Татар Википедиясе

Википедиянең татар телендәге бүлеге
(Татарча Википедия битеннән юнәлтелде)


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 500 790
Битләр саны 785 543
Үзгәртүләр саны 4 113 294
Теркәлгән кулланучылар 49 026
Актив кулланучылар 93
Идарәчеләр 6
Тирәнлек 1.7
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit

Статус үзгәртү

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

TATLAT үзгәртү

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор) кулланырга мөмкин.

Бүләкләр үзгәртү

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].

Статистика үзгәртү

 
300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 500 790 мәкалә бар, 6561 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.

Чагыштырма статистика үзгәртү

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 536 647 2 510 134 39 751 30 566 723 1 543 944 2747 19 164.7
2 tt Татар 2003 500 790 785 543 6561 4 113 294 49 026 93 6 1.7
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 243 362 576 896 313 1 553 757 46 494 108 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 247 170 887 347 3049 3 966 018 114 645 578 16 30
5 kk Казакъ 2002 235 372 617 339 11 016 3 233 737 143 098 324 14 13.8
6 az Азәрбайҗан 2004 196 717 547 383 18 858 7 325 076 280 919 647 16 42.5
7 ky Кыргыз 2002 78 710 108 917 2681 456 627 38 270 122 2 0.6
8 ba Башкорт 2005 63 402 180 375 1504 1 261 413 39 752 83 7 23.8
9 cv Чуваш 2004 51 893 107 022 537 806 041 34 163 48 2 8.5
10 crh Кырым-татар 2008 27 677 49 985 0 211 318 23 104 32 2 2.7
11 sah Саха 2008 17 022 51 185 1765 402 771 24 661 46 3 31.7
12 tk Төрекмән 2004 6795 16 573 340 245 343 27 913 32 3 30.7
13 ug Уйгур 2012 5925 15 521 0 158 271 21 821 19 1 26.7
14 gag Гагауз 2010 2806 6630 0 68 879 14 086 22 1 19.3
15 krc Карачай-балкар 2010 2086 14 395 0 108 609 10 428 11 1 262.7
16 kaa Каракалпак 2006 4056 11 161 23 68 433 11 921 82 4 18.8
17 tyv Тыва 2013 3477 12 349 0 46 558 9109 23 1 24.5
18 alt Алтай 2021 1090 6095 0 45 439 2627 14 4 157.2


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика үзгәртү

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820

Кызыклы фактлар үзгәртү

 
Tatar.info проектының эмблемасы

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү


Тышкы сылтамалар үзгәртү