Белем җәүһәрләре
Белем җәүһәрләре — Татнеттагы интернет-проектлар һәм аларның веб-сәхифәләре бәйгесе.
Белем җәүһәрләре | |
Нигезләнү датасы | 5 февраль 2010[1] |
---|---|
Әһәмиятле кеше | Раил Гатауллин |
Нигезләүче | Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Таттелеком |
Дәүләт |
![]() |
Уртак хезмәттәшлек | VK һәм Татар Википедиясе |
Төп тема | сайт, социаль медиа[d], веб-портал[d] һәм социаль челтәр[d] |
Кулланылган тел | татар теле |
Рәсми веб-сайт | konkurs.belem.ru |
![]() |
Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылып үткәрелә.[2].
ОештыручыларыҮзгәртү
- Бәйгенең учредителе (нигез салучысы) һәм төп оештыручысы — җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» җәмгыяте.
- Бәйгенең төп оештыручы-партнерлары:
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы,
- Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте,
- "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыяте,
- "Аксу" компаниясе.
- Номинация партнёрлары:
- ВКонтакте социаль челтәре
- Татарча Википедия өчен Викимедиа Россия табышсыз партнёрлыгы һәм татарча вики-волонтёрлар берләшмәсе (проект бите)
ТарихыҮзгәртү
Бәйге беренче тапкыр 2010 елда үткәрелә. Бәйгенең «туган көне» булып 2010 елның 5 феврале (иң беренче бәйге ачылу көне) санала. 2017 елгы бәйгесендә катнашучы гаризалары 10 февраль белән 10 сентябрь арасында кабул ителә.[3]
НоминацияләреҮзгәртү
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:[3]
- "Укытучы - җәүһәр"
- "Укучы - җәүһәр"
- "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре"
- "Урта белем - яшь җәүһәрләр"
- "Югары белем – фән җәүһәрләре"
- "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр"
- ".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы"
- "Күренекле татар җәүһәрләре"
- "Җәүһәрләр галәме"
Җәүһәрләр тезмәсеҮзгәртү
"Белем җәүһәрләре" бәйгесенең җиңүчеләре тезмәсе:[4]
Татар ВикипедиясеҮзгәртү
Татар википедиясе бу бәйгедә 2010 елда «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә икенче урынны яулый. 2011 елда шул ук номинациядә беренчелеккә ирешә[7].
2010 елда «Татар Википедиясе» икенче урын ала
2011 елда «Татар Википедиясе» беренче урында
2021 елда Татар Википедиясенең актив кулланучылары булган Әмир әфәнде һәм Римма Васильева ханымны Владимир Медейко һәм Раил Гатауллин бүләклиләр
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ http://konkurs.belem.ru/node/19
- ↑ Белем җәүһәрләре бәйгесенең рәсми сайты
- ↑ 3,0 3,1 Раил Гатауллин: "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесе сигезенче ел рәттән иң яхшы татар сайтларын ачыклый!
- ↑ "Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең җәүһәрләре
- ↑ Раил Гатауллин: Казанда VII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
- ↑ .tatar доменында эшләүче "Татар-информ" агентлыгы "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә җиңде, archived from the original on 2016-11-05, retrieved 2017-02-13
- ↑ Җәүһәрләр