Корея Халык Демократик Җөмһүрияте

(КХДҖ битеннән юнәлтелде)


Корея Халык Демократик Җөмһүрияте (кор. 조선 민주주의 인민 공화국) КХДҖ, Төньяк Кореякөнчыгыш Азиядә, Корея ярымутравының төньяк өлешендә урнашкан дәүләт. Төньякта Кытай белән, төньяк-көнчыгышта Россия белән чиктәш. Көньякта Корея Җөмһүрияте белән чикләшә һәм аннан хәрбиләшсездерелгән зона белән аерылып тора. Көнбатышта аны Сары диңгез, көнчыгышта Япон диңгезе сулары юа. Башкаласы – Пхеньян шәһәре.

Корея Халык Демократик Республикасы
Байрак
Илтамга
Башкала Пхеньян
Халык саны 25 490 965 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 9 сентябрь 1948 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+09:00
Рәсми тел кәрия теле
География
Мәйдан 120,540 км²
Координатлар 40°N 127°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Ким Чен Ын
Карта
Икътисад
Акча берәмлеге КХДҖ воны
Туу күрсәткече 1.979 (2014)[1]
Яшәү озынлыгы 71.685 ел (2016)[2]
Джини коэффициенты 31 (2007)
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 220 вольт,[3] 110 вольт[3]
Телефон коды +850
ISO 3166-1 коды KP
ХОК коды PRK
Интернет домены .kp

КХДҖ 1948 елның 9 сентәбрендә, 1948 елның 15 aугыcында Корея Җөмһүрияте игълан ителгәч, халык демократик җөмһүрияте буларак төзелә. Рәсми идеология булып чучхе идеялары тора, аны төзүчеләре – Ким Ир Сен һәм Ким Чен Ир — «игътибар фокусында кеше торучы фәлсәфи идеология» дип билгелиләр. Хакимият Бөек Җитәкче (рәсми титул) Ким Чен Ын җитәкчелегендәге Корея хезмәт фиркасы кулында.

Административ бүленеш үзгәртү

# Исем Корейча Үзәк
Башкала (чикһалси, 직할시)
1 Пьоңъяң 평양직할시
Махсус шәһәр (тыкбъолси, 특별시)
2 Расон 라선특별시
Провинцияләр (дo, 도)
3 Көньяк Пьёңан 평안남도 Пьоңсоң
4 Төньяк Пьёңан 평안북도 Синыйҗу
5 Чагаң 자강도 Каңъе
6 Көньяк Һваңһе 황해남도 Һеҗу
7 Төньяк Һваңһе 황해북도 Саривон
8 Каңвон 강원도 Вонсан
9 Көньяк Һамйоң 함경남도 Һамһың
10 Төньяк Һамйоң 함경북도 Чоңҗин
11 Яңгаң 량강도 Һесан

Дәүләт корылышы үзгәртү

КХДҖ — социалистик дәүләт. Гамдәләге Конституция 1972 елның 27 дᴎкәбеpдә кабул ителгән. Түбәндәге хакимият органнары эш итәләр: Югары халык мәҗлесе һәм аның Даими шурасы, Саклану ᴋәмититы, Министралар кабинеты, җирле халык мәҗлесләре һәм халык ᴋәмититлары. Президент вазифасы һәм Үзәк халык ᴋәмититы юкка чыгарылган. Аларның вәкаләтләре ЮХМ һәм аның Даими шурасына бүлеп бирелгән һәм өлешчә Министрлар кабинетына тапшырылган. Саклану ᴋәмититы рәисе — иң югары дәүләт вазифасы.

Икътисад үзгәртү

Төп экспорт партнерлары (2014) — Кытай (86%), Һиндстан (2,2%), Пакстан (1,3%), Африка илләре (2,8%), Көньяк Америка илләре (2,1%), Яypyпa илләре (2%), Төньяк Америка илләре (1,3%).[8] Экспортлана торган товарлар — күмер брикитлары (экспортның 33%), кием-салым (пәлтәләр, кәчтүмнәр, аᴙк тyбыкалар, һ.б.н. — 26%), тимер рудасы (6,2%), моллүсклар (3,7%), чикләвекләр (3,4%), кургаш рудасы (1,7%), чуен (1,7%), изоләцияләнгән чыбыклар (1,3%), көмеш (1,2%).[9]

Төп импорт партнөрлары — Кытай (88%), Таиланд (2,7%), Россия (2,1%), Һиндстан (1,9%), Сингапур (1,2%).[10] Импортлана торган таварлар — машиналар һәм җиһзалар (тапшыру җиһазлары, видеокүрәкләр (видеодисплейлар), санаклар, элетктр трансфрмaтьıpлар, суыткычлар, телефоннар, изоләцияләнгән чыбыклар, төзелеш машиналары, һ.б.н. — 19%), тикстил эшләнмәләре (синтетик, трикотаж, ворс тукымалары, ватин, һ.б.н. — 19%), металлар (аккургаш, тышланган тасмасыман тимер, кызган килеш прокатланган тимер, һ.б.н. — 8%), минераль мәхсулатлар (7,2%), транспорт чаралары (6,3%), яшелчәләр (5,4%), химик мәхсулатлар (5,2%), азык-төлек (5,2%), хайван һәм яшелчә мәхсулатлары (3,1%), ташлар һәм пыяла (2,1%), кәгазь (1,8%), аяк һәм баш киемнәре (1,7%).[11]

Транспорт үзгәртү

Йөкләрнең 90% якыны һәм пасажирларның 80% тимер юллар аша ташыла. Тимер юллар озынлыгы — 5 200 км, автомобил юллар озынлыгы — 25 554 км. Диңгез сәүдә флоты тоннажы 709 мең тонна дедвейт. Диңгез портлары: Вонсан, Чоңҗин, Нампо, Расон һәм Һамһың. Бердәнбер халыкара аэропорт Пхеньянда урнашкан.

Дин үзгәртү

Ил рәсми рәвештә атеистик милләт булып санала, әмма ил халкының якынча 16 % ы — Корея шаманизмын, 14 % ы — Хондоизмны, 4,5 % ы — Буддизмны һәм 1,5 % ы христиан динен куллана, дип хәбәр ителә[12]. Pew Research Center тикшеренү үзәге бәяләвенчә, Төньяк Кореядә 1990 елда 1000, 2010 елда 3000 мөселман булган[13].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. 3,0 3,1 Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. (миноритар фиркаләр белән)
  5. Census.gov (2013). Country Rank. Countries and Areas Ranked by Population: 2013. U.S. Department of Commerce. әлеге чыганактан 2013-05-09 архивланды. 2013-05-09 тикшерелгән.
  6. North&countryCode=kn&regionCode=eas&rank=48#kn World Population rankings 2015 елның 10 сентябрь көнендә архивланган., CIA World Factbook
  7. Filling Gaps in the Human Development Index. United Nations ESCAP. әлеге чыганактан 2011-10-05 архивланды. 2015-02-27 тикшерелгән.
  8. http://atlas.media.mit.edu/en/visualize/tree_map/hs92/export/prk/show/all/2014/
  9. http://atlas.media.mit.edu/en/visualize/tree_map/hs92/export/prk/all/show/2014/
  10. http://atlas.media.mit.edu/en/visualize/tree_map/hs92/import/prk/show/all/2014/
  11. http://atlas.media.mit.edu/en/visualize/tree_map/hs92/import/prk/all/show/2014/
  12. North Korea Religion, Economy and Politic(ингл.)s
  13. Table: Muslim Population by Country(ингл.)