Уран (химик элемент)

(Уран (элемент) битеннән юнәлтелде)
ПротактинийУран / Uranium (U) Нептуний
Атом номеры 92
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
238,02891 (3) а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы пм
Ион радиусы пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 18,97 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек Вт/(м·K)
Эрү температурасы K
Эрү җылылыгы 1132,4 кДж/моль
Кайнау температурасы 3818 K
Парга әйләнү җылылыгы кДж/моль
Моляр күләм см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрлары Å
Дебай температурасы K

Уран (лат. Uranium, U) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период элементы. Тәртип номеры - 92. Атом массасы — 238,029; актиноидларга карый. Уранда радиоактив элементлар аз, тотрыклы изотоплары юк. Аның иң киң таралган изотобы уран-238 (146 нейтронлы, табигый уранда 99,3 % тәшкил итә) һәм уран-235 (143 нейтронлы, табигый уранда нисбәте 0,7204 %).

Символы үзгәртү

Уран элементының символы — U (Уран дип укыла).

Тарихы үзгәртү

Уран 1789 елда Клапрот Мартин Генрих тарафыннан ачыла. Клапрот аны яңа элемент тип исәпләп, Уран планетасы хөрмәтенә шундый исем бирә.

Уран илле ел металл дип исәпләнеп йөри. 1841 елда гына француз химигы Эжен Пелиго (1811—1890) металлга охшаш ялтыравыклы булса да, Клапрот уран элемент түгел, UO2 оксиды дип исбатлый. 1840 елда Пелиго гади матдә уранны аерып ала һәм аның атом авырлыгын билгели.

Уранны өйрәнүдә киләсе мөһим адымны 1874 елда Д. И. Менделеев ясый. Ул үзе эшләгән периодик системасына таянып, уранны таблицасының иң ерак шакмагына урнаштырган. Элек уранның атом авырлыгын 120-гә тигез дип санаганнар. Менделеев бу микъдарны ике тапкыр арттыра. 12 елдан соң аның фикере немец химигы Циммерман (J. Zimmermann) тәҗрибәләре белән раслана[1].

1896 елда, уран тикшергәндә, француз галиме Антуан Анри Беккерель очраклы рәвештә радиоактив таркалуны (радиоактивный распад) ача.

Табигатьтә үзгәртү

 
Уран рудасы

Уран — күп санда очрый торган иң зур номерлы элемент. Җир кабыгы тәшкиләтенең 0,00027 % (авырлыгы) тәшкил итә, диңгез суында концентрациясе — 3,2 мкг/л (башка мәглүмат буенча, 3,3·10-7 %). Литосферада уран нисбәте 3 яки 4 ·10−4%[2] дип бәяләмә бирелә.

Уран чыгарган илләр үзгәртү

Ятма атамасы Илдә Запасы, т Оператор ятмасы эшли башлаган
1 Төньяк Хорасан Казакъстан 200 000 Казатомпром 2008
2 Мак-Артур-Ривер Австралия  Австралия 160 000 Cameco 1999
3 Сигара-Лейк Канада  Канада 135 000 Cameco
4 Көньяк Эльконское Русия  Русия 600 112 Атомредметзолото
5 Инкай Казакъстан 900 75 Казатомпром 2007
6 Стрельцовский Русия  Русия 50 000 Атомредметзолото
7 Зоовч Овоо Монголия  Монголия 50 000 AREVA
8 Моинкум Казакъстан 700 43 Казатомпром, AREVA
9 Мардая Монголия  Монголия 22 000 Resources Khan, Атомредметзолото, Монголия Хөкүмәт
10 Ирколь Казакъстан 18 900 Казатомпром, China Guangdong Nuclear Power Co 2009
11 Сары Су Украина  Украина 12 000 ВостГок 1959
12 Олимп-Дэм Австралия  Австралия 1988
13 Россинг Намибия 1976
13 Доминион Көньяк Африка Җөмһүрияте 2007
13 Рейнджерс Австралия  Австралия 1980

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Grenthe I., Drożdżyński J., Fujino T., Buck E. C., Albrecht-Schmitt T. E., Wolf S. F. Uranium. әлеге чыганактан 2012-01-18 архивланды. 2022-11-17 тикшерелгән.
  2. Гайсинский М., Адлов Ж. .

Әдәбият үзгәртү

  • Handbook of chemistry and physics / Editor-in-Chief David R. Lide. — 84th edition 2003-2004. — CRC Press, 2004.
  • Emsley, John. Uranium // Nature's Building Blocks: An A to Z Guide to the Elements(ингл.). — Oxford: Oxford University Press, 2001. — P. 476—482. — ISBN 978-0-19-850340-8.
  • Seaborg, Glenn T. Uranium // The Encyclopedia of the Chemical Elements(ингл.). — Skokie, Illinois: Reinhold Book Corporation, 1968. — P. 773—786.

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү