Искәндәр Зөлкарнәйн

Искәндәр Зөлкарнәйн[2], яки Александр Македонияле (бор. грек. Ἀλέξανδρος Γ' ὁ Μέγας, 21 июль 356 б.э.к10 июнь 323 б.э.к), Александр III БөекБорынгы Македониянең мәшһүр патшасы, гаскәр җитәкчесе, дөньякүләм империяләрнең (Македония империясе) берсенә нигез салучы. Мөселман халыкларында күбесенчә Искәндәр дип йөртелә. Көнбатыш фәнендә Александр Бөек дип атала. Инде борынгы заманнан ук аны тарихта иң уңышлы гаскәр башлыгы дип атаганнар.

Искәндәр Зөлкарнәйн
Македония патшасы
Вазыйфада
336 ел (б. э. к.) – 323 ел (б. э. к.)
Аңа кадәр Филипп II
Дәвамчысы Филипп III Арридей
Туган 356 б.э.к елның 21 июле
Пелла, Борынгы Македония
Үлгән 323 б.э.к елның (32 ел) 10 июне
Вавилон, Македония империясе
Җефет Роксана[1], Статира[d] һәм Парисатида[d]
Балалар Геракл (Барсинадан)
Александр (Роксанадан)
Әни Олимпиада
Әти Филипп II Македонияле
Сугышлар/бәрелешләр Сражения Александра Македонского[d]

Татар фольклорында Искәндәр тиңдәшсез каһарман, Идел буе Болгары дәүләтенең кайбер шәһәрләренә нигез салучы дип тасвирлана.

Б.э.к. 334 елда Искәндәр Зөлкарнәйн, Кече Азия ярымутравын һәм Ахеменидлар империясен яулап алып, Һинд субконтинентының (ru) төньяк-көнбатыш чикләренә кадәр барып җитә. Гидасп янындагы сугышта Пор патшаны җиңгәннән соң ул Пенджабның зур өлешен буйсындыра. Күп кенә македонияле гаскәрне яулап алынган җирләрдә калдырып ул үзе көньяк-көнбатышка китә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Роксана // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1899.
  2. Зөлкарнәен — 1) ике мөгез иясе, ике мөгезле; 2) Александр Македонскийның кушаматы. — Гарәпчә-татарча-урысча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 141.