ГаллийГерманий / Germanium (Ge) мышаяк
Атом номеры 32
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
72,64 (1) а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы пм
Ион радиусы пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 5,32 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек Вт/(м·K)
Эрү температурасы K
Эрү җылылыгы 937,4 кДж/моль
Кайнау температурасы 2830 K
Парга әйләнү җылылыгы кДж/моль
Моляр күләм см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрлары Å
Дебай температурасы K

Германий (лат. Germanium, Ge) — Менделеевның периодик таблицасының 4 период, 14 төркем элементы. Тәртип номеры - 32. Гади матдә германий — типик соргылт-ак төстәге ярым металл, металга хас ялтыравыклы. Ярымүткәрүчәнлек физик хасиятенә ия.

СимволыҮзгәртү

Германий элементының символы — Ge (Германий дип укыла).

Ачу тарихы һәм этимологиясеҮзгәртү

 
Александр Клеменс Винклер — германийны беренче булып ачкан
 
Аргиродит

Химик элементларның периодик системасы законы турында докладында 1869 елда урыс химигы Д. И. Менделеев билгесез химик элементларның, шул ук вакытта, германийның да барлыгын алдан әйткән. 1870 елның 11 декабрендә (иске стиль буенча 29 ноябрь) Д. И. Менделеев әле ачылмаган бу элементты экасилиций дип атый, аның атом массасын һәм башка үзенчәлекләрен сүрәтли.

1885 елда Фрайбергның (Саксония) бер шахтасында яңа минерал — аргиродит табылган. Минералны тикшергәндә немец химигы Винклер Клеменс яңа химик элемент ача. Винклер яңа элемент ачуы турында 1886 елның 6 февралендә ике битлек мәкалә бастырып чыгара. Яңа элементка ул галимнең Ватаны хөрмәтенә Germanium исемен тәкъдим иткән һәм Ge символы биргән. 1886—1887 алдагы ике елда зур мәкаләдә Винклер германийның үзенчәлекләрен җентекле сүрәтләгән.

1930 еллар азагына кадәр германий сәнәгатьтә кулланылмый. Соңыннан германий кайсыбер электрон корылмаларда кулланыла башлаган.

ТабигатьтәҮзгәртү

Гомуми алганда германий нисбәте Җир кабыгында массасы буенча 1,5×10−4% тәшкил итә, ягъни, ул сөрмә, көмеш, висмуттан күбрәк. Германийның үз минераллары бик сирәк очрый. Алар барысы да диярлек сульфасоль:германит Cu2(Cu, Fe, Ge, Zn)2 (S, As)4 (6—10 % Ge), аргиродит Ag8GeS6 (3,6—7 % Ge), конфильдит Ag8(Sn, Ge) S6 (до 2 % Ge) һәм башка сирәк очрый торган минераллар (ультрабазит, ранерит, франкеит), магнетит, рутил һ. б., гранит, диабаз һәм базальт. Моннан тыш, германий барлык диярлек силикатларда, кайсыбер ташкүмер һәм нефть ятмаларында катнаша. Диңгез суында германий концентрациясе 6×10−5 мг/л[1].

Чыгарып алуҮзгәртү

Германий полиметаллик, никель, вольфрам мәгъдәннәрендә, шулай ук силикатларда кушымта рәвешендә очрый. Руданы баету һәм аның концентрацияләү катлаулы һәм авыр булу сәбәпле, германийны GeO2 оксиды рәвешендә аерып чыгаралар, аны 600 °C температурада гади матдәгә кадәр водород белән торгызалар:

 

Саф германий алу өчен аны зоналап эретү ысулы кулланалар, шул сәбәпле иң саф химик материалларның берсенә әверелә.

КуллануҮзгәртү

 
Германийдан инфракызыл линзалар

Германий индий белән беррәттән электроникада кушылма рәвешендә ярымүткәргеч узу хасил итү өчен кулланыла. Тарихи башта киңрәк германий кулланылган булган, соңрак киңрәк индий кулланыла башлаган.
2007 елда германийның төп кулланучылары: 35 % сүсле оптика; 30 % тепловизорлы оптика; 15 % химик катализаторлар; 15 % электроника. Зур булмаган санда германий металлургияда кулланыла.[2]

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. J.P. Riley and Skirrow G. Chemical Oceanography V. I, 1965
  2. U.S. Geological Survey {{{башлык}}} (und) // U.S. Geological Survey, Mineral Commodity Summaries.

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Германий// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 6-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Германий // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Бурба А. А. Разработка и освоение технологии получения германия при шахтной плавке руд цветных металлов // В сб.: Мат-лы научн. семинара по проблеме извлеч. германия при переработке руд: Информ. Гиредмета, 1960, № 7(18).
  • Сосновский Г. Н., Бурба А. А. Германий: Учебн. пособие для студентов металлургич. специальности. Иркутск: Иркут. политехн. ин-т, 1967. — 161 с.
  • Бурба А. А., Чижиков Д. М. Из опыта работы Медногорского МСК по извлечению германия из металлургических пылей и зол энергетических углей // В сб.: Мат-лы совещания по обмену опытом в области производства германиевого сырья (Центр микроэлектроники, Зеленоград): Сб. Гиредмета, 1969, т. 1.
  • Наумов А. В. Мировой рынок германия и его перспективы. — Известия вузов. Цветная металлургия., № 4, 2007. — С. 32—40.
  • Окунев А. И., Кирр Л. Д., Чижов Е. А. Комплексная переработка медеплавильных пылей с извлечением германия и элементов-спутников // 300 лет уральской металлургии: Тр. междунар. конгресса. 4—5 окт. 2001 г. — Екатеринбург, 2001. — С. 305.

ЧыганакларҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү