Әрмәнстан
Әрмәнстан Җөмһүрияте (әрм. Հայաստանի Հանրապետություն әйтелеше:|[hɑjɑstɑˈni hɑnɾɑpɛtuˈtʰjun], айастани́ анрапетутю́н) – Кавказ артының көньяк өлешендә урнашкан дәүләт. Көнчыгышта һәм көньяк-көнчыгышта Азәрбайҗан, көньякта Иран, көнбатышта Төркия, төньякта Гөрҗистан белән чиктәш. Диңгезгә чыгышы юк.
Байрак
| |
Башкала | Ереван |
---|---|
Халык саны | 2 930 450 (2017) ![]() |
Нигезләнгән | 23 сентябрь 1991 ![]() |
Сәгать кушагы | UTC+04:00 |
Рәсми тел | әрмән теле |
География | |
Мәйдан | 29,743.423459 км² |
Координатлар | 40.38333°N 44.95°E ![]() |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Хачатрян, Ваагн Гарникович |
Хөкүмәт башлыгы | Никол Пашинян |
![]() | |
Икътисад | |
ТЭП | 13 861 миллион US$ (2021), 19 503 миллион US$ (2022) ![]() |
Акча берәмлеге | Әрмәнстан драмы |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 17% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 1.531 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.759 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 74.618 ел (2016)[4] |
Пинсә яше | 63 яшь |
Джини коэффициенты | 25.2 (2020)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | Europlug,[7] Schuko[7] |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[8] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт |
Телефон коды | +374 |
ISO 3166-1 коды | AM |
ХОК коды | ARM |
Интернет домены | .am, .հայ |
Әрмәнстанның хәзерге территориясе 1826-1828 елгы рус-фарсы сугышыннан соң тулысынча Россия империясе составына керә. 1918 елның 28 маенда монда бәйсез Әрмәнстан Җөмһүрияте игълан ителә. 1920 елның 29 ноябрендә Әрмәнстанда совет хакимияте урнаштырыла һәм Әрмәнстан ССР игълан ителә. 1922 ел-1936 елларда Әрмәнстан ССР ССРБга ЗСФСР составында керә, ә 1936 елның 5 декабреннән – союздаш җөмһүрият. 1991 елның 23 сентябрендә Әрмәнстанда 21 сентябрьдә үткәрелгән референдум нәтиҗәләре буенча җөмһүриятнең Югары Шурасы «Әрмәнстанның дәүләт бәйсезлеге турында Декларацияне» кабул итә. 1992 елның 22 мартында Әрмәнстан Җөмһүрияте БМОга кабул ителә.
География Үзгәртү
Чиктәшлек Үзгәртү
Як | Ил |
---|---|
Төньяк | Гөрҗистан |
Көнчыгыш | Азәрбайҗан |
Көньяк | Иран |
Көньяк-көнбатыш | Азәрбайҗан |
Көнбатыш | Төркия |
Әрмәнстан Әрмән таулыкларының көнчыгыш ягында урынлашкан һәм Кече Кавказ таулары белән читләнгән.
- widths="180px"
-
Татев монастыре
-
Звартноц храмы
-
Борынгы мәҗүсилек Гарни храмы
Су ресурслары Үзгәртү
Әрмәнстан территориясы буйлап 9480 елга ага, алардан 379 елганың озынлыгы 10 км артык. Әрмәнстанның төп елгасы — Аракс.
Әрмәнстанда 100дән артык күл бар, аларның иң зрусы — Севан. Әрмәнстанның су ресурслары байтак булса да, илдә су дефициты сизелә. Шуңа күрә Әрмәнстанда 74 сусаклагыч төзелгән. Эчәргә яраклы суның 96 проценты җир астыннан алына.
Файдалы каҙылмалар Үзгәртү
Әрмәнстанда бакыр, ташлы тоз, мәрмәр, төрле мәке породалары, асыл ташлар ятмалары бар. Сәнәгатькә кирәкле кара һәм төсле металлар ятмалары бар. Аларның исәбендә 3 бакыр, 6-молибден, 5-полиметаллик(цинк, кургаш),4-алтын, 2-тимер, һәм уран ятмалары.
Халык Үзгәртү
Демография Үзгәртү
2012 елның 1 февраленә Әрмәнстан Республикасының халык исәбе буенса Әрмәнстанда — 3 274 300 кеше яши. Шул исәптән:
Торак пунктлар Үзгәртү
Урын | Шәһәр | Әрмәнчә исеме | Халык саны | |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Ирәван | Երեւան | 1 116 600 | |||||||
2 | Гөмре | Գյումրի | 146 300 | |||||||
3 | Ванадзор | Վանաձոր | 104 800 | |||||||
4 | Вагаршапат | Վաղարշապատ | 57 500 | |||||||
5 | Раздан | Հրազդան | 53 200 | |||||||
6 | Абовян | Աբովյան | 46 500 | |||||||
7 | Капан | Կապան | 45 500 | |||||||
8 | Армавир | Արմավիր | 33 800 | |||||||
9 | Гавар | Գավառ | 25 700 | |||||||
10 | Арташат | Արտաշատ | 25 400 | |||||||
11 | Чаренцаван | Չարենցավան | 25 000 | |||||||
12 | Севан | Սեւան | 23 200 | |||||||
13 | Горис | Գորիս | 23 000 | |||||||
14 | Масис | Մասիս | 22 400 | |||||||
15 | Аштарак | Աշտարակ | 21 600 | |||||||
16 | Арарат | Արարատ | 20 800 | |||||||
17 | Иджеван | Իջևան | 20 600 | |||||||
18 | Артик | Արթիկ | 17 400 | |||||||
19 | Сисиан | Սիսիան | 16 700 | |||||||
20 | Алаверди | Ալավերդի | 16 400 | |||||||
[16] |
Милли составы Үзгәртү
Әрмәнстанның милли составы буенса ул республика бермилләтле дип әйтергә була. Ул илнең халкыннан 96% әрмәннәр. Шулай булсада, Әрмәнстанда езидлар, ассириялылар, көрдләр, грек халыклары яши һәм рус, украин диаспоралары бар.[17]
Дин Үзгәртү
Әрмәнстан Республикасында христианлык тарихы нык бай, мәсәлән Әрмән Дәүләте христиан динен дәүләт дине буларак игълан иткән илдәр арасыннан иң беренчесе. Әмма бүген Әрмәнстан Республикасының Конституциясы буенча Әрмәнстанда дәүләт дине юк, әмма Әрмән Апостол Чиркәвенең иҗтимагый әһәмиәтлелеге танылган[18], ул диндә бүген ӘР 94,4 % халкы тора. Калганнары: езидларның милли дине (40000 кеше яки 1,3%), яһүдилек (500—1000 кеше ), ислам (Ирәванда һәм Абовян районында 1000 кешедән артык)[19].Рәсми мәгълүматлар буенча, Әрмәнстан халкының (2 957 мең кеше) 0,10 % ы (3 800 кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[20].
Административ-территориаль бүленеше Үзгәртү
Әрмәнстан Республикасы — унитар республика, аның составы өлкәләрдән (әрм. марз), өлкәләр аймактардан тора. Аймак берничә торак пункттан тора яки (Ирәвандагы кебек) округка бүленә. Өлкәләрдә Дәүләт идарәсы алып барыла, аймаклар муниципаль хакимиятенә буйсына. Әрмәнстанның башкаласы — Ирәван муниципаль хакимиятенә буйсына.
Марз губернаторларына Әрмәнстан Хөкүмәтеннән һәм Президент раславыннан соң хакимият бирелә һәм шулай ук азатлана. Әрмәнстан Республикасы территориясы 10 өлкәгә бүленә.
Өлкә | Оригиналь исеме |
Мәйданы, км² | Халык | Административ үзәге |
Арагацот өлкәсе | Արագածոտնի | 2 755 | 141 800 | Аштарак |
Арарат өлкәсе | Արարատի | 2 003 | 279 200 | Арташат |
Армавир өлкәсе | Արմավիրի | 1 241 | 284 500 | Армавир |
Вайоцдзор өлкәсе | Վայոց Ձորի | 2 406 | 55 800 | Ехегнадзор |
Гехаркуник өлкәсе | Գեղարքունիքի | 3 655 | 241 600 | Гавар |
Котайк өлкәсе | Կոտայքի | 2 100 | 280 900 | Раздан |
Лори өлкәсе | Լոռու | 3 791 | 281 600 | Ванадзор |
Сюник өлкәсе | Սյունիքի | 4 505 | 152 800 | Капан |
Тавуш өлкәсе | Տավուշի | 3 120 | 134 400 | Иджеван |
Ширак өлкәсе | Շիրակի | 2 679 | 281 500 | Гөмре |
Кала | Оригиналь исеме |
Мәйдан, км² | Халык |
Ирәван | Երևան | 227 | 1 119 000 |
Әрмәнстан иктисады Үзгәртү
Валюта Үзгәртү
Әрмәнстанның валютасы — драм (әрм. դրամ). 1993 елның 22 ноябреннән йөри башлый. Шул вакытка кадәр республикада совет тәңкәләре белән кулланганнар. 1 драм 100 луманан (әрм. լումա) тора. Әрмәнстан валютасының символы Դ — әрмән алфавитының "да" хәрефен аңлата.
Сәнәгать Үзгәртү
Әрмәнстанның замандаш сәнәгәте Советлар Берлеге вакыттарында төзелгән. Ул вакытта Әрмәнстан СССР-ның төбәкләренә станоклар, текстиль, һәм башка продукция җиткергән, ул продукция мәсәлән электроэнергиягә алмаштырылган.
Авыл хуҗалыгы Үзгәртү
Малчылык Үзгәртү
ӘР ауыл хуҗалыгында малчылыкгың байтак урыны бәләкәй мал тоту — сарык һәм кәҗә асрау белән бәйле. Бу тармак ареалы таулы урыннарга таралган. Зур малны тауда тотуы кыенрак, әмма шул малчылык төре бәләкәй малы менән бергә, кыенлыкларга карамый районда таралган.
Игенчелек Үзгәртү
Әрмәнстанда игенчелек алып баруы авыр, чөнки таулы илдә тигез урыннары әз. Алай булсада Әрмәнстаның күп төбәкләрендә игенчелек кайсы бер техник культуралары, йөзем үстерүе генә мөмкин. Бодай игенчелеге Арарат төбәгендә генә нык үзләштерелгән.[21]
Искәрмәләр Үзгәртү
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
- ↑ 6,0 6,1 6,2 "International Numbering Resources Database"; ас башлык: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
- ↑ 7,0 7,1 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ Референдумда Әрмәнстанның парламент республикасы булуы хупланды
- ↑ Атлас мира. Государства и территории мира. Справочные сведения. — Роскартография, 2010. — С. 14. — ISBN 978-5-85120-295
- ↑ Никол Пашинян сообщил, что подал в отставку с поста премьер-министра Армении. armenpress.am,16.10.2018
- ↑ Հայաստանի Հանրապետության Ազգային վիճակագրության ծառայություն: Հայաստանի Հանրապետության մշտական բնակչության թվաքանակը 2014 թվականի հուլիսի 1-ի դրությամբ — ստուգվում: 1.8.2014
- ↑ 13,0 13,1 13,2 13,3 International Monetary Fund, 2011
- ↑ Human Development Report 2013. United Nations Development Programme (2013). әлеге чыганактан 2013-08-13 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
- ↑ Еркрамас сайты Мәглүмәтенән, archived from the original on 2012-06-15, retrieved 2013-06-24
- ↑ 2012 ел
- ↑ Әрмән сәфәрлек бюроһы сайтынан алынды, archived from the original on 2018-09-05, retrieved 2013-06-24
- ↑ Әрмәнстан Конституцияһының 8.1 һанлы статьяһы, archived from the original on 2012-11-06, retrieved 2013-06-24
- ↑ Әрмәнстан диннәре
- ↑ Muslim Population By Country 2020(ингл.)
- ↑ Туристическая Армения сайтынан алынды, archived from the original on 2012-03-15, retrieved 2013-06-24
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Армения (рус.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|