“Безнең Ватаныбыз” — (әрмәнчәՄեր Հայրենիք, “Мер Һайреник” дип укыла) бүгенге Әрмәнстанның музыкаль символы. Гимн 1991 елның 1 июлендә ил парламенты тарафыннан кабул ителгән. Элегрәк, 1918-1920 елларда, ул Русия империясеннән бәйсезлек игълан иткән Әрмәнстан Җөмһүриятендә дә кулланылган. Тексты бүген гамәлдә булганнан бераз аерылып торган.

Әрмәнстан гимны
Сурәт
Атама Մեր Հայրենիք
Дәүләт  Әрмәнстан
Әсәр яки аның атамасы теле әрмән теле
Чыгару датасы 1918
Көйязар Барсег Каначян[d]
Текст авторы Микаэл Налбандян[d]
Тональлек ми-бемоль мажор[d]
Авторлык хокуклары статусы 🅮[d]
 Әрмәнстан гимны Викиҗыентыкта

Гимн текстының нигезе итеп, Микаэл Налбандянның “Итальян кызы җыры” исемле алты куплетлы шигыре алынган. Әсәр 1859 елда ук язылган булган. Бүген шуның дүрт куплеты рәсмиләштерелгән, ләкин чынбарлыкта түбәндәге текстның беренче һәм дүртенче куплетлары гына башкарыла. Гимнның көен Барсег Каначян язган.

Гимн тексты IPA транскрипциясе Татар теленә тәрҗемә
Մեր Հայրենիք, ազատ անկախ,

Որ ապրել է դարեդար

Յուր որդիքը արդ կանչում են

Ազատ, անկախ Հայաստան։

[mɛɹ hɑjɾɛnikʰ ɑzɑt ɑnkɑχ]

[voɹ ɑpɾɛl ɛ dɑɾɛdɑɹ]

[juɹ voɾdikʰə ɑɾd kɑnt͡ʃʰum ɛn]

[ɑzɑt ɑnkɑχ hɑjɑstɑn]

Безнең азат Ватаныбыз —

Яшьтәш ул гасырларга,

Балаларын чакыра бүген

Ирекле Әрмәнстанға.

Ահա եղբայր քեզ մի դրոշ,

Որ իմ ձեռքով գործեցի

Գիշերները ես քուն չեղայ,

Արտասուքով լվացի։

[ɑhɑ jɛʁbɑjɹ kʰɛz mi dɾoʃ]

[voɹ im d͡zɛrkʰov goɾt͡sˀɛt͡sʰi]

[giʃɛɾnɛɾə jɛs kʰun t͡ʃʰɛʁɑj]

[ɑɾtɑsukʰov ləvɑt͡sʰi]

Менә сиңа байрак, абый,

Үз кулым белән тектем,

Төннәр буена йокламый,

Күз яшьләремне түктем.

Նայիր նրան՝ երեք գոյնով,

Նուիրական մեր նշան

Թող փողփողի թշնամու դեմ

Թող միշտ պանծայ Հայաստան։

[nɑjiɹ nɾɑn jɛɾɛkʰ gujnov]

[nviɾɑkɑn mɛɹ nʃɑn]

[tʰoʁ pʰoʁpʰoʁi tʰʃnɑmu dɛm]

[tʰoʁ miʃt pɑnt͡sˀɑ hɑjɑstɑn]

Кара әле өч төс туга —

Безнең изге тамгабыз,

Балкып торсын бар дошманга

Мәңге Әрмәнстаныбыз!

Ամենայն տեղ մահը մի է

Մարդ մի անգամ պիտ մեռնի,

Բայց երանի՝ որ յուրր ազգի

Ազատության կը զոհվի։

[ɑmɛnɑjn tɛʁ mɑhə mi ɛ]

[mɑɾd mi ɑngɑm pit mɛrni]

[bɑjt͡sʰ jɛɾɑni voɹ juɹ ɑzgi]

[ɑzɑtutʰjɑn kəzohvi]

Юктыр узмыш язмышлардан,

Кеше үлә бер генә,

Халкына җан фида булган —

Изгелектә мәңгегә.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү