Бу телдә якынча 500 мең кеше сөйләшә. Мордовия җөмһүриᴙтенең төньяк, көнчыгыш һәм төньяк-көнбатыш якларында, җөмһүриᴙткә якын тирә-яктагы Нижгаp, Пинзə, Самара, Сарытау, Ырынбур, Сембер өлкәләренең, Чуашстан, Башкортстан һәм Татарстан җөмһүриᴙтләренең кайбер урыннарында ирзә теле кулланучыларын очратып була. Чит илләрдә дә (Әрмәнстан, Эстония, Казакъстан һ.б.) ирзә телендәге диаспоралар очрый. Ирзә телендә хәзерге заманда үзгәрешсез (нәкъ yрыс телендәге кебек) Кирилл әлифбасында язалар. Ирзә теле Урал телләр гаиләсе телләренең мордва тармагына керә. Ирзә теле мукшы теленә бик тә охшаш, әмма фонетикада, морфологиядә һәм сүзлек составында аермалары бар.

Морфология үзгәртү

Башка барлык Урал тел гаиләсе телләре кебек ирзә теле агглюнатив тел булып тора, грамматик нисбәтләр суффикслар ярдәмендә чагылдырыла.

Кириллик әлифба үзгәртү

Хәзерге эрзя әлифбасы рус теле өчен кебек шул ук:

А
/a/
Б
/b/
В
/v/
Г
/ɡ/
Д
/d/
Е
/je/
Ё
/jo/
Ж
/ʒ/
З
/z/
И
/i/
Й
/j/
К
/k/
Л
/l/
М
/m/
Н
/n/
О
/o/
П
/p/
Р
/r/
С
/s/
Т
/t/
У
/u/
Ф
/f/
Х
/x/
Ц
/t͡s/
Ч
/t͡ʃ/
Ш
/ʃ/
Щ
/ʃt͡ʃ/
Ъ
/-/
Ы
/ɨ/
Ь
/◌ʲ/
Э
/e/
Ю
/ju/
Я
/ja/

Ф, х, щ һәм ъ хәрефләре бары тик рус теленнән алынма сүзләрдә кулланыла. 1929 елга кадәр эрзя әлифбасының юрамасында кайбер басмаларда өстәмә хәреф Кириллик лигатура Н Г (Ҥ ҥ) кертелгән булган (мәсәлән. Евсевьев, 1928).

Альвеоляр тартыклар т, д, ц, с, з, н, л, һәм р белән комбинациядә, сузык хәрефләр рус телендә кебек рәвештә гади һәм палатизальләшкән артикуляциядә үзгәрә: а, э, ы, о, у гади альвеолярлардан соң бара, шул ук вакытта я, е, и, ё, ю палатализальләшкән альвеолярлардан соң килә, мәсәлән: та /ta/, тє /te/, ты /ti/, то /to/, ту /tu/ vs. тя /tʲa/, те /tʲe/, ти /tʲi/, тё /tʲo/, тю /tʲu/. Әгәр дә шуннан соң сузык аваз булмаса, палатализация ь белән күрсәтелә, мәсәлән ть /tʲ/. Альвеоляр булмаган тартыклардан соң, бары тик а, е, и, о, у була, мәсәлән, па /pa/, пе /pe/, пи /pi/, по /po/, пу /pu/.

Латин әлифбасы үзгәртү

Латин әлифбасы рәсми рәвештә Түбән Идел краеның хөкүмәте тарафыннан 1932 елда хупланган булган, әмма беркайчан да кулланылмаган булган:

a в c ç d ә e f g y i j k l m n o p r s ş t u v x z ƶ ь

Латин әлифбасының хәзерге заман юрамасы бар:

a b c č ć d ď e f g h i j k l ľ m n ń o p r ŕ s š ś t ť u v y z ž ź

Сингармонизм үзгәртү

Күп башка Урал телләр гаиләсе телләрендә кебек, эрзя теленә сингармонизм законы хас. Күпчелек тамырларда я алгы сузыклар (/i/ /e/), я арткы сузыклар (/u/, /o/) бар. Өстәвенә, урта сузыклар белән барлык суффиксларның ике формасы бар: кулланасы форма тамырның соңгы иҗеге белән билгеләнә. Чагыштырма килештә -шка (ška) "зурлыгында" һәм пролативта -ка/-га/-ва (ka/ga/va) "хәрәкәт фигыльләре һәм торыш белән кулланылган пространство күпноктасы" булган түбән (/a/) сузыгы арткы сузык булып тора һәм сингармонизм законы буенча үзгәртелми.
Сингармонизм кагыйдәләре түбәндәгечә:

  1. Әгәр дә сүзнең соңгы иҗегендә алгы сузык булса, суффиксның алгы формасы кулланыла: веле (veĺe) "авыл", велесэ (veĺese) "авылда"
  2. Әгәр дә сүзнең соңгы иҗегендә арткы сузык булса һәм аннан соң гади (палатизальләшмәгән) тартыклар булса, суффиксның арткы формасы кулланыла: кудо (kudo) "өй", кудосо (kudoso) "өйдә"

Шулай да арткы сузыктан соң палатизальләшкән тартык яки палаталь шуу булса, сингармонизм законы кулланылмый һәм суффиксның "алгы" формасы кулланыла: кальсэ (kaĺse) "тал белән", ойсэ (ojse) "май белән". Шуңа охшаш рәвештә әгәр дә алгы сузык тамырыннан соң түбән арткы суффикс булса, аннан соң килүче иҗекләрдә арткы гармония була: велеванзо (veĺevanzo) "аның авыллары аша".
Шулай итеп тамырларда сузыклар гармониясенең тоела торган бозылулары, мәсәлән, узере (uźere) "балта", суре (suŕe) "җеп (кыл)" чынлыкта /zʲ/ һәм /rʲ/ палатизальләшкән тартыкларына күрә.
Алгы сузык гармониясендә бер чыгарылма ахыргы булмаган /lʲ/-да күзәтелә, мәсәлән, асфальтсо (asfaĺtso) "асфальт белән".

Әдәбият үзгәртү

  • А.И. Брыжинский, О.В. Пашутина, Е.И. Чернов. Писатели Мордовии Биобиблиографический справочник. Саранск: Мордовское Книжное Издательство, 2001. ISBN 5-7595-1386-9.
  • Василий Дёмин. Сюконян тенк... Эрзянь писательде ёвтнемат. Саранск, 2005. ISBN 5-7595-1665-5.
  • Ksenija Djordjevic & Jean-Leo Leonard. Parlons Mordve. Paris: L'Harmattan, 2006, ISBN 2-296-00147-5.
  • Макар E. Евсевьев. Основы мордовской грамматика, Эрзянь грамматика. С приложением образцов мокшанских склонений и спряжений. Москва: Центральное издательство народов СССР, 1928.
  • Jack Rueter. Adnominal Person in the Morphological System of Erzya. Suomalais-Ugrilaisen Seuran Toimituksia 261. Helsinki: Suomalais-Ugrilainen Seura, 2010, ISBN 978-952-5667-23-3 [print], ISBN 978-952-5667-24-0 [online].
  • Д.В. Цыганкин. Память запечатленная в слове: Словарь географических названий республики Мордовия. Саранск, 2005. ISBN 5-7493-0780-8.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү