Аккургаш (лат. Stannum, Sn) — Менделеевның периодик таблицасының 5 период, 14 төркем элементы. Тәртип номеры - 50. Җиңел металлар төркеменә карый.Нормаль шартларда аккургаш сыгылмалы, чүкелүчән, җиңел эрүчән көмеш-ак төстәге ялтыравыклы металл. Аккургаш өч аллотропик модификациядә була:  13,2 °C түбән температурада алмас куб рәшәткәле тотрыклы α-аккургаш (соры кургаш), 13,2 °C югарырак температурада тетрагональ рәшәткәле β-аккургаш (аккургаш). γ-кургаш —  161°C—232  градуслар интервалында барлыкка килә.

Аккургаш
Сурәт
Масса 118,71 ± 0,007 м.а.б.[1]
Төс Көмеш төс
Илиминт симвылы Sn[2]
Химик фурмула Sn[3]
SMILES фурмуласы [Sn][3]
Атым саны 50[4]
Иликтер кирелеге 1,96
Ионный радиус 0,55 ангстрем[5], 0,69 ангстрем[5] һәм 0,81 ангстрем[5]
Стандартная молярная энтропия 44,1 ± 0,05 Дж / (моль·К)[6]
Тыгызлык 7,28 ± 0,01 кубик смга ... грамм
Эрү температурасы 449 ± 0 ℉ һәм 231,9 °C[7]
Кайнау ноктасы 4545 ± 1 ℉ һәм 2507 °C[8]
Бу басымы 0 ± 1 мм.рт.ст.
Куркынычсызлык классификациясе һәм билгеләнеше CLP[d][9]
PGCH куды 0613
Мөмкин булган тәэсирнең уртача вакыт чиге 2 ± 1 mg/m³
IDLH 100 ± 10 mg/m³
Commons-logo.svg Аккургаш Викиҗыентыкта

СимволыҮзгәртү

Аккургаш элементының символы - Sn (Станнум дип укыла).

ТарихыҮзгәртү

Кургаш кешелеккә б.э.к. IV мең еллыктан ук билгеле булган. Аккургаш б.э.к. III гасыр соңында һәм уртасында кулланылган кургашлы бронза компоненты булып тора.

Тәбигатьтә таралышыҮзгәртү

Кургаш — сибелеп таралган сирәк элементларның  берсе. Җир кабыгында таралуы буенча кургаш 47-че урынны били. Кларк саны буенча  2×10−4 алып 8 ×10−3 % кадәр масса тәшкил итә. Составында аккургаш булган төп минерал — касситерит (кургаш ташлары) SnO2, аның составында 78,8 проценты аккургаш бар. Станнин (аккургаш колчеданы) — Cu2FeSnS4 (27,5 % Sn) тәбигатьтә сирәгрәк очрый.

ЯтмаларыҮзгәртү

Дөньяда аккургаш ятмалары Кытай Халык Республикасы һәм Көньяк-Көнчыгыш Азияла — Индонезия, Малайзия һәм Таиланд илләрендә. Иң зур ятмалар, шулай ук Көньяк Америкада (Боливия, Перу, Бразилия) һәм Австралиядә.

Рәсәй Федерациясендә аккургаш ятмалары Хабаровск краенда[10], Чукот автономияленда, Приморье краенда (Кавалеровский районы), Саха Республикасында һәм башка районнарда урнашкан.

КуллануҮзгәртү

Титан җитештерүдә аккургаш легирлаучы металл буларак кулланыла. Аккургаш двуокисе оптик пыяла эшләүдә абразив материал буларак кулланыла. Бу металл химик электр тогы чыганакларында, аккумуляторларда кулланыла.

Сүрәтләр галереясеҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Meija J., Prohaska T., Coplen T. B. et al. Atomic weights of the elements 2005 (IUPAC Technical Report) // Pure and Applied ChemistryIUPAC, 2016. — ISSN 0033-4545; 1365-3075; 0074-3925doi:10.1515/PAC-2015-0305
  2. Wieser M. E., Coplen T. B., Wieser M. Atomic weights of the elements 2009 (IUPAC Technical Report) // Pure and Applied ChemistryIUPAC, 2010. — ISSN 0033-4545; 1365-3075; 0074-3925doi:10.1351/PAC-REP-10-09-14
  3. 3,0 3,1 Tin powder
  4. Менделеевның периодик таблицасы — 1869.
  5. 5,0 5,1 5,2 (unspecified title)ISBN 0-8493-0485-7
  6. https://chem.libretexts.org/Bookshelves/General_Chemistry/Book%3A_ChemPRIME_(Moore_et_al.)/16%3A_Entropy_and_Spontaneous_Reactions/16.06%3A_Standard_Molar_Entropies
  7. The Merck Index - An Encyclopedia of Chemicals, Drugs, and Biologicals (English)Уайтхаус-Стейшен: Merck & Co., 1996.
  8. The Merck Index - An Encyclopedia of Chemicals, Drugs, and BiologicalsУайтхаус-Стейшен: Merck & Co., 1996.
  9. Паспорт безопасности химической продукции
  10. Home. Tin Resources. әлеге чыганактан 2017-03-13 архивланды. 2016-12-11 тикшерелгән.