АстатРадон / radon (Rn) Франций
Атом номеры 86
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
[222,0176] а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы пм
Ион радиусы пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 9,23 г/л г/см³
Моляр җылы сыешлыгы Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек Вт/(м·K)
Эрү температурасы K
Эрү җылылыгы -71 кДж/моль
Кайнау температурасы -61,8 K
Парга әйләнү җылылыгы кДж/моль
Моляр күләм см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрлары Å
Дебай температурасы K

Радон (лат. radon, Rn) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 18 төркем элементы. Тәртип номеры - 86.

Гади матдә радон нормаль шартларда — төссез инерт газ; радиоактив, тотрыклы изотоплары юк, саулык һәм гомер өчен хәвеф тудыруы мөмкин. Бүлмә температурында иң авырларның берсе булган газ. Иң тотрыклы изотобының (222Rn) ярым таркалу чоры 3,8 тәүлек.

Символы

үзгәртү

Радон элементының символы — Rn (Радон дип укыла).

Ачу тарихы һәм атаманың килеп чыгышы

үзгәртү

Башта торий эманациясен — торон, радий эманациясен — радон, актинийны — актинон дип атыйлар. Чынында бөтен эманацияләрнең яңа элемент — атом номеры 86 булган инерт газның радионуклидлары булуы исбатланган. Беренче тапкыр аны аерып алып, җентекле рәвештә аның тыгызлыгын 1908 елда Уильям Рамзай һәм Роберт Отоу-Грей үлчиләр. Һәм алар ук матдәгә нитон (лат. nitens- яктыртучы) дип исем бирә[1]. 1923 елда газ радон исемен ала һәм Em символы Rn-га алыштырыла.

Радонны химик элемент буларак ачуны еш немец химигы Фридрих Дорн казанышы дип билгелиләр[2]. Радонны ачу мәсьәләләрен тикшергән Джеймс һәм Вирджиния Маршалл радонны химик элемент буларак беренче ачучы итеп Резерфордны күрсәткәннәр[3].

Табигатьтә

үзгәртү

Радиоактив рәтләр составына 238U, 235U һәм 232Th керә. Җир кабыгында масса буенча тигезлек 7⋅10-16 % тәшкил итә. Химик инертлык аркасында радон «ата-ана» минералның кристалл рәшәткәсеннән чагыштырмача җиңел чыгып китә һәм Җир асты суларына, табигый газларга һәм һавага эләгә. Радонның дүрт табигый изотобыннан (218, 219, 220, 222) 222Rn иң озак саклану сәбәпле, нәкъ менә ул шул мохитләрдә күпләп туплана.

Һавада радонның концентрациясе, беренче чиратта, геологик хәлгә бәйле (мәсәлән, уран күп булган гранитлар радонның актив чыганагы булып тора, шул ук вакытта диңгез өстендә радон әз), шулай ук һава торышына (яңгыр вакытында радон туфрактагы вак ярыкларга су белән тула; кар катламы радонның һавага чыгуына комачаулый).

Җир тетрәүләр алдында, сейсмик активлык аркасында, һавада радонның концентрациясе арта[4]. Радонның бу вакытта җирдән чыгуы эксхаляция дип атала[5].

Шифасы

үзгәртү

Радон ванналарының шифалы үзенчәлекләре турында кешеләр радиоактивлык ачылганчы ук белгән. Баден-Баден сулары борынгы римлыларга билгеле булган. 1861 елда, Р. Бунзен атаклы курорт суларына беренче химик анализ ясый, ә 1904 елда физик Х. Ф. Гайтель һәм Баден-Баденда яшәүче даруханәче О.Реслер Баден суларының радиоактивлыгын ачалар. Шул ук елны Германиянең тагын бер курорты – Бад Кройцнахтың 1817 елда төзелгән күп термаль дәвалау чыганакларының радиоактивлыгы билгеләнә, ә 1912 елда, радон штольнялары табылганнан соң, курортта дөньяда беренче ингаляцион радон үзәге ачыла[6].

Башкортостанда

үзгәртү

Башкортостанда радон ванналары белән дәвалануны шулай ук борынгыдан белгәннәр, халык ул чыганакларга үзе йөреп дәваланган. [7]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. W.Ramsay, R. W. Gray {{{башлык}}} (und) // Comptes rendus hebdomadaires des seances de l'Academie des sciences(ингл.). — Т. 151. — С. 126—128.
  2. Калып:Мәкәлә
  3. James L. Marshall and Virginia R. Marshall {{{башлык}}}(ингл.) // Bulletin for the History of Chemistry(ингл.) : journal. — Т. 28. — № 2. — С. 76—83.
  4. Уткин В. И., Юрков А. К. Радон как «детерминированный» индикатор природных и техногенных геодинамических процессов // Доклады РАН. 2009. Т. 426. № 6. С. 816—820.
  5. Уткин В. И., Юрков А. К. Отражение сейсмических событий в поле эксхаляции радона // Геофизика. 1997. № 6. С. 50-56.
  6. Радоновые воды 2020 елның 24 ноябрь көнендә архивланган.
  7. Где можно поправить здоровье в Башкирии

Әдәбият

үзгәртү
  • Радон// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 20-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Сылтамалар

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү