Төркмәнчай килешүе

Төркмәнчай килешүе (рус. Туркменчайский договор, Туркменчайский трактат, фар. عهدنامه ترکمنچای) — 1826-1828 еллардагы рус-фарсы сугышын тәмамлаучы Россия империясе һәм Фарсыстан (Иран) арасындагы тынычлык килешүе. 1828 елның 10 (22) февралендә Төркмән авылында (Тәбриз янында) имзаланган. Килешү шартларын төзүдә Александр Грибоедов катнашкан.

Төркмәнчай килешүе
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Торкеман[d]
Әсәр яки аның атамасы теле рус теле һәм фарсы теле
Вакыт мизгеле 10 (22) февраль 1828[1]
Катнашучы(лар) Россия империясе һәм Фарсы империясе[d]
Кул куючы Россия империясе һәм Каҗарлар[d]
 Төркмәнчай килешүе Викиҗыентыкта

Мөһимлеге үзгәртү

Килешү Россия империясының 1813 елгы Гөлистан тынычлык килешүенә тиешле территориаль кушылулар раслаган. Шулай ук, Төркмәнчай килешүе буенча Россиягә әрмәннәр һәм әзербайҗаннар яшәгән Эриван һәм Нахичеван ханлыклары күчкән. Шулай ук, Фарсыстан әрмәннәрнең Россиягә күченүнә комачауламаска бурычлы булган. Фарсыстанга көмеш белән 20 миллион сум контрибуция салынган. Россия империясе белән килешүгә кул куйган принц Аббас-Мирзаны Фарсыстан тәхетенең варисы итеп таныган.

Тынычлык килешүе белән бер үк вакытта сәүдә килешүе дә имзаланган, шуңа күрә рус сәүдәгәрләре Иранның бөтен территориясендә ирекле сәүдә итәргә хокук алган.

Килешү Россиянең Кавказ аръягындагы сәясәтен ныгыткан, Урта Көнчыгышта Россиянең йогынтысы көчәя башлаган һәм Фарсыстанда Британия империясенең позицияләрен какшаткан. Мәсәлән, килешү Каспий диңгезендә рус сәүдә корабары өчен ирекле йөзү раслаган һәм биредә Россиягә генә хәрби флот ачарга хокук биргән. Россия һәм Иран подданыйлары арасындагы хөкем эшләре Иран хөкүмәте тарафыннан каралырга тиеш була, әммә биредә рус миссис яки консуллык вәкилләре мәҗбүри катнашырга тиеш булган

Килешү Фарсыстанда яшәүче әрмәннәр өчен зур әһәмияткә ия булган.

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү