Төп менюны ачу

Канада (ингл. Canada [‘kʰænədə], фр. Canada [kana‘da]) – Төньяк Америкада урнашкан дәүләт. Дөньяда Рәсәйдән соң мәйданы буенча икенче урында тора. 3 океан белән юыла. Канаданың бары тик бер күршесе бар – АКШ.

Канада
Flag of Canada (Pantone).svg
Байрак
Coat of arms of Canada rendition.svg
Илтамга
Шигарь A mari usque ad mare Edit this on Wikidata
Башкала Оттава
Халык саны 35 702 707 (бәя, гыйнвар 2015) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1 июль 1867 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC−06:00
Рәсми тел инглиз теле, франсуз теле
Җәгърафия
Мәйдан 9,984,670 дүрткел киламитер
Координатлар 56°N 109°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Канада парламенты
Дәүләт башлыгы исеме монарх
Дәүләт башлыгы Елизавета II
Башлык исеме Канаданың баш министры
Хөкүмәт башлыгы Җастин Трүдо
Икътисад
ТЭП 1 653 043 миллион АКШ дуллыры (2017) Edit this on Wikidata
Кеше башына ТЭП 2294 АКШ дуллыры (1960), 2231 АКШ дуллыры (1961), 2255 АКШ дуллыры (1962), 2354 АКШ дуллыры (1963), 2529 АКШ дуллыры (1964), 2739 АКШ дуллыры (1965), 3010 АКШ дуллыры (1966), 3173 АКШ дуллыры (1967), 3411 АКШ дуллыры (1968), 3703 АКШ дуллыры (1969), 4121 АКШ дуллыры (1970), 4586 АКШ дуллыры (1971), 5141 АКШ дуллыры (1972), 5870 АКШ дуллыры (1973), 7043 АКШ дуллыры (1974), 7489 АКШ дуллыры (1975), 8783 АКШ дуллыры (1976), 8892 АКШ дуллыры (1977), 9096 АКШ дуллыры (1978), 10 012 АКШ дуллыры (1979), 11 135 АКШ дуллыры (1980), 12 297 АКШ дуллыры (1981), 12 439 АКШ дуллыры (1982), 13 377 АКШ дуллыры (1983), 13 826 АКШ дуллыры (1984), 14 060 АКШ дуллыры (1985), 14 403 АКШ дуллыры (1986), 16 245 АКШ дуллыры (1987), 18 864 АКШ дуллыры (1988), 20 638 АКШ дуллыры (1989), 21 371 АКШ дуллыры (1990), 21 664 АКШ дуллыры (1991), 20 771 АКШ дуллыры (1992), 20 017 АКШ дуллыры (1993), 19 859 АКШ дуллыры (1994), 20 577 АКШ дуллыры (1995), 21 183 АКШ дуллыры (1996), 21 770 АКШ дуллыры (1997), 20 887 АКШ дуллыры (1998), 22 167 АКШ дуллыры (1999), 24 124 АКШ дуллыры (2000), 23 691 АКШ дуллыры (2001), 24 167 АКШ дуллыры (2002), 28 172 АКШ дуллыры (2003), 31 979 АКШ дуллыры (2004), 36 189 АКШ дуллыры (2005), 40 386 АКШ дуллыры (2006), 44 544 АКШ дуллыры (2007), 46 596 АКШ дуллыры (2008), 40 773 АКШ дуллыры (2009), 47 447 АКШ дуллыры (2010), 52 082 АКШ дуллыры (2011), 52 496 АКШ дуллыры (2012), 52 418 АКШ дуллыры (2013), 50 633 АКШ дуллыры (2014), 43 327 АКШ дуллыры (2015), 42 105 АКШ дуллыры (2016), 44 870 АКШ дуллыры (2017) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Канада дуллыры
Инфеләсә 1.4% (2016)
Эшсезлек дәрәҗәсе 7% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.61 (2014)[2]
КПҮИ 0.849 (1990)[3][4]
Яшәү озынлыгы 82.30051 ел (2016)[5]
Пинсә яше 65 яшь
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 9-1-1
  • Электр аергычы төре Type A,[6] Type B[6]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң
    Челтәр көчәнеше 120 вольт[6]
    Телефон коды +1
    ISO 3166-1 коды CA
    ХОК коды CAN
    Интернет домены .ca

    Канаданың башкаласы – Оттава шәһәре.

    Эчтәлек

    Атаманың килеп чыгуыҮзгәртү

    Канада сүзе XVI гасырда хәзерге Квебек территориясендә яшәгән лаврентиан ирокезларының үле лаврентиан теленнән тәрҗемә иткәндә авыл сүзен аңлата.

    ГеографияҮзгәртү

    Канада территориясенең көнбатыш өлеше таулы, көнчыгыш өлеше тигезлек, төньяк һәм өлешчә төньяк-көнчыгыш ярлары — түбәнлек, көнчыгыш ярлары текә, көнбатышта ярлары исә бик биек. Кыйтганың урта өлеше һәм Канада Арктика архипелагының кыйтгага тоташкан урыны тигезлек һәм платолардан гыйбарәт. Гудзон култыгының әйләнә-тирәсе түбәнлек. Лаврентий калкулыгы, Үзәк тигезлекләр, Бөек тигезлекләр бар. Канаданың көнбатыш читендә Кордильер таулары, көньяк-көнчыгышта Аппалач таулары урнашкан. Уран, тимер, никел, бакыр, тутыя, кургашын, алтын һәм көмеш, ташкүмер, нефть, табигый газ чыганаклары бар.

    Климаты — Канаданың төньяк өлешендә арктик һәм субарктик, көньякта уртача континеталь. Гыйнварның уртача темпертурасы төньякта -30°…-35°С, көньякта -18°…-20°С, июльнең уртача темпертурасы төньякта +4…+7°С, көньякта +16…+18°С. Көнбатыш яр буенда еллык явым 2500 ммдан артык, көнчыгыш яр буенда 1250 ммгача, үзәк төбәкләрдә 400—250 мм, төньякта 150 ммдан азрак.

    Канадада елгалар күп, алар, нигездә, кар һәм яңгыр сулары белән туена. Ике йөздән артык эре күл бар.

    Канадада төньяк боланы, мускус үгезе, ак аю, котып тлкесе, лемминг, котып куяны, тундра кыртавыгы, ябалак, поши, бизон, дикобраз, бүре, кондыз һ.б. хайваннар яши. Елагалар һәм күлләр балыкка бай. Милли парклар: Банф, Вуд-Баффало, Глейшер, Җаспер, Йоһо һәм башкалар.

    ТарихҮзгәртү

    Канаданың төп халкы — эскимослар һәм индейлар. 15 гасыр азагында Канадага аурупалылар килә башлаган. Французлар Пор-Руаял һәм Квебекка нигез салганнар (1600—08). Квебек Яңа Франция мөстәмләкәсенең (колониясенең) үзәге булып калды. 1620-елларда Канада территориясендә беренче Англия мөстәмләкәсе — Яңа Шотландия барлыкка килде. Җидееллык сугыш (1756—63) нәтиҗәсендә Бөекбритания Яңа Францияне басып алган. 1791 елда Квебек 2 вилаятькә (Югары һәм Түбән Канадалар) бүленгән.

    СәясәтҮзгәртү

    Канада – конституцион монархия.

    Административ бүленүҮзгәртү

    Канада 11 провинциягә һәм 3 территориягә бүленә:

    Провинцияләр:

    • Альберта
    • Британ Колумбиясе
    • Квебек
    • Манитоба
    • Яңа Шотландия
    • Нью-Брансуик
    • Ньюфаундленд һәм Лабрадор
    • Онтарио
    • Эдуард шаһзадә утравы
    • Саскачеван

    Территорияләр:

    • Нунавут
    • Төньяк-Көнбатыш территорияләр
    • Юкон

    ХалыкҮзгәртү

    ТелҮзгәртү

    Канадада икетеллелек бар. Инглиз һәм француз телләрен дәүләт телләре итеп кабул иттеләр.

    ДинҮзгәртү

    Канада татарларыҮзгәртү

    Канадада яшәүче татарларның төгәл саны билгеле түгел. Иҗтимагый чараларда актив рәвештә йөзгә якын кеше катнаша[7]. Монреальда ел саен Сабан туе үткәрелә.

    Илдә яшәүче татарлар арасында өлкән буын вәкилләре нигездә Кытай, Урта Азия, Төркия илләреннән күченеп килгән. Яшь буын исә — соңгы елларда уку белән Канадага килеп, монда төпләнеп калган татарлар.

    ЭкономикаҮзгәртү

    МәдәниятҮзгәртү

    СпортҮзгәртү

    Кызык фактларҮзгәртү

    ИскәрмәләрҮзгәртү

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
    3. http://hdr.undp.org/en/countries/profiles/CAN.
    4. http://hdr.undp.org/en/data; Отчёт о развитии человечества.
    5. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
    6. 6,0 6,1 6,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    7. Переводчик - самая татарская профессия! (рус.)
    8. Әтиләр көне

    СылтамаларҮзгәртү