Хәзәр диңгезе[1][2] яки Каспий диңгезе (рус. Каспийское море, каз. Kaspıı tengizi, Каспий теңізі, төрекм. Hazar deňzi, фар. دریای خزرDaryâ-ye Xazar, әзери. Xəzər dənizi) — Җир шарындагы иң зур күл. Европа белән Азия берләшкән җирдә урнашкан. Зурлыгы өчен диңгез дип атала. Су өслеге дәрәҗәсе һәм мәйданы үзгәрүчән, хәзерге вакытта мәйданы 371 000 км², Дөнья океанына карата биеклеге −28 м тәшкил итә.

Каспий диңгезе
лак. Каспи хьхьири, лезг. Каспий гьуьл, авар. Хазар ралъад, әзери. Xəzər dənizi, Калып:Lang-dar, каз. Каспий теңізі, фар. دریای خزر, төрекм. Hazar deňzi, чеч. Каспий-хIорд
42°00′00″ т. к. 51°00'00" кч. о. (G) (T)
Азәрбайҗан ярында
Азәрбайҗан ярында
ИлләрКазакъстан Казакъстан
Русия Русия
Төрекмәнстан Төрекмәнстан
Иран Иран
Азербайджан Азербайджан
ДДӨБ−28 м
Мәйдан371 000 км²
Күләм78 200 км³
Яр буе сызыгы озынлыгы7000 км
Иң зур тирәнлек1025 м
Уртача тирәнлек208 м
Тозлылык<13 ‰
Суҗыяр мәйданы3 626 000 км²
Коючы елгаларИдел, Җаек, Терек, Күрә

Атама үзгәртү

Бер фараз буенча Каспий атамасы б.э.к. диңгезнең төньяк-көнбатышында яшәгән каспий кабиләсе исеменнән килеп чыккан. Үз тарихында Каспий диңгезенең төрле кабиләләрдә һәм халыкларда 70 тән артык аталышы булган:

  • Гиркан диңгезе;
  • Хвалынское море яки Хвалисское мореХарәзм халкының русларда аталышыннан (хвалислар) килеп чыккан борынгы рус атамасы;
  • Табасаран диңгезе
  • Хәзәр диңгезегарәпчә (Бахр-аль-хазар), фарсыча (Дәрья-е хазар), төрекчә һәм азәричә (Хазар дәнизи);
  • Абескун диңгезе;
  • Сарай диңгезе;
  • Дәрбәнт диңгезе;
  • Сихай

һ.б. атамалар.

Географик мәгълүмат үзгәртү

Каспий диңгезе Азия белән Европа кыйтгалары тоташкан җирдә урнашкан. Формасы буенча латинча S хәрефен хәтерләтә. Көньяктан төньякка якынча 1200 кмга сузылган, көнчыгыштан көнбатышка — уртача 310–320 кмга.

Каспий диңгезенең ярлары үзгәртү

Яр сызыгы озынлыгы (утрауларны исәпләмичә) 6500–6700 км, утрауларны исәпләп — 7000 км га кадәр.

Каспий диңгезенең ярлары ниигезддә таусыз һәм тигез. Төньякта, Идел дельтасында, ярлар баткаклыклы, су өслеге суүсемнәр белән капланган. Көнчыгыш ярлар известьлы. Көнбатышта ярлар таулырак.

Ярымутраулар үзгәртү

 
Каспий диңгезенең Иран ярындагы көймәләр

Каспий диңгезенең эре ярымутраулары:

Утраулар үзгәртү

 
Стенька Разин Каспий диңгезе (Василий Суриков)

Барысының бергә мәйданы 350 км² булган эре һәм уртача зурлыктагы 50 якын утрау бар. Иң эреләре:

Коючы елгалар үзгәртү

 
Идель дельтасы. Космостан күренеш

Каспийга 130 елга коя, шуларның тугызның тамагы дельта рәвешендә. Каспийга коючы эре елгалар: Идел, Терек (Россия), Җаек, Эмба (Казакстан), Күрә (Азәрбайҗан), Самур, Атрек (Төрекмәнстан) һ.б. Каспийга коючы иң зур елга — Идел. Елына уртача ул 215–224 км3 су китерә.

Карабугаз-Күл үзгәртү

 
Карабугаз-Күл култыгы 1995 елның сентябрь аенда

Карабугаз-Күл (төрекм. Garabogazköl) — диңгезнең төньяк-көнчыгышында (Төрекмәнстан) урнашкан тозлы күл, 1980 елга кадәр Каспий белән тар (200 м) бугаз аркылы тоташкан култык булган. 1980 елда дамба төзелгәннән соң суның дәрәҗәсе төшә һәм ул диңгездән аерыла, тозлылыгы артты (310 ‰). 1984 елда аӊа су кертә башладылар. 1992 елда култык торгызыла. Мирабилит табыла.

Диңгез ярында урнашкан дәүләтләр үзгәртү

 
Каспий диңгезе тирәсендәге дәүләтләр

Каспий диңгезе биш дәүләтнең ярларын юа:

Экологик проблемалар үзгәртү

Диңгезнең экологик проблемалары ярларында нефть чыгару һәм ташу белән, елгалардан агып килүче зарарлы матдәләр һәм диңгез ярларында урнашкан шәһәрләр белән бәйле. Диңгездә кыйммәтле балык төрләрен ерткычларча тоту күзәтелә. Шул сәбәпле дәүләтләр аларны тоту буенча чикләмәләр кертергә мәҗбүр.

Чыганак үзгәртү

  1. Значение геогр., истор. Каспийское море https://ru.wiktionary.org/wiki/%D0%A5%D3%99%D0%B7%D3%99%D1%80_%D0%B4%D0%B8%D2%A3%D0%B3%D0%B5%D0%B7%D0%B5
  2. Хәзәр диңгезе — Каспий диңгезе. сущ. Каспийское море. http://garap-farsy.narod.ru/khaa.htm