Корея ярымутравы

Корея ярымутравы (кор. 조선반도, 한반도 — Чосон бандо, Һан бандо) — Көнчыгыш Азиядә, Япон диңгезе белән Сары диңгез арасында урнашкан ярымутрау.

Корея ярымутравы
38°00′00″ т. к. 127°30'00" кч. о. (G) (T)
Юа торган акваторияләрЯпон диңгезе, Корея бугазы, Сары диңгез
Мәйдан150 00 км²
ИлләрКХДҖ КХДҖ
Корея Җөмһүрияте Корея Җөмһүрияте
Корея ярымутравы (Азия)
 Корея ярымутравы Викиҗыентыкта

Мәйданы 150 мең км². Төньяктан көньякка озынлыгы 1100 км чамасы, уртача киңлеге 300 км. Корея ярымутравында Корея Җөмһүрияте вә КХДҖның зур өлеше урнашкан. Ярымутрау кыйтга белән Корея муентыгы аркылы тоташкан.

Рельефы, әсасән, таулы, үзәк өлешендә — тәбәнәк таулыклар, көнбатышта — түбәнлек. Иң биек урыны — Көнчыгыш Корея тауларындагы Чирисан тавы (1915 м). Көнчыгыш ярлары аз ергаланган, көнбатыш һәм көньякта култык вә бухталар күп.

Климаты уртача, муссонлы, көньякта субтропик. Гыйнварның уртача температурасы төньякта —21° дан көньякта 4° га кадәр, июльнеке 22…26°. Елына 900–1500 мм явым ява. Елгалары күп сулы, иң мөһимнәре: Амноккан, Туманган, Кимган һ.б. Яфраклары коела торган киң яфраклы һәм мәңге яшел субтропик урманнар (көньякта) белән капланган.

Үзәннәрдә дөге, кытай борчагы, мамык чәчүлекләре бар. Файдалы казылмалардан вольфрам, графит, магнезит очрый. Милли парклар бар.