Сарытау өлкәсе
Сарытау өлкәсе́ – Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты.
Байрак
| |
Башкала | Сарытау |
---|---|
Халык исәбе | 2 395 111 (1 гыйнвар 2021) ![]() |
Нигезләнгән | 5 декабрь 1936 |
География | |
АТБ | Россия |
Мәйдан | 100,830 км² |
Координатлар | 51.78°N 46.73°E ![]() |
RU-SAR ![]() | |
Хөкүмәт башлыгы | Валерий Васильевич Радаев |
![]() |
Өлкә үзәге – Сарытау шәһәре.
ГеографияҮзгәртү
ЧиктәшлекҮзгәртү
Як | Россия субъекты |
---|---|
Төньяк | Пенза өлкәсе, Самар өлкәсе, Сембер өлкәсе, Ырынбур өлкәсе |
Көнчыгыш | Казакъстан |
Көньяк | Волгоград өлкәсе |
Көнбатыш | Воронеж өлкәсе, Тамбов өлкәсе |
Сарытау өлкәсе Россия Европа өлешенең көньяк-көнчыгыш өлешендә, Түбән Иделнең төньягында урнашкан; өлкә территориясе төньяктан көньякка 330 километрга, көнчыгыштан көнбатышка 575 километрга сузылган. Өлкә аша Идел елгасы ага, ул аны икегә бүлә; Идел уңъягының зур өлешен чокырлар белән бүлгәләнеп беткән Идел буе калкулыгы биләп тора; өлкәнең көнбатышында — Ука-Тын тигезлеге. Идел аръягында сыртлы тигезлеге урнаша; көньяк-көнчыгышын Каспий буе түбәнлеге биләп тора.
КлиматҮзгәртү
Өлкә климаты континенталь. Июльнең урта температурасы — +20…+24 °С, гыйнварның уртача температурасы — -11…-14 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме 250 (көньяк-көнчыгышта) — 450 (төньяк-көнбатышта) мм.
ГидрографияҮзгәртү
Төп елгалар — Идел (Сарытау сусаклагычы, Волгоград сусаклагычы), Хопёр, Медведица, Иловля.
ТарихҮзгәртү
Сарытау өлкәсе җирләре Төрки, Хәзәр каһанлыклары, күчмә кыпчак, бөҗәнәк кабиләләре, соңрак өлешчә Нугай Урдасы җирлеге булган.[1]
Алтын Урда дәүләте дәверендә хәзерге Сарытау өлкәсе җирендә берничә дистә шәһәр булган, шул исәптән Бәлҗәмин, Үкәк шәһәрләре билгеле.[1] Барча шәһәрләр Аксак Тимер тарафыннан җимерелгән.[1]
1780—1797 еллар — Сарытау наместниклыгы.
1797—1928 — Сарытау губернасы.
1928еллар — Түбән Идел өлкәсе; 1928—1934 еллар — Түбән Идел крае; 1934—1936 еллар — Сарытау крае.
1936 елның 5 декабрендә Сарытау краеннан Идел буе алманнарның АССР-ы аерылып чыгарыла һәм ул Сарытау өлкәсенә үзгәртеп корылган.
1941 елның 7 сентябрендә Идел буе алманнарның АССР-ы бетерелә, аның зур өлеше Сарытау өлкәсенә күчә.
1954 елда яңа оешкан Балашау өлкәсе составына Сарытау өлкәсенең кайбер көнбатыштагы районнары күчкәннәр, әмма 1957 елда, Балашау өлкәсен бетерү сәбәпле, алар Сарытау өлкәсе составына кире күчкәннәр.[2]
ХалыкҮзгәртү
Торак пунктларҮзгәртү
Сарытау Балакау |
Урын | Шәһәр | Халык саны | Урын | Шәһәр | Халык саны | Вольск Ртищево |
---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Сарытау | 837 900 | 11 | Аткар | 25 624 | ||
2 | Энгельс | 202 419 | 12 | Красноармейск | 24 364 | ||
3 | Балакау | 199 690 | 13 | Ершов | 21 448 | ||
4 | Балашау | 82 227 | 14 | Яңа Үзән | 17 011 | ||
5 | Вольск | 66 508 | 15 | Калининск | 16 441 | ||
6 | Пугачёв | 41 707 | 16 | Кызыл Кут | 14 416 | ||
7 | Ртищево | 41 289 | 17 | Степное | 13 136 | ||
8 | Приволжский | 34 364 | 18 | Хвалын | 13 094 | ||
9 | Маркс | 31 531 | 19 | Аркатау | 12 845 | ||
10 | Петровск | 31 160 | 20 | Светлый | 12 493 | ||
Чыганак |
Милли составҮзгәртү
2002 ел
- Рус халкы – 2293,1 мең кеше
- Казакъ халкы – 78,3 мең кеше
- Украин халкы – 67,3 мең кеше
- Татар халкы – 57,6 мең кеше
- Әрмән халкы – 25,0 мең кеше
- Мордва халкы – 16,5 мең кеше
- Әзербайҗан халкы – 16,4 мең кеше
- Чуаш халкы – 16,0 мең кеше
- Белорус халкы – 12,7 мең кеше
- Немец халкы – 12,1 мең кеше
- Чечен халкы – 8,5 мең кеше
- Лезгин халкы – 5,3 мең кеше
- Башкорт халкы – 4,0 мең кеше
- Мари халкы – 4,0 мең кеше
- Молдова халкы – 3,8 мең кеше
- Яһүди халкы – 3,4 мең кеше
- Чегән халкы – 2,7 мең кеше
- Корея халкы – 2,5 мең кеше
Административ бүленешҮзгәртү
Җирле үзидарә өлкәнең 439 муниципаль берәмлегендә тормышка ашырыла, шул исәптән: 4 шәһәр округ, 38 муниципаль район, 42 шәһәр һәм штб, 355 авыл җирлеге (2010). Өлкә 38 районга бүленгән, шул исәптә 20 Иделнең Уңъягында, ә 18 — Сулъягында урнашканнар. 2009 елдагы хәле буенча, өлкәдә 1805 торак пунктһәм 18 шәһәр исәпләнә.
Шәһәр округләреҮзгәртү
- Сарытау
- Светлый ябык административ-территориаль берәмлеге
- Михайловский ябык административ-территориаль берәмлеге
- Шиханы ябык административ-территориаль берәмлеге
РайоннарҮзгәртү
ИкътисадҮзгәртү
СәнәгатьҮзгәртү
Сәнәгый җитештерү күләмнәре буенча Сарытау өлкәсе Идел буе икътисади төбәгендә алдынгы урыннарда тора. Өлкә сәнәгате үз эченә 2 меңнән артык эре һәм зур ширкәтне кертә. Биредә троллейбусларны, тимер юл техниканы, кабызу шәмнәрне, электр әсбапларны, төгәл приборларны, суыткычларны, сыек ягулыкны һәм нефтехимия продуктларны, минераль ашлмамларны, бакыр тәгәрәтүне, төзелеш пыяланы, цементны, мәктәп өчен китаплрны һәм дәреслекләрне нәшер итәләр, химия һәм өй җиһазлар җитештерүләре эшлиләр.
Сәнәгать структурасында иң зур чагыштырма авырлыгына ягулык-энергетика комплексы (45,5 %), машиналар төзү (19,1 %), химия һәм нефтехимя (15,6 %), азык-төлек (9,2 %) сәнәгатьләре ия булалар.
Өлкә җирләрендә эре электр стансалары (Балакау АЭСы һәм Сарытау ҺЭСы) урнашалар, аларның гомуми егәрлеге тиешенчә 4000 МВт һәм 1360 МВт тәшкил итәләр.
Бу электр стансалары тарафыннан Идел буе төбәге электр энергиясенең дүрттән бер өлеше һәм Россия электр энергиясенең 3% өлеше эшләп чыгарыла. Шуның өстенә, Балакауда ҖЭҮ-4 (465 МВт, 1532 Гкал/сәг) эшли, Сарытауда ҖЭҮ-5 (440 МВт, 1260 Гкал/сәг), ҖЭҮ-2 (296 МВт, 1077 ГКал/сәг), ДРЭС (54 МВт, 506 Гкал/сәг) һәм ҖЭҮ-1 (22 МВт, 255 Гкал/сәг) эшлиләр, Энгельста ҖЭҮ-3 (202 МВт, 844 Гкал/сәг) эшли.
ТранспортҮзгәртү
Өлкәдә траспортның барлык төрләре бар. 2008 ел хәленә, гомум кулланышлы автоюллар озынлыгы 10 962 км тәшкил итә, каты өслекле юллар озынлыгы — 10 711 км (шул исәптә федерация әһәмиятендәге юллары — 741 км).
Транспорт аскормасында алдынгы урыныны тимер юллар биләп ала, аның өлешенә йөк әйләнешнең 90%ы һәм юл йөрүчеләр әйләнешенең 40%-ы тия.
Өлкә территорясеннән бара торган тимер юллар озынлыгы 2296 км тәшкил итә. Юлларның зур өлеше Идел буе тимер юлына буйсына.
Идел аша ике автомобиль күпер һәм бер тимер юл күпере бар. Шулай ук Балакауда урнашкан Сарытау ГЭСы плотинасы буенча юлүткәргеч бара.
Эчке көймә йөрешле юллар озынлыгы 709 км тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгыҮзгәртү
Сарытау өлкәсе гадәти рәвештә авыл хуҗалыгы төбәге булып тора. Җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча өлкә Россиядә 10 урыныныда тора.[3] Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр күләме 8417,6 мең га тәшкил итә.[4]
Сарытау өлкәснең үзенчәлеге — гомуми җитештерү күләмендә һәм чәчүлек мәйданнарында крестьян хуҗалыкларның зур өлеше. Мәсәлән, 2009 елда өлкәнең чәчүлек мәйданнарында крестьян хуҗалыкларның чагыштырма авырлыгы 45 процент тәшкил итте.[5]
Хәрби объектларҮзгәртү
Өлкәдә урнашканнар:
- Өч авиацион базасы: Балашау, Сенная, Энгельс;
- Стратегик билгеләнү буенча ракета гаскәрләре Таманская ракета төмәне (Светлый ЯАТБ);
- Радиацион, химик һәм биологик саклануның фәнни-тикшеренү институты һәм сынау урыны (Шиган ЯАТБ).
Өлкәдә туган танылган шәхесләрҮзгәртү
- Вячеслав Володин (1964, Хвалын районы), РФ Дәүләт Думасы рәисе.
- Леонид Смагин (1932, Вольск), КПССның Татарстан ӨК 2нче сәркатибе, ССРБ министры урынбасары.
Татарлар, башкортларҮзгәртү
- Рөстәм Юскаев (1963) — «П. Фоменко остаханәсе» театры (Мәскәү) артисты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (2010).
- Хөсәен Уразиков (1894-1977) — РСФСР атказанган, ТАССР халык артисты.
Моны да карагызҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Белов С.Г., Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации. Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ; 2016, С.212-213.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2007-09-28, retrieved 2013-11-16
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2009-06-06, retrieved 2014-08-27
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-08-20, retrieved 2014-08-27
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2009-12-23, retrieved 2014-08-27