РезерфордийДубний / Dubnium (Db) Сиборгий
Атом номеры 105
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
[262,1138] а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы пм
Ион радиусы пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык г/см³
Моляр җылы сыешлыгы Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек Вт/(м·K)
Эрү температурасы K
Эрү җылылыгы кДж/моль
Кайнау температурасы K
Парга әйләнү җылылыгы кДж/моль
Моляр күләм см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрлары Å
Дебай температурасы K

Дубний (лат. Dubnium, Db) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период, 5 төркем элементы. Тәртип номеры - 105.

СССР-да һәм Рәсәйдә 1997 елга кадәр — Менделеевның элементлар таблицасында 105-енче элемент нильсборий(Ns) исеме белән билгеле булган.

Символы

үзгәртү

Дубний элементының символы - Db (Дубний дип укыла).

Тарихы

үзгәртү

105-енче элемент беренче тапкыр Дубна каласында 1970 елда Г.Н.Флёров төркеме тарафыннан 243</nowiki>Am төшләрен 22</nowiki>Ne[1] ионнары белән бомбага тоту юлы белән алынган.

Берклида (Америка Кушма Штатлары) 249</nowiki>Cf+15Н260Db+4n[2] реакцияләре шулай ук мөстәкыйль үткәрелеп, ачыш ясалган булган. ИЮПАК-ның эшче төркеме 1993 елда, 105 -енче элементны ачу хөрмәте Дубна белән Беркли төркемнәре арасында бүленергә тиеш дигән нәтиҗәгә килгән[3].

Исеменең килеп чыгышы

үзгәртү

Совет тикшеренүчеләре яңа элементны Нильс Бор хөрмәтенә нильсборий (Ns) дип атарга тәкъдим иткән [4], американнар — уранның үзе бүленүен (рус. спонтанное деление) ачкан авторларның берсе Отто Һан хөрмәтенә һаний (Ha)[2]., ИЮПАК комиссиясе 1994 елда Жолио-Кюри хөрмәтенә жолиотий (Jl) дигән исем тәкъдим иткән булган [5]; моңа кадәр элемент рәсми рәвештә грекча саннар исеме белән — уннилпентиум (Unp) дип аталган, ягъни гади 105 саны. Төрле елларда бастырып чыгарылган таблицаларда элементның Ns, На, Jl символларын күрергә була. ИЮПАК-ның 1997 елдагы йомгаклаучы карарына ярашлы, Дубна каласындагы Рәсәй буенча Берләштерелгән атом-төш тикшеренүләре институты хөрмәтенә бу элемент дубний исемен алган[6].

Билгеле изотоплары

үзгәртү
Изотоп Масса Ярым таркалу чоры[7] Таркалу тибы
255Db 255   с 251Lr (80 %)-га α-таркалу;
үзлегенән бүленү
256Db 256   с 252Lr (64 %)-га α-таркалу;
256Rf (36 %)-га β-таркалу;
үзлегеннән бүленү (0,02 %)
257Db 257   с 253Lr-га α-таркалу
258Db 258 4,0 ± 1,0 с 254Lr (67 %)-га α-таркалу;
258Rf-га β-таркалу
259Db 259 0,51 ± 0,16 с 255Lr-га α-таркалу
260Db 260 1,52 ± 0,13 с 256Lr-га α-таркалу
261Db 261 1,8 ± 0,4 с 257Lr - га α-таркалу
262Db 262 35 ± 5 с 258Lr (67 %)-га α-таркалу;
үзе бүленү
263Db 263   с үзе бүленү (55 %);
259Lr (41 %) - га α-таркалу ;
263Rf (3 %)-га β-таркалу
267Db 267   мин. үзе бүленү
268Db 268   ч. үзе бүленү

Чыганаклар

үзгәртү
  1. G. N. Flerov et al. {{{башлык}}} // Nuclear Physics A. — Т. 160. — № 1. — С. 181-192.
  2. 2,0 2,1 Albert Ghiorso et al. {{{башлык}}} // Physical Review Letters. — Т. 24. — № 26. — С. 1498 - 1503.
  3. R. C. Barber et al. {{{башлык}}} // Pure and Applied Chemistry. — Т. 65. — № 8. — С. 1757-1814.
  4. См., например, G. N. Flerov and G. M. Ter-Akopian {{{башлык}}} // Progress in Particle and Nuclear Physics. — Т. 19. — С. 197-239.
  5. Commission on Nomenclature of Inorganic Chemistry {{{башлык}}} // Pure and Applied Chemistry. — Т. 66. — № 12. — С. 2419-2421.
  6. Commission on Nomenclature of Inorganic Chemistry {{{башлык}}} // Pure and Applied Chemistry. — Т. 69. — № 12. — С. 2471-2473.
  7. Nudat 2.3