ТербийДиспрозий / Dysprosium (Dy) Гольмий
Атом номеры 66
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
162,500 (1) а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы пм
Ион радиусы пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 8,56 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек Вт/(м·K)
Эрү температурасы K
Эрү җылылыгы 1409 кДж/моль
Кайнау температурасы 2335 K
Парга әйләнү җылылыгы кДж/моль
Моляр күләм см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрлары Å
Дебай температурасы K

Диспрозий (лат. Dysprosium, Dy) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период элементы. Тәртип номеры - 66. лантаноид; сирәк очрый торган көмешсу-соры металл. Табигатьтә саф килеш очрамый, әмма кайсыбер минераллар, мәсәлән, ксенотима составына керә.

Символы Үзгәртү

Диспрозий элементының символы - Dy (Диспрозий дип укыла).

Үзенчәлекләре Үзгәртү

Физик Үзгәртү

Диспрозий — көмөшсу-соры металл. 1384 °C градустан түбән температурада тотрыклы, α-модификациясе гексагональ тыгыз уратылган рәшәткәле; эрү температурасы — 1407 °C, кайнавы — 2567 °C, тыгызлыгы 8551 кг/м3. Тышкы электрон катламы конфигурациясе 1s² 2s²p 2^6 3s² 3p^6 4s² 3d^4p 10^6 5s² 4d^5p 10^6 6s² 4f^10. Ферромагнетик, Кюри ноктасы 88,3 К[1].

Химик үзенчәлекләре Үзгәртү

Берләшмәләрдә оксидлашу дәрәҗәсе +3. 20 °C температуралы һавада металлик диспрозий әкрен оксидлаша[1].

Металлик диспрозий җылытканда галогеннар, азот, водород белән реакциягә керә. Минераль кислоталар (HF-нан тыш) катнашып Dy (III) тозлары барлыкка китерә, селте эретмәләре белән үзара катнашмый.

Табигатьтә Үзгәртү

Диспрозий лантаноид ятмаларында чыгарыла, шуларның иң зурлары Кытай Халык Республикасы, Америка Кушма Штатлары, Вьетнамда, Әфганстанда, Рәсәйдә (Кольск ярымутравында), Кыргызстанда, Австралиядә, Бразилиядә, Һиндстанда[2]. Тын Океан утравының Минамитори утравында, бары тик Япониянең икътисади зонасында, җирдә сирәк очрый торган минераллар урнашкан тирән су ятмаларында аның запаслары ярыйсы ук зур[3].

Чыганаклар Үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Бердоносов С. С. (2017). ДИСПРОЗИЙ. Большая российская энциклопедия. әлеге чыганактан 2019-12-19 архивланды. 2020-01-03 тикшерелгән.
  2. Что такое МИНерАЛЬНЫЕ РЕСУРСЫ: РУДЫ РЕДКИХ МЕТАЛЛОВ // Энциклопедия Кольера
  3. The tremendous potential of deepsea mud as a source of rare-earth elements // nature.com