Католицизм, яки католиклык (лат. catholicismus, грек. καθολικός — «гомуми», «барысы өчен дә»; беренче тапкыр чиркәүгә кагылышлы рәвештә «ἡ Καθολικὴ Εκκλησία» термины 110 ел тирәсендә изге Игнатийның Смирна халкына хатында кулланыла һәм Никея Иман билгесендә теркәлә) — тарафдарлар саны буенча христианлыкның иң зур юнәлеше (2012 елда 1 миллиард 214 миллион тирәсе кеше[1]), ул безнең эраның I мең еллыгында Көнбатыш Рим империясе җирләрендә формалаша. Үзен бердәнбер, кафолик, нигезләүчесе һәм Гайсә Мәсих булган чиркәү дип хисаплый.

Католицизм
Сурәт
Кыскача исем kath.
Христианский литургический обряд католический литургический обряд[d]
Әгъзалар саны 1,345 миләрт
Таралыш харитасы
 Католицизм Викиҗыентыкта

Һисториографиядә һәм дин белемендә көнчыгыш христиан чиркәве (православие) белән таркалу-аерылуны 1054 ел белән бәйлиләр. Ләкин Константинополь һәм Рим кафедраларының аралашуның тукталуы V-VI гасырлардан ук башлана, ләкин ул чорда таркалу булмый кала. Католик чиркәвенең күренеп торган башлыгы итеп Изге Тәхетне һәм Ватикан дәүләт-шәһәрен җитәкләүче Рим папасы санала.

Гыйбадәт йоласы төрләре үзгәртү

Католик чиркәвендә берничә йола төре бар: латыйн йоласы, башка көнбатыш йолалары һәм көнчыгыш литургия йолалары.

Тарих үзгәртү

Католик чиркәве Чиркәүнең 1054 елгы Бөек таркалуга кадәр өлешен дә үз тарихы итеп саный.

Католик чиркәве доктринасы буенча, Католик (Галәми) чиркәү «дөнья яратылганнан бирле алдан хәбәр ителгән, Исраил халкының тарихында һәм Иске Гаһедтә алдан әзерләнгән һәм соңгы вакытта нигезләнгән, Изге Рухның таралуыннан килеп чыккан һәм гасырлар ахырында данлы тәмамлануга килеп ирешәчәк».[2]. Һәва йокыда булган Адәмнең кабыргасыннан яратылган кебек, Чиркәү дә Тәредә үлгән Мәсихнең чәнчеп үтелгән йөрәгеннән туган[3].

Чиркәүнең дини өйрәтмәләре апостол чорларына барып тоташа (I гасыр).

Таралыш үзгәртү

 
Католикларның дөньяда таралышы

Католик чиркәве – дин тотучылар саны буенча христианлыкның иң зур тармагы. 2012 ел мәгълүматлары буенча, җир йөзендә 1,214 млрд католик бар.

Католиклык күп кенә Европа илләрендә (Италия, Франция, Испания, Португалия, Австрия, Бельгия, Литва, Польша, Чехия, Маҗарстан, Словакия, Словения, Хорватия, Ирландия, Мальта һ.б.) киң таралган. Европадагы 21 дәүләттә католиклар халыкның күпчелеген, ә Алмания, Нидерландлар һәм Швейцариядә – ярты өлешен тәшкил итәләр[4]. Көнбатыш ярымшарында католиклык Көньяк һәм Үзәк Америкада, Мексика, Куба, Канада һәм АКШта киң таралган.

Азиядә католиклар Филипинда һәм Көнчыгыш Тиморда өстенлек итәләр, католиклар шулай ук Вьетнам, Көньяк Корея һәм Кытайда таралган.

Якын Көнчыгышта католиклар Лөбнанда күп (маронитлар һ.б.)

Африкада, төрле исәпләүләр буенча, 110 – 175 миллион тирәсе католик яши[5].

Россиядә 426 католик мәхәлләсе бар[4], шуның чирегендә гыйбадәтханәләр юк. Россиядә католикларның саны 200 меңнән бер миллион ярым тирәсендә дип әйтелә.

Татарстанда ике католик мәхәлләсе бар. Казан мәхәлләсе Изге Тәренең Күтәрелүе чиркәвендә урнашкан. Чаллыдагы Изге Архангел Рафаил мәхәлләсенең гыйбадәтханәсе юк.

Грек католиклыгы (яки византия йоласы католиклыгы) белоруслар, словаклар, венгрлар, румыннар, украиннар, русиннар һәм Сүрия, Лөбнан һәм АКШ мелькитлары; шулай ук бик аз санда албаннар, греклар, болгарлар, хорватлар һәм урыслар арасында таралган. Башка көнчыгыш йола католиклары Һиндстанда, Якын Көнчыгышта, Мисырда, Хәбәшстанда, Эритреядә, Гыйракта һәм диаспорада яши.

Дини өйрәтмәләр үзгәртү

Дини өйрәтмәләр системасы Изге Язмага һәм үз эченә Дөнья җыеннары карарларын алган Изге Риваятькә нигезләнә. Диннең төп нигезләмәләре Католик чиркәве катехизисында теркәлгән, ә кануни хокук махсус кодекста системалаштырылган.

Католик чиркәвендә Изге Язма белән бергә эчке хокук чыганагы булган Изге Риваятькә апостолларның һәм Дөнья җыеннарының кагыйдәләре, чиркәү тарафыннан көйләнгән литургия текстлары, Чиркәү Аталарының дини тәгълимат буенча әсәрләре, изгеләрнең тәрҗемәи хәлләре һәм чиркәү гореф-гадәтләре керә.

Католик чиркәвендә җиде тылсымлы йола (таинство, мистерия) бар:

Дини тәгълимат үзенчәлекләре үзгәртү

Католик Чиркәвенең дини тәгълиматында аны башка христиан конфессияләреннән аерып тора торган доктрина нигезләмәләре бар:

  • филиокве – Изге Рухның Атадан да, Улыннан да чыгуы турында догмат;
  • Мәрьям Ананың гыйффәтле яралуы һәм исән килеш күккә ашуы турында догмат;
  • Чистару урыны (пургаториум) хакында өйрәтмә;
  • индульгенцияләр хакында өйрәтмә;
  • Изге Анага (Мәрьям) хөрмәт күрсәтүнең киң таралуы;
  • шәһитләр, изгеләр һәм әүлияләрне хөрмәтләү (Аллага гына тиешле табынуны һәм изгеләрне хөрмәтләүне аерып караган хәлдә);
  • Рим әрхәрәенең апостол Петрның варисы буларак бөтен Чиркәү өстеннән монархик хакимиятен урнаштыру;
  • православ җирле чиркәүләренең мохтариятеннән аермалы буларак, чиркәү оешмасының үзәкләшкән булуы;
  • Рим папасының иман һәм әхлак мәсьәләләрендә өйрәтмәсенең хатасыз булуы;
  • никах мистериясе – тылсымлы йоласы – туктатыла алмый; бары тик никах дөрес түгел дип танып була.

Латыйн йоласының үзенчәлекләре үзгәртү

  • Никея-Константинополь иман билгесенә филиоквены («һәм Улыннан») өстәү;
  • руханиларның мәҗбүри целибаты;
  • чукыну, күпчелек очракта, башка су сибүдән, суга керүдән түгел;.
  • конфирмация бары әрхәрәй тарафыннан гына башкарыла (гади рухани өчен бик сирәк вакытта рөхсәт ителә);
  • евхаристия өчен төче икмәк куллану;
  • гади кешеләргә Мәсихнең Тәне яки Тәне һәм Каны белән, руханиларга Каны һәм Тәне белән генә евхаристия үткәрү;
  • чукынганда сулдан уңга таба һәм биш бармак белән чукыну.

Чиркәүдән чыгару үзгәртү

Католиклыкта Чиркәүдән автоматик (ipso facto) чыгару мөмкинлеге бар. Ул түбәндәге эшләр өчен:

  1. җәмәгать алдында диннән (иманнан) ваз кичү;
  2. католик чиркәве өйрәтмәсенә туры килми торган карашларны пропагандалау;
  3. Изге Евхаристиягә ышанмау

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек.

Сылтамалар үзгәртү