Гөрҗистанда президент сайлаулар (2018)

Гөрҗистанда президент сайлаулар (гөрҗ. საქართველოს საპრეზიდენტო არჩევნები) 2018 елның 28 октябрендә уза. Президент вазифасы өчен барлыгы 25 намзәт көрәшә[1]

Гөрҗистанда президент сайлаулар
Дәүләт  Гөрҗистан
Юрисдикциягә карый Гөрҗистан
Әүвәлгесе Гөрҗистанда президент сайлаулар[d]
Киләсе Гөрҗистан президентын сайлаулар (2024)
Вакыт мизгеле 28 октябрь 2018 һәм 28 ноябрь 2018
Вазифасына сайлана Грузия президенты[d]
Җиңгән кандидат Саломе Зурабишвили
Кандидатлар Саломе Зурабишвили һәм Григол Вашадзе[d]
Сайлаучылар саны 3 528 658
Яраклы тавышлар саны 1 988 787
Тутырылмаган бюллетеньнәр саны 59 778
Саломе Зурабишвили
Григол Вашадзе икенче турда катнаша

Тарих үзгәртү

1991 елда Гөрҗистан  Гөрҗистан бәйсезлеге игълан ителгәннән соң, илдә 7нче мәртәбә президент сайлаулар уздырыла. Ил президенты 6 елга сайлана. Гөрҗистанның гамәлдәге (2013 елдан) президенты Георги Маргвелашвили икенче мөддәткә сайлану хокукына ия иде.

2017 елда кабул ителгән ил Конституциясе нигезендә, әлеге сайлаулар Гөрҗистан президентын туры тавыш бирү юлы белән соңгы сайлаулар булып тора. 2024 елда булачак сайлауларда Сайлау Коллегиясенең 300 әгъзасы тавыш бирәчәк. Сайланган президентның вәкаләтләре чикле булачак.

 
Гөрҗистанда президент сайлаулар (2018)

Сайлауларның беренче туры үзгәртү

Сайлауларның беренче туры 2018 елның 28 октябрендә узды. Аның нәтиҗәләре буенча, 2018 елның 2 декабреннән дә соңга калмыйча, икенче тур үткәрелә[2].

Беренче тур нәтиҗәләре үзгәртү

Намзәт Фирка Тавышлар %
Григол Вашадзе «Бердәмлектә - көч» 601 188 37,74
Саломе Зурабишвили фиркасез 615 624 38,64
Давид Бакрадзе «Аурупалы Гөрҗистан» 174 753 10,97
Шалва Нателашвили Гөрҗистанның лейбористлар фиркасе 59 625 3,74
Зураб Джапаридзе «Яңа сәяси үзәк - Гирчи» 36 023 2.26
Давид Усупашвили Гөрҗистанның республика фиркасе 36 005 2.26
Каха Кукава «Азат Гөрҗистан» 21 195 1,33

Сайлауларның икенче туры үзгәртү

Сайлауларның икенче туры 2018 елның 28 ноябрендә узды[3][4]

Икенче тур нәтиҗәләре үзгәртү

Намзәт Фирка Тавышлар %
Саломе Зурабишвили фиркасез 1,147,625 59.52
Григол Вашадзе «Бердәмлектә - көч» 780,635 40.48

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү