Каспий буе түбәнлеге

Каспий буе түбәнлеге (рус. Прикаспийская низменность) — Каспий диңгезенең төньяк яр буенда, Көнчыгыш Европа тигезлегенең көньяк-көнбатышында урнашкан түбәнлек.

Каспий буе түбәнлеге
Зур Богдо тавы — түбәнлекнең иң биек ноктасы
Зур Богдо тавы — түбәнлекнең иң биек ноктасы
47°32′00″ т. к. 49°01'00" кч. о. (G) (T)
ИлләрРусия Русия
Казакъстан Казакъстан
ТөбәкләрДагстан, Калмыкстан, Әстерхан өлкәсе, Волгоград өлкәсе, Атырау өлкәсе, Көнбатыш Казакъстан өлкәсе
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек-28 — 149 м
Төньяктан көньякка озынлыгы550 км
Көнбатыштан көнчыгышка озынлыгы770 км
Мәйдан200 000 км²
ЕлгаларҖаек, Идел, Терек, Кума һ.б.
КүлләрКамыш-Самар күлләре, Сарпы күлләре, Баскынчак, Эльтон һ.б.
Каспий буе түбәнлеге (Русия)
Каспий буе түбәнлеге (Казакъстан)
[[commons:Category: Caspian Depression Викиҗыентыкта|Каспий буе түбәнлеге]] Викиҗыентыкта

Җәгърафик урнашу үзгәртү

Каспий буе түбәнлеге төньякта — Төп Сырт, көнбатышта — Идел буе калкулыгы һәм Ерген калкулыгы, көнчыгышта — Урал алды платосы һәм Устюрт беләдн чикләнә. Биеклекләр -28 мдан (Россиянең иң түбән ноктасы) 149 метрга кадәр.

Түбнәлекне Җаек, Идел, Терек, Кума һ.б. елгалар кисеп үтәләр. Кече елгалар (Зур һәм Кече Үзән, Уил, Сагыз) җәен кибеп бетәләр яки берничә казанлкка таркалып, күл тезмәләрне барлыкка китерәләр — Камыш-Самар, Сарпы күлләре. Тозлы күлләр күп (Баскынчак, Эльтон һ.б.).

Климат үзгәртү

Каспий буе түбәнлеге климаты коры, континенталь, кыш чагыштырмача салыка һәм аз карлы (гыйнварның уртача температурасы — — 14° (төньяк)…— 8 °С (диңгез буенда)), җәй эссе (июльнең уртача температурасы 22°…24 °С), явым-төшемнәр саны аз (көньякта һәм көнчыгышта 200 ммдан азрак).

Икътисади әһәмият үзгәртү

Көтүлек буларак файдаланыла. Идел-Актүбә тугаендә бакчачылык, яшелчәчелек киң таралган.

Нефть һәм газ чыганаклары, күлләрдә аш тозы чыгарыла.

Тышкы сылтамалар үзгәртү