Җидееллык сугыш (17561763) — XVIII гасырның эре хәрби конфликты, Яңа заманның иң зур каршылыкларның берсе. Җидееллык сугыш Аурупада да, океан артында да бара: Төньяк Америкада, Кариб бассейны илләрендә, Һиндстанда һәм Филипинда бәрелешләр була. Сугышта Аурупаның ул чордагы бөтен бөек державалары, андагы урта зурлыктагы һәм вак дәүләтләрнең күпчелек өлеше һәм хәтта кайбер индеец кабиләләре дә катнаша. Винстон Чөрчилл бу сугыш хакында «беренче бөтендөнья сугышы» дип тә әйтә. Конфликтны колониаль сугыш дип атыйлар, чөнки монда Бөекбритания, Франция һәм Испаниянең колониаль мәнфәгатьләре бәрелешә. Җидееллык сугыш, бик күп редутлар һәм тиз ясала торган ныгытмалар кулланылганга, беренче окоп сугышы да булып тора. Бу бәрелеш артиллерияле сугыш дип тә санала: 1756 елда 1000 штыкка 2 пушка туры килсә, 1759 елда — 1000 штыкка 3-4 пушка һәм 1761 елда 5әр-6ар пушка туры килә.

Җидееллык сугыш

Александр Коцебу, «Кунерсдорсф бәрелеше» (1848)
Дата

1756-1763

Урын

Аурупа, Һиндстан, Төньяк Америка, Африка, Кариб бассейны, Филипин, Көньяк Америка

Сәбәп

Пруссиянең көчәюе, франк-инглиз колониаль көндәшлеге

Нәтиҗә

Пруссиянең күтәрелүе; Англия колонияләр ярышында алга чыга һәм Францияне берничә колониядә җиңә: Канада, Көнчыгыш Луизиана, Доминика, Сент-Винсент, Гренада һәм Тобаго утраулары, Сенегал һәм Франциянең Һиндстандагы бөтен факторияләрен аннексияли; Испания Көнбатыш Луизиананы үзенә куша

Көндәшләр
Пруссия байрагы Пруссия
Бөекбритания байрагы Британия империясе
Ганновер байрагы (1692-1837) Ганновер
Португалия байрагы Португалия
Гессен байрагы Гессен-Кассель
Брауншвейг байрагы Брауншвейг-Люнебург
Ирокезлар Конфедерациясе байрагы Ирокез кабиләләре конфедерациясе
Россия байрагы Россия (1762)
Гетманлык байрагы Гетманлык
Бенгал субасы
Изге Рим империясе Австрия
Франция байрагы Франция
Россия байрагы Россия империясе(1757 – 1761)[1]
Гетманлык байрагы Гетманлык (1757—1761)[2]
Швеция байрагы Швеция
Саксония
Неаполитания патшалыгы Неаполитания патшалыгы
Сардиния патшалыгы байрагы Сардиния патшалыгы
Сәргаскәрләр
билгесез Пётр Румянцев
Григорий Спиридов
Пётр Салтыков
Яклар көчләре
йөзләрчә мең солдат (түбәндә кара) йөзләрчә мең солдат (түбәндә кара)
Югалтулар
астарак карагыз астарак карагыз

Аурупада төп каршылык Австрия һәм Пруссия арасында Австрия Силезия сугышларында югалткан Силезия җирләре аркасында бара. Шуңа күрә Җидееллык сугышны өченче Силезия сугышы дип тә атыйлар. Беренче (17401742) һәм икенче (17441748) Силезия сугышлары Австрия мирасы өчен сугышның аерым өлешләре булып тора. Швед һисториографиясендә Җидееллык сугыш Померания сугышы дип, Канадада — «Яулап алу сугышы»(ингл. The War of the Conquest) һәм Һиндстанда «Өченче Карнат сугышы» (ингл. The Third Carnatic War) дип атала. Сугышның Төньяк Америкада барган өлешен франк-һинди сугышы дип йөртәләр.

«Җиде еллык» билгеләмәсен сугышка XVIII гасырның 80 нче елларында бирәләр, аңарчы «яңарак булган сугыш» дип сөйләгәннәр.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1757-1761 елларда Россия Пруссиягә каршы коалиция эчендә сугыша, ә 1762 елда Пруссия ягында була. Шул ук 1762 елда Россия сугыштан чыга. Шуңа күрә даталар буенча аермалыклар хасил була, чөнки көнбатыш һисторияграфиясендә Җидееллык сугышны 1756 елдан 1762 елга кадәр дәвам иткән дип санасалар да, рус әсәрләрендә гадәттә 1756-1761 датасы күрсәтелә.
  2. Європейський гетьман. tyzhden.ua. 12 березня, 2010

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү