Георг Һегел

(Гегель битеннән юнәлтелде)

Георг Вилһелм Фридрих Һе́гел (алман. Georg Wilhelm Friedrich Hegel) — алман фәлсәфәчесе, алман классик фәлсәфәсенең һәм романтизм фәлсәфәсенең вәкиле, объектив идеалист.

Георг Һегель
Georg Hegel
Туган телдә исем Георг Вильгельм Фридрих Һе́гель
Туган 27 август 1770(1770-08-27)
Штутгарт, Вюртемберг
Үлгән 14 ноябрь 1831(1831-11-14) (61 яшь)
Берлин, Пруссия
Үлем сәбәбе Ваба
Күмү урыны Доротеенштадт зираты[d]
Ватандашлыгы Вүртемберг кыйраллыгы[d]
Әлма-матер Түбинген университеты[d], Ена үнивирситите[d][1], Эберһард Лүдвиг гимназиясе[d] һәм Тюбингенская богословская семинария[d]
Һөнәре фәлсәфәче
Эш бирүче Ена үнивирситите[d], Фридрих Вилһелм үнивирситите[d] һәм Һайделберг үнивирситите[d]
Җефет Marie von Tucher[d][2]
Балалар Карл Гегель[d]
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: докторлык дәрәҗәсе[d] (1801)
Гыйльми исем: профессор

 Георг Һегель
Georg Hegel
Викиҗыентыкта

Һегель Штутгарт шәһәрендә югары дәрәҗәдәге чинауник гаиләсендә туа. Тюбинген шәһәрчегенең теологик институтында фәлсәфә һәм теология буенча белем ала. Яшь галимнең сәяси карашларына Бөек француз буржуаз-демократик инкыйлабының идеяләре зур йогынты ясый. Ул Алманиядәге феодаль, консерватив тәртипләрне тәнкыйтьли, республика принципларын алга куя. Борынгы Греция демократиясенә югары бәя бирә, җәмгыятьнең рухи тормышына килгәндә, христиан динен тәнкыйтьләп чыга. Һегель үзенең беренче хезмәтләрендә, Алманиянең таркаулыгына пошынып, буржуаз тәртипләр нигезендә үзгәртеп кору идеяләрен яклап чыга.

XVIII гасырның азагынача ул укытучылык, мөхәррирлек кәсепләре буенча эшләр алып бара, ә 1801 елда Йена университетында укыта башлый. Бу аның иҗади эшчәнлегендә яңа этапны ачып җибәрә. Ул Кант белән Фихтеның субъектив идеалистик пландагы хезмәтләрен тәнкыйтьләп чыга. Шул чорда ул үзенең «Рухның үсеше» дигән атаклы хезмәтен иҗат итә. Ә соңрак, Нюрнберг шәһәрендә гимназия директоры булган вакытта, иң зур мактауларга ия булган «Мантыйк фәне» дигән әсәрен яза.

Һегель, тора-бара, үзенең сул тарафларда формалашкан карашларыннан ваз кичә башлый. Моңа Европада Наполеонның җиңелүеннән соң башланган реакция, ягъни иске тәртипләргә кайту сәясәте йогынты ясый. Шуның нәтиҗәсендә Һегельның фәлсәфи, шулай ук сәяси карашларында уңга таба борылыш сизелә башлый. Ул Пруссия хөкүмәтенең рәсми рәвештә билгеләнгән фәлсәфәчесе булып раслана. Бу дәрәҗәгә ирешү белән ул үзенең сәяси карашларын «яңарта» башлый, Пруссия дәүләтенең гакыл нигезендә яшәгәнлеген исбатларга омтыла, ә гыйльми өлкәдә үзенең иң күләмле, шул ук вакытта шактый каршылыклы «Фәлсәфә фәннәренең энциклопедиясе» дигән хезмәтенә керешә.

1818 елдан башлап үлгәнчегә кадәр, Һегель Берлин университетында укыта. «Рухның үсеше» хезмәтендә ул абсолют идеализм принципларын дәлилләргә омтыла. Аныңча, дөньяның нигезен абсолют идея, ягъни шәхсилеккә ия булмаган дөнья күләмендәге гакыл тәшкил итә. «Рухның үсеше» әсәрен белгечләр өч бүлеккә аерып карыйлар. Беренчесе — аң, үзаң, гакыл турында. Бу бүлектә индивидуаль аңның төрле этаплар аша чынбарлыкны танып белүгә ирешүе күрсәтелә. Икенче бүлек тарихи планда (Борынгы Греция, Европа илләре, Бөек француз революциясе һ. б.) рухның үсә баруын тасвирлый. Өченче бүлек иҗтимагый аңның формаларын характерлауга багышланган.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү