Википедия:Бәйгеләр/Азия ае/2022
ПРОЕКТ | Халыкара төркем | 2023 | 2022 | 2021 | 2020 | 2018 | 2017 | 2016 |
Проект һәм белешмәлекләр | Төп бит 2022 | Бәяләү 2022 | Нәтиҗәләр 2022 | Оештыру 2022 |
«Азия ае 2022» — Азия илләре, халыклары һәм аларның мәдәниятләре дөньясын тасвирлаучы мәкаләләр белән баету марафоны. Яңа уку елы башында үткәрелә. Викимедиа хисап язмасы булган һәркем катнаша ала.
Бәйге сыман оештырылган бу чара Татарча Википедиядә 2016 елдан бирле уза.
Бу битнең кыска адресы https://w.wiki/5qcA
Тема
үзгәртүБәйгедә Азия темаларына караган мәкаләләрне булдыру яки баету санала.
Быелгы чыгарылышында махсус темалар буларак Синтоизм храмнары, Азиядә Ислам, Үзәк Азия табигате, Австронезия телләре, Һиндстан кинематографы тәкъдим ителә (тик болар турында язу мәҗбүри түгел).
Үткәрелү вакыты
үзгәртү- Бәйгенең старты: 1 ноябрь 2022 0:00 UTC (Мәскәү вакыты буенча 03:00 дән).
- Бәйгенең финишы: 30 ноябрь 2022 23:59 UTC (Мәскәү вакыты буенча 1 декабрь 02:59 кадәр).
Тәртипләре
үзгәртү2022 елгы конкурсның рәсми мәгълүматлары һәм тәртипләре:
- материал бәйге чорында өстәлгән яки булдырылган
- Азия темаларына карый
- материал берәр гади исемлек ТҮГЕЛ, сайланган исемлек статусын алганнары кабул ителә
Халыкара этап
үзгәртү- бәйге вакыты дәвамында яңа булдырылган мәкалә
- кимендә 3000 байт текст өстәлгән (битнең Тарихын карау бүлегеннән яки тышкы знаклар санау коралы ярдәмендә белеп була)
- ТатВП бәйгесенә кертелгән һәм халыкара тәртипләренә туры килгән мәкаләләр җирле жюри тарафыннан халыкара жюри таблицасына кертелә.
- Критерийларга туры килгән мәкаләләр язучылар махсус Вики-орденнар белән таныла. Өстәмә мәгълүмат монда булачак.
ТатВики этабы
үзгәртү- бәйгегә кимендә 1500 байт текст өстәлгән мәкаләләр кабул ителә (битнең Тарихын карау бүлегеннән яки тышкы знаклар санау коралы ярдәмендә белеп була)
- Вики-мәкаләнең бәхәс битенә бәйге калыбы урнаштырылган һәм тутырылган:
{{Азия ае мәкаләсе|ел=2022 |кулланучы= Викимедиа хисап язмагыз |ил = |ил2 = |ил3 = |халык = |халык2 = |халык3 = }}
- Бәяләү:
- Алдагы шартларга һәм гомумән Татарча Википедия тәртипләренә туры килгән материаллар бәяләнә.
- Материалның төрле яклары өчен баллар бирелә, бер автор җыйган баллары тупланыла һәм Бәяләү җәдвәлендә күрсәтелә. Вики-тәҗрибәсе 1 яки 0,5 елдан ким булганнарның баллары *2 һәм *3 коэффициентына тапкырлана.
- Бәйге нәтиҗәләре бастырыла.
- Процесс өчен Татарча Википедия кулланучылар төркеме җаваплы, җирле һәм халыкара вики-тәҗрибәсе булган әгъзалары башкара. Казыйлар карарлары шикаять ителә алмый.
- Танылу:
- Һәрбер зачётлы катнашучының хисап язмасы исеме һәм файдалы өлеше Татарча Википедиядә берничә җирдә мәңгеләштерелә, үзе өч телле [Катнашучы сертификаты] белән таныла.
- 5 һәм күбрәк мәкаләне булдырган яки баетканы өч телле [Финалист дипломы] белән таныла.
- иң күп мәкаләләр булдыручы «Татарча Википедиядә Азия ае илчесе 2022» (ингл. Tatar Wikipedia Asian Month Ambassador 2022)
- ил яки халык буйлап иң күп мәкаләләр булдыручы «Татарча Википедиядә Азия иле/халкы илчесе 2022» (ингл. Tatar Wikipedia Asian Country/People's Ambassador 2022)
Киңәшләр
үзгәртү- Нәтиҗәле катнашу: мәкаләләрне бәяләү формуласы, тәрҗемә итү коралын куллану һәм яхшы мәкаләләр үрнәкләре.
- Проект Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Альфред Халиков исемендәге Археология институты һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән һәм Мәдәният министрлыклары, РФ мәгариф, югары белем һәм фән һәм мәдәният министрлыклары, ЮНЕСКО һәм бәйле оешмалары, Татмедиа холдингына керүче һәм башка татарча ММЧлары, Бөтендөнья татар конгрессы һәм төрле татар телле сайтлары эшчәнлеге юнәлешендә үткәрелә, боларның бәйле материалларны өйрәнеп, аларга урнаштыру өчен катнашучыларга бонуслы баллар бирелә.
- Бәйге чикләрендә булдырылган материаллар Татнетны үстерү фонды үткәргән Белем җәүһәрләре тантанасында, Санкт-Петербург татар медиафорумы һәм дөньякүләм Татар порталлары берлеге чараларында, халыкара Вики-Мәгариф бюллетенендә танытылачак.
Ярдәмчел материаллар җыентыклары
үзгәртү- күптелле Википедиянең Азияга багышланган төркемнәр җыентыгы
- Мультимедиа саклагычы Викиҗыентыкта Азия төркеме
Тат.Википедиядә "Азия" темасы агачы
үзгәртүМоны да карагыз
үзгәртү- Сорауларны бирү юллары:
- Татарча Википедиядәге бәйгенең бәхәс битенә урнаштыру
- Татарча Википедиядә барган бәйгеләр турында аралашу каналы
- Мөрәҗәгатьләр статистикасы: Бу биткә • Теркәлгән татарча мәкаләләр исемлегенә • Кертелгән мәкаләләр • Кабул ителгәннәре (бәйгедән соң булдырыла)