Камыш (лат. Scírpus, рус. камыш) — күрәннәр (рус. осоковые) гаиләләгенә керүче купьеллык, сирәк кенә берьеллык үләннәр ыругының су буе үсемлеге. Юеш урыннарда яки сулыклар янында үсә.

Камыш
Сурәт
Халыкара фәнни исем Scirpus L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон осоковые[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик төр S. sylvaticus[d]
Нәрсәнең чыганагы bulrush[d][5]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=10951[6]
 Камыш Викиҗыентыкта

Этимология үзгәртү

КАМЫШ «камыш; рогоз» ~ чув. хăмăш, хумăш < хомăш < болг. *һамыш > мар. амыж, амыш, омыш, удм.[7] камъж id. < гом. төрки камыш, кар., уйг., бор. төрки [8] qamuš, нуг., каз., к.-калп. камыс, як. хамыс, төркм. гамыш һ.б. id. М. Рясянен буенча, бор. төрки, уйг. кам-, кым- «тирбәлеп, җилфердәп тору, кымшау» (уйг. қамша-у) сүзеннән [9]. Безнеңчә, камыш сүзен камыл сүзеннән дип уйларга берни дә комачауламый. К. ш. ук уйг. қомуч «камыш» < бор. *қамулч (беренче иҗектә а > о икенче иҗектәге у тәэсиреннән, мондый регрессив ассимиляция уйг. теленә хас): *-лч > -ш төрки телләрдәге *-л > -ш күчешенең башлангыч этабын чагылдыра. К. Камыл.[10] Рус. камыш (< төрки) тур.[11]

Рус. сөйләшләрендәге камыш тур. к. Аникин: 252–253 (шунда ук әдәбият).

Дерив.: камышлы, камышлык.

Таралышы үзгәртү

Җир шары буйлап ~300 төре таралган. РФ территориясендә камышның 23 төре билгеле. Илнең Европа өлешендә һәм Көньяк Себердә урман камышы (Scirpus sylvaticus) һәм күл камышы (рус. куга, Scirpus lacustris) киң таралган.

Тасвирлама үзгәртү

Камыш сабагы өчкырлы яки цилиндр формасында, куе яшел төстәге яфраклары тәңкәсыман (үсемлек сабагы төбендә) яки озынча була. Сабагының биеклеге — 0,5 – 2,5 м. Чәчәкләре ике җенесле, кулчатыр яки суган башы шәкелендәге җимшәнгә җыелган башакларда урнаша. Җимешләре чикләвеккә охшаган.

Күл камышы сулыкларда 1 метр һәм түбәнрәк тирәнлектә куелык ясап үсә, торф ясалуга нигез була. РФ Европа өлешенең күп төбәкләрендә һәм Себернең көньягында диңгез буе камышы (Scirpus maritimus) үсә. Камышның кайбер төрләрен (РФдә күл һәм диңгез буе камышларына төрдәш) аерым төргә бүлеп карыйлар: Schoenoplektus, Bolboschoenus. Фәндә бөртеклеләр гаиләлегенә керүче күрән (рус. тростник) һәм җикәнлеләр гаиләлегенә керүче җикәнне (рус. рогоз) камыш белән бутау күренеше бар.

Зыяны үзгәртү

Диңгез буе камышы игелә торган басуларның чүп үләне булып исәпләнә.

Кулланылышы үзгәртү

Камыш — яр буйларын ныгытучы һәм сулыкларны саклаучы үсемлек. Кайбер төрләре (Scirpus lacustris, Scirpus sylvaticus) декоратив үсемлек буларак үрчетелә.

Камышның 3 метрга җитүче яфраксыз диярлек ботаклары үреп ясала торган әйберләр җитештергәндә, шулай ук төзү материалы, җылы саклый торган һәм төрү материалы буларак файдаланыла.

Диңгез буе камышы тамырларындагы бүлбе формасындагы үрентеләрне һәртөрле терлек малы яратып ашый. Шулай ук крахмал алырга да була. Борынгы заманнарда кипкән бүлбеләреннән он да ясаганнар.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. Т.12 (Исл – Кан). М.: Научное издательство Большая российская энциклопедия, 2008, С.659. ISBN 978-5-85270-4-9

Әдәбият үзгәртү

  1. Мәүлүдова Л. Г. Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: югары уку йортлары өчен дәреслек.

Сылтамалар үзгәртү

 
Логотип Викисловаря
Викисүзлектә мәкалә бар «камыш»

Искәрмәләр үзгәртү