Википедия:Пресс-релиз: 15 мең мәкалә

Бу пресс-релиз инде язылган һәм җибәрелгән

Пресс-релиз тексты үзгәртү

Интернетта татар телендә төрле өлкәләргә караган мәгълүмат туплаган Татар Википедиясе проектында чираттагы юбилей: 2012 елның 25 апрелендә Татар Википедиясе 15 мең мәкалә чиген узды. Бу адым Википедиянең татар телендәге бүлеген башка Википедияләр рәтендә чираттагы югары дәрәҗәгә куя. Пенза өлкәсенең Оз татар авылына багышланган 15 меңенче мәкалә (http://tt.wikipedia.org/wiki/Оз) Ilnurefende тарафыннан язылды.

Википедия проекты 2001 елның 15 гыйнварыннан ирекле универсаль интернет-энциклопедия буларак эшли башлый. Монда автор һәркем була ала. Википедия — түләүсез проект. Биредә мәкаләләрне гади кешеләр акча өчен түгел, ә тел үсеше өчен язалар. Телләр бүлекләре арасында иң зуры – Инглиз Википедиясе (3 миллионнан 900 меңнән артык мәкалә). Рус Википедиясендә мәкаләләр саны 800 меңнән арта.

Википедиянең татар бүлеге 2003 елның 15 сентябрендә ачыла. Башта ул тулысынча латин әлифбада эшли. 2009 елның языннан башлап Татар Википедиясе актив рәвештә кирилл әлифбасын куллана һәм шушы вакыттан зур популярлык яулый башлый. 2009 елның 28 декабрендә Татар Википедиясендә 5 меңенче мәкалә языла. 2011 елның 8 июлендә ул 10 000 мәкалә чиген яулый.

2009 һәм 2010 елларның «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулады. 2011 елда проект «Белем җәүһәрләре» бәйгесендә җәүһәр исеменә лаек була.

Татар Википедиясе катнашучылары бу юбилей белән барлык татар җәмәгатьчелеген тәбрикли һәм актив рәвештә Татар Википедиясе эшчәнлегенә кушылырга чакыра. Татар Википедиясенең адресы: tt.wikipedia.org

Пресс-релиз өчен җаваплы администратор: Рашат Якупов

Текст пресс-релиза на русском языке үзгәртү

25 апреля 2012 года, накануне дня татарского языка, Татарская Википедия преодолела рубеж в 15 тысяч статей, что ставит татарский язык на следующую ступень среди других языковых разделов. 15 тысячная статья про татарскую деревню Оз (http://tt.wikipedia.org/wiki/Оз) была написана Ilnurefende.

Проект Википедия стартовал 15 января 2001 года как универсальная интернет-энциклопедия. Здесь автором может быть каждый. С использованием технологии «Вики», Википедия набирает популярность. Начали открываться разделы на многих языках. Среди языковых разделов самая большая — Английская Википедия (более 3 миллионов 900 тысяч статей). В Русской Википедии свыше 800 тысяч статей.

Татарский раздел Википедии был открыт 15 сентября 2003 года. Сначала он функционировал исключительно с латинской графикой. Весной 2009 года раздел начал переходить на кириллическую графику, при этом не уничтожая ранее написанные на латинице статьи. Теперь в Татарской Википедии можно писать, используя как кириллический, так и латинский алфавит.

В 2009 и 2010 годах Татарская Википедия получила первое место вконкурсе «Татнет йолдызлары» («Звезды Татнета») в номинации «Туган тел» (Родной язык). В 2011 году проект победил в конкурсе «Белем җәүһәрләре».

Участники Татарской Википедии поздравляют татарскую общественность с этим юбилеем и призывают активно участвовать в развитии татарской интернет-энциклопедии. Наш адрес: tt.wikipedia.org

Ответственный администратор: Рашат Якупов

Җибәрү үзгәртү

Исем Интернет адрес Җибәрү
Азатлык радиосы azatliq@rferl.org Җибәрелде
Матбугат.ру сайты matbugat@mail.ru Җибәрелде
"Ватаным Татарстан" газетасы vatantat@melt.ru Җибәрелде
"Шәһри Казан" газетасы shahrkzn@mi.ru Җибәрелде
"Татарстан яшьләре" газетасы tatjash@yahoo.com Җибәрелде
"Мәдәни җомга" газетасы jomga@mi.ru Җибәрелде
"Мәгьрифәт" газетасы magrifat@inbox.ru Җибәрелде
Татар-Информ info@tatar-inform.ru Җибәрелде
Татмедиа reception@tatmedia.ru Җибәрелде
Интертат info@intertat.ru Җибәрелде
Татарстан -Яңа Гасыр телерадиокомпаниясе pr@tnvtv.ru Җибәрелде
Tatarstan.ru portal@tatar.ru Җибәрелде
«Татар уян!» газетасы info@tatar-gazeta.ru Җибәрелде
etatar contact@etatar.ru Җибәрелде
«Татар заманы» интернет газетасы tatartime@gmail.com Җибәрелде
Лента.ру press@lenta-co.ru Җибәрелде
BBC русча russian@bbc.co.uk Җибәрелде
Интерфакс info@interfax.ru Җибәрелде
Эхо Москвы echo@echo.msk.ru Җибәрелде
РИА новости partners@rian.ru Җибәрелде