Фермий
| ||||
---|---|---|---|---|
Атом номеры | 100 | |||
Матдәнең тышкы күренеше | ||||
Атомның үзлекләре | ||||
Атом массасы (моляр масса) |
[257,0951] а. м. б. (г/моль) | |||
Атом радиусы | пм | |||
Ионлаштыру энергиясе (беренче электрон) |
кДж/моль (эВ) | |||
Электрон конфигурациясе | ||||
Химик үзлекләре | ||||
Ковалент радиусы | пм | |||
Ион радиусы | пм | |||
Электр тискәрелеге (Полинг буенча) |
||||
Электрод потенциалы | ||||
Оксидлашу дәрәҗәсе | ||||
Матдәнең термодинамик үзлекләре | ||||
Тыгызлык | г/см³ | |||
Моляр җылы сыешлыгы | Дж/(K·моль) | |||
Җылы үткәрүчелек | Вт/(м·K) | |||
Эрү температурасы | K | |||
Эрү җылылыгы | кДж/моль | |||
Кайнау температурасы | K | |||
Парга әйләнү җылылыгы | кДж/моль | |||
Моляр күләм | см³/моль | |||
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе | ||||
Рәшәткә төзелеше | ||||
Рәшәткә параметрлары | Å | |||
Дебай температурасы | K |
Фермий (лат. Fermium, Fm) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период элементы. Тәртип номеры - 100. Радиоактив трансуран, актиноидлар төркеменә карый. Плутонийдан авыррак башка элементлар кебек, табигатьтә табылмый, бөтен билгеле изотоплары ясалма юл белән алынган.
Символы
үзгәртүФермий элементының символы — Fm (Фермий дип укыла).
Тарихы
үзгәртүБу трансуран элемент 1953 елда көтмәгәндә диярлек ачылган. 1952 елның ноябрендә Тын океан утрауларының берсендә АКШ галимнәре зур масштаблы термотөш шартлатуы («Майк» операциясе) үткәрәләр. Бу шартлау продуктларының кайсыберләре шартлау болыты аша очучы пилотсыз очкычларга куелган кәгазь фильтрлар белән тотыла, калган өлеше шартлау урыны янындагы чокырга төшә. Ике продукт та АКШ-ының берничә лабораториясендә анализланган. Чокырда бик югары молекуляр массадагы уран атомнары табыла, чөнки уран шартлау вакытында шунда ук 17 нейтронга кадәр эләктереп ала[1].
Эниветок атоллында үткәрелгән беренче термотөш шартлавыннан соң калган тузаннан беренче тапкыр фермийны 1952 елның азагында америкалы А. Гиорсо һәм Лос-Аламо лабораториясенең башка галимнәре аерып алган 255Fm изотобы рәвешендә алынган.
Исеменең килеп чыгышы
үзгәртүИсеме Италия-Америка физигы Энрико Ферми хөрмәтенә бирелгән.
Чыгарып алу
үзгәртүФермийны циклотронда алу барышында торий, уран яки плутоний ионнары максатларын неон, кислород яки углерод ионнары белән нурландырып алалар. Фермий алуның икенче ысулы булып атом реакторында плутоний, кюрий яки калифорний изотоплары катнашмасы нейтроннары белән нурландыру тора. Иң зур күләмнәрдә, елына 109 атом, 257Fm изотобы җитештерәләр[2]. Бөтен билгеле фермий изотоплары радиоактив агулы.
Куллану
үзгәртүFm атомнарынан максатлар атом физикасында авыррак элементлар алу өчен кулланыла.
Сылтамалар
үзгәртү- Фермий на Webelements
- Фермий в Популярной библиотеке химических элементов 2020 елның 30 июнь көнендә архивланган.
Чыганаклар
үзгәртү- Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source.(ингл.)
- IUPAC Standard Atomic Weights Revised 2008 елның 5 март көнендә архивланган. (2005).(ингл.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Фермий, Fermium, Fm (100)
- ↑ . — Т. 5. — ISBN 5-85270-310-9.