Терек

Грузия һәм Россиядә елга

Терек (рус. Терек, гөрҗ. თერგი Тэрги, осет. Терк, кабард.-чирк. Тэрч, карач.-балк. Терк суу, чеч. Терк, ком. Терек сув) — Төньяк Кавказдагы елга.

Терек
География
АТБ Кабарда-Балкария, Төньяк Осетия, Чечня, Дагстан
Ил Гөрҗистан, Россия
Координатлар 42°37'17.4"тн, 44°14'50.6"кнч, 43°35'43.1"тн, 47°33'34.9"кнч
РДСР 07020000212108200002513
Tarddiad Казбек Edit this on Wikidata
Нинди сулыкка коя Каспий диңгезе Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 43 200 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 623 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 305 м³/с Edit this on Wikidata
Карта

Озынлыгы 623 км. Бассейнының мәйданы 43,2 мең км². Зур Кавказның төньяк битләүләреннән башлана; түбәнрәк, Дарьял тарлавыгында Ян тезмәне кисеп үтә. Таулардан чыкканнан соң тигезлек буйлап агып, Каспий диңгезенә дельта (мәйданы 4000 км²) хасил итеп коя.

Кар, яңгыр, грунт суларыннан туена. Кышын кыска вакытка боз белән каплана. Суы сугаруга сарыфлана. Төп кушылдыклары: сул — Ардон, Урух, Малка (Баксан белән); уңда — Сунжа. Мәздәк шәһәреннән югарырак Теректан Терек-Кума каналы башлана.

Таулы өлешендә Терек һәм аның кушылдыклардан электр энергиясе алу өчен Баксан, Гизелдон ГЭСлары төзелгән. Елга балыкка бай. Терек буенда Мәздәк, Кизләр шәһәрләре урнашкан.