«Авеста» (революциягә кадәр басмаларда «Зендавеста»[1] — зенданан, авестий телендәге төп нөсхәсе, хәзер Һиндстандагы парсларның һәм Ирандагы гебрлар дини йола үткәрү теле[2]) зороастрийчыларның изге текстлары җыентыгы. Иранистикада «авестий» теле дип аталган башка беркайда беркетелмәгән үзенчәлекле телдә төзелгән иран (фарсы) әдәбиятенең борынгы үрнәге.

Авеста
Сурәт
Басма яки тәрҗемәләре Q113292230?
Автор Zärdöşt
Әсәр яки аның атамасы теле авеста теле
Вакыйга кая урын алган Фарсы империясе[d]
 Авеста Викиҗыентыкта

Атамасы

үзгәртү

Үрнәкнең «Аве́ста» дигән рус атамасы, көнбатыш европалыларга ияреп, зороастрийларда фарс. «اَوِستا» (хәзерге әйтелеше [ævestá]) кабул ителгәнгә барып кисешә. Соңгысы үзенә бер төрле сүз, урта фарсы (пехлеви) теленең «пазенд» әйтелешендә «ʾpstʾk» [aβastāγ] < [apastāk][3], зороастрий китапларының урта фарсы канунын билгеләгән. Сакланып калган авестий текстларында бу сүз очрамый, борынгы иран телендәге «*upa-stā-ka-» «урнаштырылган», «кануннар җыелмасы», «нигез» (ягъни «канун») яки «*upa-stāva-ka-» — «дан» мәгънәсендә дип фаразларга гына кала. Пехлеви әдәбиятендә тагын да Авестаның икенче һәм нык таралган мәгънәсе — dyn' [dēn], гадәттә «ышану», «дин», авестий текстларына карата сүз еш кына «(Заратуштраның асылына төшенүе)» билгеләмәсе буларак кулланыла. Авестий текстларының үзендә бу атамалар билгеле түгел. Хом-яштта (Y 9.22) «naska-» — наск, «авестий китабы», турыдан-туры тәрҗ «бәйләм» сүзе очрый.

Традицион тарих

үзгәртү

Пехлеви чыганакларына буенча, Заратуштраның Аһура Мазданнан алган асылына төшенүе аны, патша кебек, яклаучысы Кави Виштапс булган, һәм бу текст 12 мең үгез тиресенә алтын кара белән язылган. Аның токымы Дарий Дарян (ягъни Дарий, Дарийның улы) Авестаның ике күчермәсен һәм аның тәфсирен Гандж-и Шапикан һәм Диз-и Нипишт («крепость писаний») саклагычларына урнаштырган. Александр Македонский, Әһәмәниләр державасын бөлгенлеккә төшергән чорда, китапларны диңгезгә ташлап һәм утка ягып, Авестаны да юкка чыгарган, ә бер өлешен грек теленә тәрҗемә итәргә боерган. Аршакид патшасы Валахш (фараз буенча, Вологез I күз уңында тотыла, б. э. I гасыр) үз заманының дастурлары ярдәмендә, төрле өзекләрдә сакланган һәм телдән тапшырылган авестий текстларын җыю һәм кодификацияләү буенча башлангыч омтылыш эшләгән. Ул идарә иткәндә, Авеста экземплярлары шәһәрләргә җибәрелгән, өйрәнү һәм саклауга тапшырылган. Изге риваять текстларын җыю эше Сәсәниләр монархиясенә (б. э.к. III) нигез салган Ардашир I дәверендә дәвам иткән, аның күрсәтмәсе буенча югары дастур Тансар булган текстларны һәм аларның тәфсирен тәрҗемә иткән. Ардаширның улы Шапур I Авестаны, үз чорындагы грек, һинд һәм башка гыйльми хезмәтләрнең тәрҗемәләре белән, Гандж-и Шапига саклагычына куйган. Югары дастур Адурбад Махраспаннан, зороастрий диненең иң бөек апологеты һәм остазы, Шапур II дәверендә (IV г.), авестий җыентыгының һәм канунның соңгы редакциясен, 21нче китапта («наск») тәртипкә китереп, Авестаның Зендын — авест. zainti — «белем», «аңлатма» дип аталган урта фарсы теленә тулысынча тәрҗемә иткән, шуннан килеп чыга инде җыентыкның «Зенд-Авеста» (ягъни «Аңлатма һәм Канун») дигән таралган атамасы. Зендның соңгы редакциясе Хосров I Ануширван (б. э. к. VI г.) дәверендә төзелгән[4].

Хәзерге Авеста

үзгәртү
 
Ясна 28.1

Хәзерге заман зороастрий берләшмәсендә басмасыз дәверләрдә (XIX гасырга кадәр), ким дигәндә соңгы меңьеллыкта дин әһелләре күчереп язган Авестаның кулъязмаларына барып кисешә. Сакланып калган иң иртә манускрипт XIII г. (1288 ел), кулъязмалар колофоны XI гасырга кадәр тапшырылуын раслый. Бөтен булган манускриптлар X г. кулъязмаларына[5], "Сәсәниләр архетибы"на — Сәсәниләр заманындагы үрнәк күчермәгә барып тоташканы билгеле. Манускриптлар традиция буенча Зенд-Авестага (тәрҗемәгә), Сан («саф», литургик максатта тәрҗемәсез кулланылган авестий текстлары) бүленә. Борынгы иран телләренең һәркайсында төзелгән Авеста Аурупада «авестий әлифбасы», Иран зороастрийчылары din-dabire, «дини хат» дип йөрткән үзенә бер төрле әлифба нигезендә язылган. Зороастрийчылар арасында шулай ук чын латин әлифбасына әллә ни туры килмәгән латиница транслитерациясе һәм гарәп-фарсы язмасы таралу ала. Моннан тыш, Авестаның күп кенә текстлары хәзергәчә күңелдән, мобедлар аша, сөйләнелә.

Хәзерге Авестаның бүлекләре

үзгәртү
Гимн Ахура-Мазде

  1. Спросил Ахура-Мазду
  Спитама-Заратуштра:
  "Скажи мне Дух Святейший,
  Создатель жизни плотской,
  Что из Святого Слова
  И самое могучее,
  И самое победное,
  И наиблагодатное,
  Что действенней всего?"
 
  2. И что победоноснее,
  И что всего целебнее,
  Что сокрушает больше
  Вражду людей и дэвов?
  Что в этом плотском мире
  Есть мысль проникновенная,
  Что в этом мире плотском -
  Отдохновенный дух?".
 
  3. Ахура-Мазда молвил:
  "Моё то будет имя,
  Спитама-Заратуштра,
  Святых Бессмертных имя, -
  Из слов святой молитвы
  Оно всего мощнее,
  Оно всего победнее
  И наиблагодатнее,
  И действенней всего.
 
  4. Оно наипобедное
  И самое целебное,
  И сокрушает больше
  Вражду людей и дэвов.
  Оно в телесном мире
  И мысль проникновенная,
  Оно в телесном мире. -
  Отдохновенный дух!"


Аһура-Маздага арналган гимннан өземтә (Яшт 1, «Ормазд-яшт»)[6]
  Төп мәкалә: География Авесты

Сакланып калган Авеста традиция буенча 5 «китапка» һәм аларга кертелмәгән берничә өлеш һәм фрагментлардан (атамасы янәшәсенә китапның кыскартылган индексы күрсәтелә) тора:

  • Ясна (Авеста), Y. (пехл. yasn, yazišn, авест. yasna — «хөрмәтләү» yaz — «хөрмәтләргә», «гыйбадәт кылу» фигыленнән,

урта санскр. yajña) — төп «Ясна» зооастриячеләр литургиясендә укыла торган текстан торган иң әһәмиятле китап. Шактый төрле эчтәлектәге 72 бүлекне («хаити», авест. haitī — турыдан-туры «бәйләм») берләштерә). 28-34, 43-51, 53 бүлекләрдә бөтен авестий җыелмасының иң хөрмәтле өлешен Гатлар, Аһура Маздага багышланган метрик гимннар алып тора, зороастризм традициясе һәм күпчелек галимнәр аларның авторлыгы Заратуштра пәйгамбәренең үзенә туры килә дип раслана.

  • Висперед, Vr. (Виспрад, авест. vīspe ratauuō «бөтен бүлекләр») — Яснага догалар «ратлар»га, иҗат җимешләренең өлгеле бүлекләренә мөрәҗәгать төрендәге өстәмә; 24 бүлектән тора (karde < kardag).
  • Вилэвдад, V. (Вендидад, пехл. vidēvdād, авест. vī-daēvō-dāta — «Диюләрдән» баш тарту законы» — 22 бүлектән торган җыентык (fragard), барыннан да элек, чисталык һәм мәсхәрәләргә каршы көрәш законнарына багышланган.
  • Яшты, Yt. (пехл. yašt, авест. yešti, шул ук yaz- «хөрмәтләргә» фигыленнән) — Аһура Маздага, Амешаспентларга һәм төрле язатларга. багышланган 22 гимн.
  • Хорде Авеста (фарс. xorde avestā) — турыдан-тура «Кече Авеста» — Авестаның башка өлешләреннән алынган күчермәләрдән торган руханилар һәм гади кешеләр тарафыннан кулланыла торган көндәлек догалар җыентыгы. Кайбер үзенә бер башка догалар урта фарсы телендә төзелгән, һәм аларның авторлыгы, гадәттәгечә, Адурбад Махраспандага туры килә. Авестийлы өлешләр үз эченә кереш компилятив догаларны ала, 5 Гах (G. пехл. gāh — тәүлекнең 5 намаз вакыты, 5 Нияшнлар (Ny пехл. niyāyišn «дога») 5 язат, 4 Афринаган (A., пехл. Āfrinagān — «фатиха»)
  • Сироза, S. (пехл. sīrōza — «утыз көнлек») — зороастрий календарь аеның 30 көненең утыз яклаучысына ике төрдәге догалар: иялек килештәге исем белән (Кече Сироза) һәм төшем килештәге исем белән (Зур Сироза); Нигездә, Яснадан алынган Сироза формулалары Яшталарда һәм Хорда Авестала актив кулланыла.
  • Авестий фрагментлары — авестий китапларының тоташ көе сакланмаган таркау өлешләре, шулай ук пехлеви язмаларында авестий өземтәләре. Аларның арасыннан иң зурлары Нирангистан (N., пехл. Nīrangistān), Пурсишниха (P., пехл. Pursišnīhā), Аогемадаэча (Aog., пехл. Aogəmadāēčā), Хадохт-наск (H., пехл. Hādōxt Nask), Африн-и Зардушт (Az., пехл. Āfrīn ī Zardušt), Виштапс-яшт (Vyt., пехл. Vištāsp Yašt)

Сәсәниләр Авестасы

үзгәртү

Сәсәниләр дәүләте җимерелеп, гарәпләрнең Иранга керүе һәм исламлашу башлаганнан соң, зороастрий җәмгыятьләре общиналары дәүләт яклауыннан мәхрүм кала, аларның храмнары һәм мәдәни үзәкләре еш кына җимерелә яисә алар урынына мәчетләр төзелә. Безнең көннәргә кадәр яшәп килгән ике иран общинасы (Йәзд һәм Керман) һәм парсиҙар б. э. II меңьеллыгы башында, Авестаның кулъязмалары югалгач һәм юк ителгәч, аларны саклаучы берникадәр мобедлар ислам диненә әверелдергәч, дини чыганаклар җитми башлый. Сакланып калган Авеста гыйбадәт үткәргәндә һәм шәхси дога укыганда файдалана торган текстлардан торганы күзгә ташлана. Деградациягә бирелгән җәмгыятьләр, беренче чиратта, нәкъ менә аларны саклап калырга тырышкан да инде. Кулланышта йөртелмәгән авестий текстларыннан пехлевия китапларында өземтәләр цитата генә сакланган. Югалган Авестаның эчтәлеге турында шулай ук пехлеви әдәбиятындагы «вәхи» откровение сылтамалары буенча да фикер йөртергә була. Сасанид Авестасын әле үзләштерү мөмкин булганда төзелгән Дендкард китабы (X гасыр) авестаның 21нче наскы эчтәлегенә кыскача күзәтүне үз эченә ала, ә аларның өчесе, һәр бүлекнең эчтәлеген кетеп, аеруча җентекләп тасвирлана. Дендкард нигезендә, Авест 348 бүлекне берләштергән 21 китаптан («наска») торган, һәм бу китапларның һәркайсы Ахун Ваирья зороастрий догасының 21 сүзенә туры килгән. Кодекс (намазда юллар саны буенча) өч өлешкә бүленгән:

  • Гасаниг (Gāsānīg) яки Галиг — Гатлар һәм аларга тәфсирләр.
  • Хадаг-мансриг (Hadag-mansrīg) яки Хада-мантрик — ритуал белән бәйле изге мантралар.
  • Дадиг (Dādīg) яки Датик — дин кануны.

Авеста наскалары, бер генә искәрмә (Видевдад наскы тулысынча сакланган) заманча «китаплар» белән корреляцияләнмиләр, соңгылары башлангыч авестий кодексының гыйбадәт кылу әйберләреннән гыйбарәт.

Денкард буенча Авеста Наскалары

үзгәртү

Gāsānīg (Гатик)

үзгәртү
Атамасы Сакланып калган өлешләре Эчтәлеге
1. Stōd-yasn Y. 14-16, 22-27, 28-54, 56, Vr. (тулысынча) Гатлар, Яснаның өлешләре, Вичер
2. Sūdgar Аерым фрагментлар? тулы тасвирлама Денкардта 9.1. Гатларга тәфсирләр
3. Warštmānsr Җентекле тасвирлама Денкардта 9.2 Гатларга тәфсирләр
4. Bag Y. 19-22, җентекле тасвирлама Денкардта 9.3 Гатларга тәфсирләр
5. Waštag Югалган Билгесез
6. Hādōxt Y. 58, Yt. 11, Az., H. 1-2 Дини җитәкчелекне, бәйрәмнәрне, тәртип кагыйдәләрен һәм хаклыкка килү юлларын һ. б. тасвирлау
7. Spand Аерым фрагментлар Заратуштраның тәрҗемәи хәле

Hadag-mansrīg (Дин кагыйдәләре, фәне)

үзгәртү
Атамасы Сакланып калган өлешләре Эчтәлеге
8. Dāmdād Аерым фрагментлар? наскның Бундахишнага күчерелүе фаразлана Космогония һәм космология
9. Nāxtar Югалган Билгесез
10. Pāzag Гахи һәм Сира (G., S.) Тәүлек өлешләр, календарь, бәйрәмнәр, гыйбәдать кылу кагыйдәләре
11. Raθβištāiti Аерым фрагментлар Гыйбадәт үткәрүне оештыру
12. Bariš Аерым фрагментлар Әхлак
13. Kaškaysraw Аерым фрагментлар Диюләрне хөрмәтләүне булдырмау
14. Vištāsp-yašt Az., Vyt. Виштаспаның Заратуштра диненә күчүе

Dādīg (Кануният)

үзгәртү
Атамасы Сакланып калган өлешләре Эчтәлеге
15. Nigādum Аерым фрагментлар Кануннары
16. Duzd-sar-nizad Аерым фрагментлар Кануннары
17. Huspārām Нирангистан Кануннары
18. Sagādum Аерым фрагментлар Кануннары
19. Vidēwdād (Juddēwdād) V. тулысынча Кануннары
20. Čihrdād Аерым фрагментлар Иранның эпик тарихы
21. Bagān-yašt Y. 9-11, 57; Yt. 5-19 Язатам гимннары

Авестий текстларының килеп чыгуы һәм тапшырылуы

үзгәртү

Эчтәлеге һәм тел билгеләре буенча авестий текстларын ике өлешкә бүлергә була:

  • Олуг Авестаның теле искерәк: Заратуштра Гатлары, Ясна Хаптангхаити һәм кайбер башка борынгырак өлешләре: зороастризм Ясналары (Y 12, 54, 56, 58), шулай ук өч төп дога текстлары (Ахуна Ваирья, Ашем Воху, Йенгхе-хатам).
  • Кече Авеста, нык иске булмаган һәм бераз диалект базалы: кече авестий теле югалган дәвердә төзелгәнлеген раслаучы һәм җитди хаталары булган Авестаның бөтен калган текстлары.

Иске авестий һәм яшь авестий текстлары язылуы арасында берничә йөз ел узган дигән фараз бар. Аннары Олуг Авеста теле һәм күпмедер дәрәҗәдә стиле һәм эчтәлеге буенча ведий әдәбиятенең борынгы үрнәге булган Ригведага якын тора. Турыдан-туры алынмаган мәгълүматлар буенча Олуг Авестаның яшен (Заратуштра вәгазләре чорына тиешле) якынча б. э. к. 1000-енче елларына кадәр чор белән билгеләнә (б. э. к. 1200-800 ел.)[7]. Кече Авестаның иң борынгы текстлары (Ясна, Яшттарның күпчелеге) Әһәмәнидәр чоры белән билгеләнә (б. э. к. VI гасыр). Баштарак текстлар зороастрий руханилары коллегиясе тарафыннан авыз-тел иҗаты буларак буыннан буынга тапшырылган. Авестаны Аршакилар дәверендә язылган дигән соңгы мәгълүмат чыганаклары, дөрес түгел, дип алып ташланырга тиеш түгел, әмма фаразланган "Аршакидар Авестасы"на (әгәр ул булса) Сәсәниләр вакытында язылган йогынтысын күзәтеп булмый. Авестий текстары тапшырылуында түбәндәге этапларны аерырга була: Олуг Авеста 4. Кече Авеста белән бергә текстлар тапшырылуының дәвам итүе.

1.Гатның башлангыч тексы, Ясна Хаптангхаити һәм башка догалар.
2. Речитатив уку тәэсирендә әйтелештәге үзгәрешләр.
3. Яшь авестий диалектын йөртүчеләр тапшыруында барлыкка килгән үзгәрешләр. 
4. Кече Авеста белән бергә текстлар тапшырылуының дәвам итүе.

Кече Авеста

1. Кече авеста текстларның, фараз буенча, борынгы Мерв шәһәрендә я Гератта дөрес телдә төзелүе.
2. Традициянең үзәге, фараз буенча, Арахозияга күчүе сәбәпле, Көньяк Иранның диалектлары йогынтысы.
3. Традициянең үзәге Иранның көньяк-көнбатышына, Фарска, күчүе (якынча б. э. к. VII г.), текстларның Истахр руханилары тарафыннан тапшырылуы, үле телдә грамматик хаталар белән яңа текстлар төзелүе.
4. Авестий әлифбасы чаралары белән текстларның фонетик язылышы (б. э. VI г.), Авестаның «Сәсәниләр прототибын» төзү, телдән тапшырылуы да мөмкин. Урта фарсы тәрҗемәсендә (Зенд) төзү.
5. Бөтен сакланган манускриптларның (IX—X гг.) нигезенә салынган кулъязмаларның күчермәсе.

Авестаның эчтәлеге

үзгәртү

Авестаның эчтәлеге, төрле стильдәге катламнарның булуы, төзелү вакыты һәм урыны, шулай ук бу катламнарның төрле авторларының дини карашлары белән аерылып торуы нәтиҗәсендә, төрле. Эклектик булуына карамастан, Авестаның барлык текстлары — кайсылары баштан ук, калганнары мөхәррирләү нәтиҗәсендә — гомумән алганда, Аһура Мазданы — Авестаның үзәк фигурасын хөрмәтләүгә корылган. Моннан тыш, җыентыктагы сакланып калган авестий текстлары башлыча дини характерда һәм кабатлаулар бөтен һәйкәлнең 1/3 өлешен алып тора.

Авеста һәм Көнбатыш цивилизациясе

үзгәртү

Борынгы греклар мобед-маглар укый торган гимннар һәм догалар турында белсә дә, ә Гермипп аңа Зороастр иҗат иткән ике миллион шигъри юллар турында мәгълүм, дип расласа да, көнбатыштагы Борынгы Иран дини әдәбияты турында реаль мәгълүматлар бик аз һәм XVIII гасырга кадәр Аурупада Авеста турында берни дә билгеле булмаган. Беренче тапкыр Видевидед-саде дигән авестий текстын Оксфорд китапханәсенә Сурат сәүдәгәре 1723 елда тапшыра, әмма бу текстны беркем дә укый алмый. 1755 елда Һиндстанга гади солдат итеп җибәрелгән француз галиме ba:Анкетиль-Дюперрон гына, парсия руханиларының берсенә ышанычка кереп, авестий текстларын укырга һәм тәрҗемә итергә өйрәнә. 1762 елда Франциягә әйләнеп кайткач, ул Король китапханәсенә 180 авестий, пехлевий, фарсы һәм санскрит зороастрий кулъязмаларын бүләк итә, һәм 1771 елда Аурупада беренче тапкыр Авеста француз теленә, ә 1776 елда Ригада алман теленә тәрҗемә ителә. Башта яңа ачылган Авестаны, гасырлар буе формалашкан реаль Заратуштра белән уртаклыгы аз булган Зороастр образын күз алдына китергән Аурупа халкы һәм галимнәре тирән скептицизм белән каршы ала. Анкетиль-Дюперронны ялганлыкта гаеплиләр һәм ул хәерчелектә ошбу фани дөньядан китә. Әмма Авестаны тикшерә башлаган көнчыгышны өйрәнүче белгечләр, шулай ук 1835 елда Георг Фридрих Гротефендның борынгы фарсы шына язуының тугандаш борынгы фарсы телендә шифрын укуы Аурупаны Авестаның чынлыгына ышандыра һәм борынгы иран мәдәнияте һәм дине белән тыгыз танышу башлануына нигез сала. Авеста Көнчыгыш һәм Көнбатышның фәлсәфи фикеренә зур йогынты ясый. Георг Гегель (1770-1831 еллар) ассызыклаганча, зороастрий дини системасының нигезе — ике каршылыкның — Игелек һәм Явызлык — көрәшен тану. Иоһанн Вольфганг Гётеның (1749-1832 еллар) иң танылган әсәрләренең берсе «Көнбатыш-Көнчыгыш диван»да «Борынгы фарсы дине гаһеде» шигыре бар. Анда шагыйрь Авестаны караңгыда ут тантанасына ышаныч буларак аңлавын белдерә. Гимннарның кайбер идеяләре һәм образлары белән псих-физик параллелизм теориясенә нигез салучы Теодор Фехнер (1801-1887) дә илһамланган. Әмма Фридрих Ницше танылган «Заратустра шулай әйткән» китабында пәйгамбәргә «гайяр кеше ягъни табигатьтән өстен зат» һәм «мәңгелек кайту» идеясе караган дип язган.

Рус телендә

үзгәртү

Авестаның рус теленә беренче тәрҗемәсен Каэтан Коссович 1861 елда башкарган.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү
Энциклопедик
  • Авеста //Энциклопедия «Кругосвет»
Башкалар
  1. Калып:Словарь собственных имён русского языка
  2. Зендавеста // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  3. уртаبستاه، البستاه، ابستا، الابستا، الابساق иртә ислам (мөсөлман) әдәбиятендә канунга ярашлы яңа фарсы үсеше белән (a)bestā(h)
  4. Краткое изложение традиционной истории содержится в 4-й книге Денкарда
  5. P.O. Skjærvø. Introduction to Zoroastrianism
  6. Хорде Авеста - перевод М. В. Чистякова, 2005 2013 елның 8 сентябрь көнендә архивланган.
  7. AVESTA i. Survey of the history and contents o – Encyclopaedia Iranica. www.iranicaonline.org. 2019-07-11 тикшерелгән.