Ваагн Хачатурян

Әрмәнстан Республикасы Президенты (2022 елдан)

Ваагн Хачатурян, Ваа́гн Гарни́кович Хачатуря́н (әрм. Վահագն Գառնիկի Խաչատուրյան; 1959 елның 22 апреле, СССР, Әрмәнстан ССР, Сисиан районы, Сисиан) ― әрмән дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 2022 елның 13 мартыннан Әрмәнстан Республикасы Президенты.

Ваагн Хачатурян
Әрмәнстан Республикасы
Президенты
Вазыйфага керешкән
2022 елның 13 марты
Аңа кадәр Ален Симонян (в. б.)
Aрмен Саркисян
Әрмәнстанның
югары технологияле сәнәгать министры
Вазыйфада
2021 – 2022
Аңа кадәр Айк Чобанян
Ереван мэры
Вазыйфада
1992 – 1996
Аңа кадәр вазыйфа булдырылган
Дәвамчысы Ашот Мирзоян
Шәхси мәгълүмат
Туган 22 апрель 1959(1959-04-22) (65 яшь)
СССР, Әрмәнстан ССР, Сисиан районы[d], Сисиан
Сәяси фирка фиркасез
Белем Ереван халык хуҗалыгы институты[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1959 елның 22 апрелендә Әрмәнстан ССР (хәзерге Әрмәнстанның Сюник өлкәсендәге[d]) Сисиан шәһәрендә туган. 1976 елда Ереванның 118нче урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлаган. 1976―1980 елларда Ереван халык хуҗалыгы институтында (хәзерге Әрмән дәүләт икътисад университеты) укып, «икътисадчы» квалификациясен алган. 1980―1982 елларда Совет Армиясендә хезмәт иткән.

Хезмәт юлы үзгәртү

1982―1990 елларда «Разданмаш» предприятиесендә икътисадчы, икътисади тикшеренүләр лабораториясе мөдире булып эшләгән. 1990 елдан 1992 елга кадәр ― «Марс» заводының бүлек башлыгы, генераль директор урынбасары. 1990 елдан 1995 елга кадәр Ереван шәһәр Советы депутаты була, аннары 1992 елдан 1996 елга кадәр Ереван мэры вазыйфасын башкара[1].

1996―1999 елларда Әрмәнстанның Милли Җыелышы[d] депутаты, финанс-кредит, бюджет һәм икътисади мәсьәләләр буенча даими комиссия әгъзасы һәм Республика фракциясе әгъзасы була. 1996―1998 елларда ― Әрмәнстан президенты Левон Тер-Петросянның[d] киңәшчесе[2].

 
Ваагн Хачатурян 2008 елда

2000 елда «Тамыр» демократияне һәм гражданлык җәмгыятен үстерү үзәгенең оештыручы-әгъзасы була[1]. 2002 елда – Сәяси фәннәр, хокук һәм икътисади тикшеренүләр үзәге вице-президенты. 2007 елда Әрмәнстанда парламент сайлауларында «Импичмент» блогы вәкиле булып тора[3][4]. 2006 елда ― «Альтернатива» иҗтимагый-сәяси партиясенең оештыручы-әгъзасы[1]. 2022 елның февраленә кадәр – «Әрмән милли конгрессы» сәяси фиркасе әгъзасы[5].

2019 елдан 2021 елга кадәр Ваагн Хачатурян «Армэконбанк» идарәсе әгъзасы булган[6]. 2021 елның 4 августында Әрмәнстанның югары технологияле сәнәгать министры итеп билгеләнә[7].

Әрмәнстан президенты үзгәртү

 
Ваагн Хачатурянның Грузия президенты Саломе Зурабишвили белән очрашуы. Тбилиси, 2022 елның 30 мае

2022 елның 23 гыйнварында Әрмәнстан президенты Aрмен Саркисян отставкага киткәннән соң, Әрмәнстанның идарә итүче «Гражданнар килешүе» партиясе 30 гыйнварда Әрмәнстан Президенты вазыйфасына Ваагн Хачатурян кандидатурасын тәкъдим итәчәген игълан иткән[8].

3 мартта чираттан тыш Президент сайлауларында тавыш бирүнең икенче турында Әрмәнстан Президенты итеп сайлана[9], беренче турда аңа 10 тавыш җитми кала. Бердәнбер кандидат буларак («Честь имею» һәм «Айастан» фракцияләре кандидатура турында фикер алышуны бойкотлый), аның өчен 71 депутат тавыш бирә[10] (барысы да идарә итүче фракция вәкилләре)[11]. Инаугурация 13 мартта узган[12].

Кайбер ММЧ һәм экспертлар бәяләвенчә, Хачатурян премьер-министр Никола Пашинян куйган кеше һәм аның команда әгъзасы булып тора [13].

Сәяси карашлары үзгәртү

2011 елда Төркия чакыруы буенча Аданада «Әрмәнстан һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне Аданада тикшерү» чарасында була, анда түбәндәгеләрне белдерә: «Без Төркиядән канлы бәрелешләр өчен, бигрәк тә „АСАЛА[d]“ өчен гафу үтенергә әзер. Әрмәнстан исеменнән без Төркиядән гафу үтенәчәкбез»[14].

2022 елның 2 февралендә Хачатурян Әрмәнстанның Төркия белән дипломатик мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен чыгыш ясаган[15].

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни, һөнәри мәкаләләр, либераль, икътисади, сәяси китаплар тәрҗемәләре һәм публицистик басмалар авторы.

Шәхси тормышы үзгәртү

Өйләнгән, ике баласы бар[16].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Վահագն Խաչատրյան.
  2. Пятым президентом Армении избран Ваагн Хачатрян. Радио Свобода (2022-03-03).
  3. Никол Пашинян выбрал президента Армении. Коммерсантъ (2022-02-01).
  4. «ИМПИЧМЕНТ», «ПОБЕДА», «СВОБОДА» | Aravot Ru.
  5. Биография нового президента Армении Ваагна Хачатуряна. ТАСС (2022-03-03).
  6. «Հայտնի է ՀՀ նախագահի ՔՊ հավանական թեկնածուի անունը» հոդված news.am կայքում.
  7. Указы Президента Республики Армения.
  8. Правящая партия Армении определилась с кандидатом на пост президента страны. Коммерсантъ (2022-01-30).
  9. В Армении избрали президента. Газета.ру (2022-03-03).
  10. Президентом Армении избран Ваагн Хачатурян, Интерфакс (2022-03-03). 3 март 2022 тикшерелде.
  11. Парламент Армении в первом туре не смог избрать президента страны. Sputnik Армения (2022-03-03).
  12. Президент Армении вступил в должность. Интерфакс (2022-03-13).
  13. Партия Пашиняна избрала президентом страны армянина, извинявшегося перед турками. Еркрамас (2022-03-04).
  14. Кандидат в президенты Армении Хачатурян высказался за налаживание отношений Турцией. Коммерсантъ (2022-02-02).
  15. «Приоритет – усиление государственности»: что известно о новом президенте Армении. Mir24 (2022-03-03).

Сылтамалар үзгәртү