Гөрҗистан
Грузия (гөрҗ. საქართველო Сакартвело, шулай ук Гөрҗистан) — Алгы Азиядә (күпчелек инглизтелле чыганаклар дәүләтне Көнчыгыш Европага кертәләр), Кавказ артының көнбатыш өлешендә, Кара диңгезнең көнчыгыш ярында урнашкан дәүләт.
Байрак
| |
Шигарь | ძალა ერთობაშია |
---|---|
Башкала | Тбилиси |
Халык саны | 3 717 100 (2017) |
Нигезләнгән | 25 декабрь 1991 |
Сәгать кушагы | UTC+04:00 |
Рәсми тел | гөрҗи теле, абхаз теле |
География | |
Мәйдан | 69,700 км² |
Координатлар | 42°N 44°E |
Сәясәт | |
Башкарма орган | Гөрҗистанның министрлар кабинеты |
Дәүләт башлыгы исеме | Грузия президенты |
Дәүләт башлыгы | Саломе Зурабишвили |
Хөкүмәт башлыгы | Ираклий Кобахидзе |
Диннәр | Грузинская православная церковь |
Икътисад | |
ТЭП | 24 605 миллион US$ (2022) |
Туу күрсәткече | 1.816 (2014)[1] |
КПҮИ | 0.802 (2021)[2] |
Яшәү озынлыгы | 73.261 ел (2016)[3] |
Джини коэффициенты | 34.5 (2020)[4] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[5] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт[6] |
Телефон коды | +995 |
ISO 3166-1 коды | GE |
ХОК коды | GEO |
Интернет домены | .ge |
Гөрҗистан көньякта Әрмәнстан һәм Төркия, көньяк-көнчыгышта Азәрбайҗан һәм төньякта Россия белән чиктәш.
Абхазия һәм Көньяк Осетия территорияләре грузин хөкүмәте тарафыннан идарә ителми һәм Гөрҗистан хөкүмәте буенча Россия тарафыннан басып алынган Гөрҗистан өлешләре дип саналалар. Россия һәм БМО-ның башка дәүләтләре 2008—2009 елларда Абхазия һәм Көньяк Осетияне бәйсез дәүләт сыйфатында таныдылар. Күпчелек көнбатыш дәүләтләре Россиянең гамәлләрен сүгеп, Гөрҗистанның территориаль бөтенлеген яклап чыгыш ясадылар. Гөрҗистан хакимиятләре тарафыннан идарә ителүче территория көнбатышта Абхазия, төньякта Көньяк Осетия белән чиктәш.
Абхазиядә һәм Көньяк Осетиядә үткәрелгән бөтен халкы референдумда Гөрҗистаннан мөстәкыйльлеген якланган.
Россия Федерациясе белән дипломатик мөнәсәбәтләр 2008 елда Гөрҗистан тарафыннан өзелде. Россия белән дипломатик элемтәләр Швейцария илчелеге аша үткәрелә.
Гөрҗистан 2008 елгы сугыштан соң БДБ оешмасыннан чыгып китте.
Географиясе
үзгәртүГөрҗистан табигате күп төрле. Территориясе биек вә урта биеклектәге таулар, калулыклар, түбәнлеләр, яссытаулык вә платолардан гыйбарәт. Җөмһүриятнең төньягын Зур Кавказның урта өлеше биләп тора. Гөрҗистанның иң биек ноктасы — Шһара тавы (5068 м). Зур Кавказның Гөрҗистандагы көнбатыш өлешендә карст киң таралган, көнчыгышта яшь янартау корылмалар бар.
Дәүләт төзелеше
үзгәртүГөрҗистан — демократик җөмһүрият. 1995 елда кабул ителгән конституция нигезендә дәүләт вә башкарма хакимият башлыгы — президент. Ул гомумхалык тавыш бирү юлы белән биш елга сайланыла. Иң югары канун чыгаручы хакимият органы — парламент.
2017 елда кабул ителгән ил Конституциясе нигезендә, 2018 елгы сайлаулар Гөрҗистан президентын туры тавыш бирү юлы белән соңгы сайлаулар булып тора. 2024 елда булачак сайлауларда Сайлау Коллегиясенең 300 әгъзасы тавыш бирәчәк. Сайланган президентның вәкаләтләре чикле булачак[7].
-
Мцхета
-
Степанцминда
-
Бодбе
-
Жинвали
-
Сигнахи
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Последние прямые президентские выборы в Грузии перешли во второй тур. BBC, 29.10.2018
Сылтамалар
үзгәртү- Гөрҗистан президенты сайты(ингл.)
- Гөрҗистан хөкүмәте сайты 2007 елның 25 октябрь көнендә архивланган. (груз.)
- Department of Tourism and Resorts 2009 елның 5 гыйнвар көнендә архивланган. (груз.)
- Сайт About Georgia 2011 елның 22 май көнендә архивланган.(груз.)
Моны да карагыз
үзгәртүБашка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Грузия (рус.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|