Фарсылар (фарсыча فارس, [fɒːrs]) — Иранның төп халкы (36-61%), фарсы телле халык Иран илләрендә тора.

Фарсылар
Үз аталышы

فارس, [fɒːrs], фарс

яшәү җире

Иран: 30 513 000-50 629 000
Гыйрак: 455 000

АКШ: 331 000
Теле

Фарсы теле

Дине

Ислам (Шигыйлек)

Кардәш халыклары:

тел буенча татлар

Килеп чыгуы

Парфия

 Фарсылар Викиҗыентыкта

Иран милләтенең иң зур өлеше, утрак игенчелек һәм шәһәрләр мәдәнияте белән берләшкән халык.

Соңгы тикшеренүләр буенча татарларның Y-ДНК һаплотөркемнәре бүленеше фарсы (көнбатыш иранлы) һаплотөркемнәре бүленешенә бик охшаган[1], шуңа күрә татарларның борынгы бабалары фарсылар булган дип фаразы бар.

Бүгенге татар телендә фарсы теленнән чыккан сүзләр 15% тәшкил итә. Татар телендә фарсы алынмалары: бина, базар, ходай, гөл, әлбәттә, песи, хайван, дан, һәр, әгәр, азат, аваз, бәлки, дәрья, һәммә, әмма, арзан, зәңгәр, шәһәр, зур, вөҗдан, шат, дөрес, зыян, кыяр, дару, дошман, дус, зинһар, хәтта, өмет, пәрдә, тәрәзә, -ханә, Пәйгамбәр, җан, мәйдан, бәхет, офык, сәүдәгәр, хуш, һәм, һич, һава, чөнки, энҗе, -стан, Рөстәм, Зөлфия, Гөлназ, Данис, Фирүзә, дүшәнбе, сишәнбе, чәршәнбе, пәнҗешәмбе, якшәмбе һ.б.

Атама үзгәртү

 
Фарсы ир-аты
 
Фарсы хатыны

Фарсы этнонимы пәһлеван (фарсыча پهلوان‎ [pæhlævɒːn] ) сүзеннән чыккан дип санала.

1935 елга кадәр Көнбатышта Иран Персия - Фарсы иле дип йөртелә, ләкин Фарс - илнең бер төбәге генә була (Бөекбританиядә Англия белән охшаш хәл).

Тарих үзгәртү

Фарсы атамасы беренче тапкыр 836 б.э.к. елда телгә алына: Әссүрия патшасы Салманасар III Парсуа (Parsuaš) өлкәсенә каршы сугыша.

VII б.э.к. гасырда ариләр Үзәк Азиядән Иран тигезлегенә күчеп килгән һәм Фарс останына (Фарсыстан) нигез салган. Фарс останы (Парса, Персида) фарсы теленең һәм фарсы дәүләтчелегенең бишеге булып санала.

VI б.э.к. гасырда Ахәменид дәүләтендә фарсылар дан казана. Соңрак фарсылар Парфия дәүләтенә кергән.

Сасанидлар идарә иткән чорда (III б.э.к.) фарсы теле - Иран империясенең һәм дәүләт дине Зәрдөштлекнең рәсми теле булды.

Тасвир үзгәртү

Иранда 35 млн. фарсы (51%) тора.

Күпчелек фарсылар шигыйләр-мөселманнар.

Мәдәният үзгәртү

Әдәбият борынгы Иранда барлыкка килгән, Зәрдөштлекнең баш китабы Авеста һ.б.

Милли шигърият - робагый, газәл, бәет зур үсеш алган.

Бөтендөньяга мәшһүр фарсы шагыйрьләре: Рудаки, Фирдәүси, Хафиз, Гомәр Хәям, Саади, Низами, Руми, Җами, Аттар, Санаи һ.б.

Фарсы риваятьләренең төп каһарманы - Рөстәм батыры, нәкъ шушы фарсы әкиятләреннән Рөстәм исеме татар теленә килгән.

Сылтамалар үзгәртү

  • Народы и религии мира, под ред. В. А. Тишкова, М., 1998.
  • Народы Передней Азии, М.,1957.
  • С. А. Иванов, «Персы» // Большая советская энциклопедия, том 19, М., 1975.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.hotel-ludwig.net/content/struktura-gaplogrupp-tatar-i-persov-zapadnyh-irancev 2016 елның 4 март көнендә архивланган. Структура гаплогрупп татар и персов (западных иранцев)