Көньяк Корея
Көньяк Корея, рәсми атамасы Корея Җөмһүрияте (кор. 대한민국 [tɛːhanminɡuk̚] тэха́н мингу́к) — Көнчыгыш Азиядә, Корея ярымутравында урнашкан дәүләт. Рәсми атамасы Корея Җөмһүрияте булса да, гадәттә Көньяк Корея исеме ешрак кулланыла.
| |||||
Шигарь: «кор. 널리 인간 세계를 이롭게 하라?, 弘益人間? (Кешелеккә файда китерү )» | |||||
Корея Җөмһүрияте милли һимны | |||||
![]() | |||||
Нигезләнгән | 1948 ел | ||||
Рәсми тел | корей теле | ||||
Башкала | Сеул | ||||
Идарә итү формасы | президент җөмһүрияте | ||||
Президент Премьер-министр |
Мун Чжэ Ин Ли Нак Ён[1] | ||||
Мәйдан • Барлыгы • су өслеге проценты |
99,720[2] км² 0,3 | ||||
Халык саны • Бәя • Халык тыгызлыгы |
51 466 201 (2017)[3] | ||||
ТЭП • Барлыгы • Кеше башына |
|||||
ТЭП (номинал) • Барлыгы • Кеше башына |
1 810 955 871 381 $[5] һәм 1 665 245 538 595 $[5] $ | ||||
КПҮИ (2013) | ![]() | ||||
Акча берәмлеге | Көньяк Корея вонасы (KRW) | ||||
Интернет-домен | .kr .한국 | ||||
ISO коды | KR | ||||
ХОК коды | KOR | ||||
Телефон коды | +82 | ||||
Сәгать кушаклары | KST[d], UTC+09:00 һәм Азия/Сеул[d][7] | ||||
Җини коэффициенты | 0,311 ± 0,001 һәм 31,4[8] | ||||
Балигъ булу яше | 19 яшь[9] |
Көньяк Корея Корея ярымутравының көньяк өлешендә урнаша. Көнбатышта ярымутрау Сары диңгез, көнчыгышта Япон диңгезе, көньякта Корея бугазы һәм Көнчыгыш-Кытай диңгезе тарафыннан юыла. Илнең гомуми мәйданы — 99 617,38 км².
Административ яктан Корея 1 махсус статуслы шәһәргә, 9 провинциягә һәм 6 провинция хокуклы шәһәргә бүленә. Үз чиратында алар кечерәк административ берәмлекләргә бүленә.
Халык саны — 48 846 823 кеше (2006). Халыкның абсолют күпчелеге — кореялеләр. Төп дин — традицион буддизм.
Тарих Үзгәртү
Ярты гасыр буе япон колонизаторлары изүе астында яшәгән ярымутрау азат ителгәч, 1945 елда аның төньягы – совет, көньягы АКШтәэсирендә кала. Сәяси котыплар аермалыгы искиткеч зур булуы аркасында 1948 елда Корея ике дәүләткә аерыла. Төньягы — социалистик, көньягы капиталистик үсеш юлын сайлый. 1950 елда Төньяк белән Көньяк арасында купкан гражданнар сугышына дөньяның күп илләре җәлеп ителә. Канкойгыч сугыш 1953 елда тәмамлангач, көньяклар Көнбатыш үсеш юлын сайлый.
1960 еллар ахырында ике ил арасында киеренкелек көчәйгәч, Көньяк Корея 1972 елда Бөек Корея стенасы төзи. Әлеге мәһшүр стена ярымутрауны буйдан-буйга кисеп үтә. 240 чакрымга сузылган корылма бары тик бер урында 10 километр арага өзелә. Әлбәттә, ул урыннарда да тычкан да үтә алмаслык тимерчелтәр корылган. Танкка каршы тора алырлык итеп төзелгән бу корылманы миллионнан артык кораллы солдат саклый. Көньяк Кореяга 32 млрд. вонга (аларның акча берәмлеге) төшкән бу стенаны төзүгә 800 мең тонна цемент, 200 мең тонна тимерарматура, 3,5 млн. тонна ком һәм комташ киткән. Аның җир астындагы нигезе 3 метрга, биеклеге 3тән алып урыны белән 5 метрга, киңлеге нигезендә 10нан алып 19 метрга кадәр җитә.
Югары власть даирәләрендә каршылыклар һәм сәяси низаглар бетерелгәч, 1992 елда беренче президент сайлангач, Көньяк Корея Азия континентының иң ярлы иленнән куәтле, икътисади алга киткән дәүләтенә әверелә. Тарих бер үк мәдәниятнең ирекле булганда уңышлы үсүен, ә тоталитар дәүләт кысаларына куып кертелгән КХДР сыман илнең алга китә алмавын ачык күрсәтте. Бөтен дөньяда 70 млн. нан артык кореяле саналып, шуның 50млн.ы Көньяк Кореядә яши. Халыкның социаль якланганлыгы ышанычлы булгач, ил үсеше бары тик соклану хисләре генә тудыра. Кореялеләрдә гаиләгә, үз дәүләтенә карата сөю, коллективизм, патриотизм хисләре нык.
Эре шәһәрләр Үзгәртү
Сеул Пусан |
Урын | Шәһәр | Исем | Халык саны | Урын | Шәһәр | Провинция | Халык саны | Инчон Тегу |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Сеул | Сеул | 10,143,164 | 11 | Соңнам | Кьоңги | 980,004 | ||
2 | Пусан | Пусан | 3,526,648 | 12 | Йоңъин | Кьоңги | 942,425 | ||
3 | Инчон | Инчон | 2,882,047 | 13 | Пучон | Кьоңги | 863,344 | ||
4 | Тегу | Тегу | 2,501,823 | 14 | Ансан | Кьоңги | 713,571 | ||
5 | Теҗон | Теҗон | 1,533,497 | 15 | Чоңҗу | Төньяк Чуңчоң | 673,330 | ||
6 | Кваңҗу | Кваңҗу | 1,473,529 | 16 | Җонҗу | Төньяк Җолла | 650,676 | ||
7 | Ульсан | Ульсан | 1,157,199 | 17 | Намъяңҗу | Кьоңги | 619,724 | ||
8 | Сувон | Кьоңги | 1,151,619 | 18 | Анъяң | Кьоңги | 607,354 | ||
9 | Чаңвон | Кьоңги | 1,082,896 | 19 | Чонан | Визин | 591,799 | ||
10 | Гояң | Көньяк Кьоңсаң | 993,411 | 20 | Һвасоң | Кьоңги | 530,567 | ||
[10] |
Административ бүленеш Үзгәртү
Исем | Хангыль | Һанҗа | Халыкc | |
---|---|---|---|---|
Махсус шәһәр | ||||
Сеул | 서울특별시 | 서울特別市b | 10,143,645 | |
Турыдан-туры буйсынучы шәһәрләр | ||||
Пусан | 부산광역시 | 釜山廣域市 | 3,527,635 | |
Дегу | 대구광역시 | 大邱廣域市 | 2,501,588 | |
Инчон | 인천광역시 | 仁川廣域市 | 2,879,782 | |
Кваңҗу | 광주광역시 | 光州廣域市 | 1,472,910 | |
Теҗон | 대전광역시 | 大田廣域市 | 1,532,811 | |
Улсан | 울산광역시 | 蔚山廣域市 | 1,156,480 | |
Махсус үзидарәле шәһәр | ||||
Сеҗоң | 세종특별자치시 | 世宗特別自治市 | 122,153 | |
Провинцияләр | ||||
Кьоңги | 경기도 | 京畿道 | 12,234,630 | |
Гаңвон | 강원도 | 江原道 | 1,542,263 | |
Төньяк Чуңчоң | 충청북도 | 忠淸北道 | 1,572,732 | |
Көньяк Чуңчоң | 충청남도 | 忠淸南道 | 2,047,631 | |
Төньяк Җолла | 전라북도 | 全羅北道 | 1,872,965 | |
Көньяк Җолла | 전라남도 | 全羅南道 | 1,907,172 | |
Төньяк Кьоңсаң | 경상북도 | 慶尙北道 | 2,699,440 | |
Көньяк Кьоңсаң | 경상남도 | 慶尙南道 | 3,333,820 | |
Махсус үзидарәле провинция | ||||
Җеҗу | 제주특별자치도 | 濟州特別自治道 | 593,806 |
Дин Үзгәртү
Көньяк Кореядә төп дин булып Христианлыкның протестантлык һәм католиклык агымнары (бөтен халыкның 27,7% ы), буддизм (15,5 %), конфуцийчылык (0,15%) һәм шаманлык тора.
Сылтамалар Үзгәртү
- Көньяк Корея(үле сылтама) // Өмет гәз.
- Президент администрациясе 2013 елның 22 июль көнендә архивланган.
- Парламент
Искәрмәләр Үзгәртү
- ↑ Парламент Республики Корея утвердил Ли Нак Ёна на посту премьера. ТАСС, 30.05.2017
- ↑ The World Factbook, archived from the original on 2015-07-03, retrieved 2015-03-05
- ↑ 3,0 3,1 база данных Всемирного банка — Бөтендөнья банкы.
- ↑ 4,0 4,1 Международный валютный фонд (апрель 2008)
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CD — Бөтендөнья банкы.
- ↑ Human Development Report 2013. United Nations. әлеге чыганактан 2014-10-06 архивланды. 2013-03-14 тикшерелгән.
- ↑ 7,0 7,1 7,2 https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/asia
- ↑ 8,0 8,1 https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
- ↑ 9,0 9,1 민법
- ↑ [1].