МолибденТехнеций / Technetium (Tc) Рутений
Атом номеры 43
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
[98,9063] а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы пм
Ион радиусы пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 11,49 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек Вт/(м·K)
Эрү температурасы K
Эрү җылылыгы 2172 кДж/моль
Кайнау температурасы 5030 K
Парга әйләнү җылылыгы кДж/моль
Моляр күләм см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрлары Å
Дебай температурасы K

Технеций (лат. Technetium, Tc) — Менделеевның периодик таблицасының 5 период, 7 төркем элементы. Тәртип номеры - 43. Гади матдә технецийрадиоактив күчемле металл, көмешсу-соры төстә. Тотрыклы изотоплары булмаган иң җиңел элемент. Иң беренче синтезланган химик элемент.

Символы

үзгәртү

Технеций элементының символы - Tc (Технеций дип укыла).

Технеций 1937 елда Перрье һәм Сегре тарафыннан ачыла.

1860-1871 елларда Дмитрий Менделеев тәкъдим иткән периодик таблицаның иң тәүге өлгеләрендә молибден (42-енче элемент) һәм рутений (44-енче элемент) арасында буш урын кала. 1871 елда Менделеев бу табылмаган элемент марганец астындагы буш урынны алачак һәм шундый ук химик үзенчәлекләргә ия булачак дип фаразлый. Менделеев аңа ekamanganese дип исем бирә тора, чөнки фаразланган элемент билгеле марганец элементыннан астарак бер урында торырга тиеш була.

Атом физикасы ((ядерная физика ) үсү белән, ни өчен технеций табигатьтә табылмавы ачыклана: Маттаух-Щукарев кагыйдәсе буенча, бу элементның тотрыклы изотоплары юк.

Технеций АКШ-ында Лоуренс исемендәге Милли лабораториядә дейтерий төше тизләткеч-циклотронында молибден максатыннан синтезланган, ә аннан соң Италиядә Палермода табылган: 1937 елның 13 июнендә Италия тикшеренүчеләре К. Перрье һәм Э. Сегре «Nature» журналында әлеге максатта 43-енче номерлы элемент барлыгын күрсәтә[1].

Исеменең килеп чыгышы

үзгәртү

Атама бор. грек. τεχνητός — ясалма дигәнне аңлата, "пионер", ягъни, тәүге булып элементның синтез юлы белән ачылганын чагылдыра. «Технеций» исемен яңа элементка аны ачкан галимнәр Перрье һәм Э. Сегре 1947 елда тәкъдим итә[2][3].

Табигатьтә

үзгәртү

Җирдә уран рудасының эзләрендә очрый, 1 кг уранга 5×10−10 г туры килә.

Спектроскопия ысуллары белән Андромеда һәм Кит йолдызлыкларында кайсыбер йолдызларның спектрларында технеций булуы ачыкланган (технеций йолдызлар) (технециевые звезды).

Куллану

үзгәртү

Атом-төш медицинасында баш мие, йөрәк, калкан бизе, үпкә, бавыр, үт куыгы, бөер, сөлдә сөяге, кан, шулай ук шешләрне өйрәнү һәм диагностикалау өчен киң кулланыла [4].

Пертехнетатлар (технеций кислотасы тозы HTcO4) коррозиягә каршы үзенчәлеккә ия, чөнки TcO 4 ионы тимер һәм корыч өчен иң нәтиҗәле коррозия ингибиторы булып тора.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Perrier C., Segrè E. {{{башлык}}}(ингл.) // Nature. — Т. 140. — С. 193—194. — DOI:10.1038/140193b0
  2. Трифонов Д. Н. {{{башлык}}} // Химия. — № 19.
  3. Perrier C., Segrè E. {{{башлык}}}(ингл.) // Nature. — Т. 159. — № 4027. — С. 24. — DOI:10.1038/159024a0 — Калып:Bibcode — PMID 20279068.
  4. И. А. Леенсон. Технеций: что нового. «Химия и жизнь — XXI век», 2008, № 12

Сылтамалар

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү