Гөрҗи теле (үзаталышы ქართული ენა, картули эна) — гөрҗи халкы теле, Кавказ (ибер-кавказ) телләренең картвел төркемнә карый.

Гөрҗи теле
Үзисем:

ქართული ენა

Илләр:

Гөрҗистан, Греция, Россия, Төркия, Көньяк Осетия, Иран, Әзербайҗан

Сөйләшүчеләр саны:

3 700 000 кеше кеше (2014)

Халәт:

Гөрҗистан Гөрҗистан
Көньяк Осетия Көньяк Осетия
(өлешчә танылган дәүләт)

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

гөрҗи язуы[d], грузинский шрифт Брайля[d], Асомтаврули[d], нусхури[d] һәм мхедрули[d]

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

гру 158

ISO 639-1:

ka

ISO 639-2:

geo (B); kat (T)

ISO 639-3:

kat

Сөйләшүчеләр саны — якынча 4 миллион кеше.

Гөрҗи әдәби теле 2 тарихи дәвергә аерыла: иске гөрҗи (VXI гасырлар), хәзерге гөрҗи (XII гасырдан башлап). Картлия шивәсе гөрҗи әдәби теленең нигезен тәшкил итә. Гөрҗи теленең диалектлары арасында аерма бик кечекенә. Хәзерге гөрҗи теленең фонетика төземендә 5 сузык һәм 25 тартык аваз, алар 3 төргә бүленә: яңгырау, саңгырау һәм бугаз өсте. Морфологиядә префикс (алкушымча) һәм суффикслар киң кулланыла.

Гөрҗи теленең морфологик төзелеше агглютинатив. Грамматик җенес юк, 6 килеш бар. Бәйлекләрдән киң файдалана. Гөрҗи телендә язу өчен тарихи төрле язмалар кулланылган булган. Хәзерге вакытта бөтенесе диярлек мхедрули язмасы белән языла, башка язулар күбесенчә дини документларда һәм архитектурада кулланыла.

Хәзерге гөрҗи әлифбасы
Хәреф Латин
транскрипциясе
ХФӘ
транскрипциясе
Кириллицада
тәңгәл
хәреф
a ɑ а
b b б
g ɡ г
d d д
e ɛ е
v v в
z z з
t ҭ
i i и
k' к
l l л
m m м
n n н
o ɔ о
ṗ' п
zh ʒ ж
r r р
s s с
t' т
u u у
p ҧ
k ҟ
gh ɣ ғ
q' қ
sh ʃ ш
ch t͡ʃʰ ч
ts t͡sʰ ц
dz d͡z ӡ (дз)
ts' t͡sʼ ҵ
ch' t͡ʃʼ ҷ
kh x х
j d͡ʒ җ
h h һ