Атырау өлкәсе

Казакъстандагы өлкә

Атырау өлкәсе (каз. Атырау облысы, Atyrau oblysy, 1992 елның февраленә кадәр Гурьев өлкәсе[2]) – Казакъстан составындагы административ берәмлек (өлкә). Административ үзәге – Атырау шәһәре.

Атырау өлкәсе
каз. Атырау облысы
Илтамга
Нигезләнү датасы 15 гыйнвар 1938
Рәсми исем Атырауская область
Дәүләт  Казакъстан
 СССР
Башкала Атырау
Административ-территориаль берәмлек Казакъстан
Сәгать поясы UTC+05:00 һәм Asia/Atyrau[d][1]
Геомәгълүматлар Data:Kazakhstan/Atyrau.map
Хөкүмәт башлыгы Нурлан Аскарович Ногаев[d]
Халык саны 556 388
Нәрсә белән чиктәш Көнбатыш Казакъстан өлкәсе, Актүбә өлкәсе, Маңгыштау өлкәсе һәм Әстерхан өлкәсе
Мәйдан 118 631 км²
Почта индексы 060000
Рәсми веб-сайт gov.kz/memleket/entities/atyrau
Харита сурәте
Подробная карта
Номер тамгасы коды E,06
Карта
 Атырау өлкәсе Викиҗыентыкта

Атырау өлкәсе төньякта һәм төньяк-көнчыгышта Казакъстан Республикасының Көнбатыш Казакъстан, көньякта Маңгыстау, көнчыгышта Актүбә өлкәләре, көнбатышта Россия Федерациясенең Әстерхан өлкәсе белән чиктәш.

1938 елның 15 гыйнварында оештырылган.

География үзгәртү

Өлкә Каспий буе түбәнлегендә, Каспий диңгезеннән төньякта һәм көнчыгышта, төньяк-көнбатышта Идел түбәнлекләре һәм көньяк-көнчыгышта Устюрт платосы арасында урнашкан.

Җир өслеге тигез, төньякта – кечкенә таулар.

Климат кискен континенталь, бик коры, җәй көне эссе һәм кыш көне уртача салкын.

Каспий диңгезенең өлкә янындагы тирәнлеге 50 метрдан ким, яр сызыгы аз гына билгеләнгән, кечкенә комборыннар һәм яр буе утраулары очрый.

Каспий диңгезенең төньяк яры буйлап еш кына сазлыклы камыш полосасы сузыла, Җаек һәм Эмба тугайларында кечкенә агач һәм куаклар үсә. Урманнар һәм куаклар белән өлкә территориясенең 1% тан кимрәк өлеше капланган. Кыргый хайваннар бик күп сакланган: ерткыч җәнлекләр (бүре, дала төлкесе-корсак), кимерүчеләр (йомран, тушканчик, соры куян һәм талай), тояклылар (кабан дуңгызы, сайгак), кошлар (дрофа, стрепет, дала бөркете).

Тарих үзгәртү

 
Сарайчык шәһәре (XIII-XVI гасыр) хәрабәләре

Гурьев өлкәсе 1938 елның 15 гыйнварында оеша. Аның составына Баксай (Махамбет), Диңгез (Кормангазы), Җылыой, Есбол, Макат һәм Маңгыстау районнары керә.

1939 елның октябрендә Новобогатин (Исатай) районы (үзәге Аккыстау авылы) оеша.

1941 елда Форт-Шевченко районы оеша.

1944 елда Кызылкога районы (үзәге Миялы авылы) оеша.

1957 елның 30 октябрендә Гурьев районы оеша. Новобогатин районы бетерелгән.

1963 елның 2 гыйнварында Есбол һәм Аксай районнары Махамбет сәнәгать районына берләшә.

1963 елның 10 гыйнварында Балыкшы сәнәгать районы оеша (1963 елның ноябрендә бетерелгән). Макат һәм Җылыой районнары Эмба сәнәгать районына берләштерелә.

1964 елның 30 октябрендә Махамбет һәм Эмба сәнәгать районнары бетерелә, Индер (үзәге Индербор бистәсе) һәм Эмба районнары барлыкка килә.

1966 елның гыйнварында Макат һәм Үзән районнары оештырыла.

1966 елның 25 апрелендә Гурьев районы Балыкшы районы итеп үзгәртелә.

1977 елның февралендә яңадан Новобогатин районы оеша.

1973 елның мартында Маңгыстау һәм Үзән районнары, Шевченко һәм Форт-Шевченко шәһәрләре яңа оешкан Мангышлак (Маңгыстау) өлкәсенә тапшырыла.

1988 елда Гурьев өлкәсенә Мангышлак өлкәсе кушыла. 1990 елның 4 ноябрендә Гурьев өлкәсе составыннан Мангышлак өлкәсе яңадан чыгарыла.

1992 елның февралендә Гурьев өлкәсе Атырау өлкәсе, Гурьев шәһәре Атырау итеп үзгәртелә[3].

Административ бүленеш үзгәртү

Атырау өлкәсе 7 районга һәм 1 өлкә карамагындагы шәһәргә бүленә:

  1. Җылыой районы – үзәге Колсары шәһәре
  2. Индер районы – Индербор бистәсе
  3. Исатай районы – Аккыстау авылы
  4. Кызылкога районы – Миялы авылы
  5. Кормангазы районы – Кормангазы авылы
  6. Макат районы – Макат бистәсе
  7. Махамбет районы – Махамбет авылы
  8. Атырау шәһәре

Халык саны үзгәртү

Халык саны үзгәреше, мең кеше

1940 1950 1959 1970 1979 1989 1999 2009 2019
247,4 214,3 252,0 340,3 373,4 432,3 443,7 509,1 646,4

2022 елда өлкәдә 661 014 кеше яшәгән[4][5].

Милли составы үзгәртү

Хәзерге вакытта өлкәдә 50 милләт вәкиле яши. Өлкәнең төп халкы – казакълар (92,5%), шулай ук руслар (5,2%), кореялеләр (0,5%), татарлар (0,3%), үзбәкләр(0,2%), украиннар (0,1%), алманнар (0,07%) һәм башкалар яши.

Барлык халык казакълар руслар кореялеләр татарлар үзбәкләр украиннар алманнар башкалар
633 791 586 802 33 411 3 170 2 306 1 577 756 480 2 283

Икътисад үзгәртү

Төбәкнең икътисад нигезен нефть чыгару тәшкил итә[6][7].

Өлкә борат, бор, тоз рудалары, аш һәм калий тозлары кебек табигый ресурс запасларына бай.

Атырау өлкәсе – Казакъстанның иң динамик үсә баручы өлкәләренең берсе (төп үсеш юнәлешләре — нефть химиясе сәнәгате, нефть-газ машина төзелеше, төзелеш индустриясе, агросәнәгать комплексы һәм балыкчылык сәнәгате) һәм дөньяның 50 дән артык иле белән уңышлы хезмәттәшлек итә.

2020 елга Атырау өлкәсендә газлаштыру дәрәҗәсе 99,6 %тәшкил итә[8].

Шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү