Яңа Франция (фр. Nouvelle-France) — Төньяк Америкадагы Франция колонияләренең гомуми исеме (1534—1763). Төрле вакытта Яңа Франция үз эченә түбәнәге җирләрне алган:

Яңа Франция
фр. Nouvelle-France

Франция колониясе

1534 — 1763



Байрак Герб
Башкала Квебек
Тел(ләр) француз теле
Дин католицизм
Акча берәмлеге ливр

Тарихы

үзгәртү

1534 елда француз диңгезчесе Жак Картье Канаданы Франция короле милке дип игълан итә. Әмма торак пунктлар булдыру тырышлыклары уңышсыз булып чыга. Чын колонизация 1604 елда гына башлана. 1580 елларда француз сәүдә компанияләре барлыкка килә һәм күннәр белән тәэмин итү өчен контрактлар төзелә. 1605 елда Акадиядә Порт-Руаяль шәһәре (хәзерге Яңа Шотландиядә Аннаполис-Ройал шәһәре) нигезләнә. 1608 елда Шамплен Квебек шәһәренә нигез сала, ул Француз Канадасының башкаласы булып китә. 1642 елның 17 маенда Поль Шомеде де Мезоннёв Монреальга нигез сала.

 
1713 елга кадәр Яңа Франция территорияләре

Яңа Франция чикләренең киңәйүе граф де Фронтенак (1672—1682 елларда губернатор) эшчәнлеге белән бәйле. Аның финанс ярдәме белән Ла Саль 1681—1682 елларда Миссисипиның бөтен озынлыгы буйлап йөзеп чыга һәм аның бөтен үзәнен француз короле милке дип игълан итә.

 
Җиде еллык сугышка кадәр (1756—1763) Яңа Франция территориясе

1718 елда нигезләнгән Яңа Орлеан (фр. Nouvelle-Orléans) яңа Луизиана (ла Сал Франция патшасы Лүдовик XIV хөрмәтенә атаган исем) колониясе башкаласы булып китә.

1737 елда Квебек, Труа-Ривьер һәм Монреаль шәһәрләрен Шмен-ду-Руа патша юлы тоташтыра, ул файдалануга кертелгән вакытта Төньяк Американың иң озын юлы булып торган (Рио-Гранде елгасыннан төньякка).

Халык саны

үзгәртү

Канадада (башлыча Квебекта) 1700—1730 елларда хатын-кыз уртача 8,0 бала тудырган[1]. 1600 елдан 1760 елга кадәр Канадада булган (бер тапкыр кышлап та кайткан[2]) 33 500 французның 6,5 мең кешесе генә монда даими нигездә яшәгән. Массимо Ливи Баччи(ингл.) фикеренчә, бу халык саны Англиянекеннән 4-5 тапкырга һәм Испаниянекеннән 3 тапкырга күбрәк булган ил өчен бик аз сан була. Франциядән күченгән кешеләрнең якынча 19 %ы төрле сәбәпләр аркасында Квебекта нәсел калдырмаган.

Яңа Франциянең төп проблемасы, инглиз колонияләре барлыкка килгәннән бирле, демографик дисбаланс була, аны франко-канад хатын-кызлары арасында бала табуның югары булуы да, колония тирәендәге индеецлар белән катнаш никахларга карата либераль мөнәсәбәт тә хәл итә алмаган. 1689 елга бөтен Яңа Франциядә 14 000 генә ак кеше яшәгән, ә Британиянең күпләп күчеп килгән Яңа Англиядә 200 000-нн артык кеше яшәгән. Берникадәр вакыт хәлне Британия колонияләрендә хөкем сөргән сәяси-административ таркалганлыгы, анда һәр колония чынлыкта аерым колониаль дәүләт булып тора, шулай ук традиция буенча Франциянең Британия империясенә курку белән караган күп санлы индеец кабиләләре белән җылы союз мөнәсәбәтләре коткарган[3]. Яңа Франция күпкә бердәмрәк күренә, бигрәк тә 1713 елда Англия Акадиядә гражданнар сугышы вакытында аның кечкенә көнчыгыш өлешен басып алганнан соң сизелгән. 1688 елгы Данлы революция Англия колонияләренең күпчелегендә тәртипсезлекләргә китерә, һәм бу Яңа Франциянең таркалуын вакытлыча кичектерә. Французларга каршы ачыктан-ачык карашлар, аңлаешлы сәбәпләр аркасында, бары тик чикләр тирәсендәге, Нью-Йорк һәм Массачусетс шәһәрләрендә генә өстенлек итә, аларның халкы төньяк-көнбатышта яңа җирләрне һәм балыкчылык җирләрен яуларга тели[4].

Җиде еллык сугыш вакытында (1756—1763) Яңа Францияне инглизләр басып ала. 1763 елның Париж килешүе буенча Франция Англия һәм (өлешчә) Испания файдасына үз Америка биләмәләреннән баш тарта, Сен-Пьер һәм Микелон утрауларын гына саклап кала.

Мәдәни һәм тел мираслары

үзгәртү

Канаданың Квебегы бүген дә француз теле һәм мәдәнияте өстенлек иткән территория булып кала; Монреаль — дөньяда иң зур француз телле шәһәрләрнең берсе. Француз мәдәни һәм хокукый традицияләре Луизианада да саклана.

Искәрмәләр

үзгәртү