БромКриптон / Krypton, Crypton (Kr) Рубидий
Атом номеры 36
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
83,798 (2) а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы пм
Ион радиусы пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 3,48 г/л г/см³
Моляр җылы сыешлыгы Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек Вт/(м·K)
Эрү температурасы K
Эрү җылылыгы -156,6 кДж/моль
Кайнау температурасы -152,3 K
Парга әйләнү җылылыгы кДж/моль
Моляр күләм см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрлары Å
Дебай температурасы K

Криптон (лат. Krypton, Crypton, Kr) — Менделеевның периодик таблицасының 4 период, 18 төркем элементы. Тәртип номеры - 36. Криптон — инерт бер атомлы газ, төсе, тәме һәм исе юк. Элементның атом массасы 83,798(2).

Символы

үзгәртү

Криптон элементының символы — Kr (Криптон тип укыла).

Тарихы

үзгәртү

Криптон 1898 елда инглиз химиклары Уильям Рамзай һәм Морис Траверс тарафыннан табылган. Алар һавадан кислородны, азотны, аргонны чыгарып беткәннән соң спектраль ысул белән ике газ торып калуын ачыклый: криптон (грек. κρυπτός — «яшерен», «сер саклаучы») һәм ксенон («ят», «гадәттән тыш») булып чыга алар.

Табигатьтә

үзгәртү

Атмосфера һавасында күләме буенча 1,14×10-4%, атмосферада гомуми запасы 5,3×1012м³. 1 м³ һавада якынча 1 см³ криптон бар.

Һавадан криптон алу бик күп энергия таләп итә.

Җиһанда криптон һәм водород нисбәте даими булып кала. Монан йолдызлар арасындагы матдә криптонга бай дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Шулай ук 0503-289 RE санлы ак кәрләдә криптон бар. Ул кояштагыга караганда 450 тапкыр артык булып чыга, әмма әлегә кадәр моның сәбәпләре билгесез.

Физик үзенчәлекләре

үзгәртү

Криптон — инерт газ, төссез, тәме булмаган һәм иссез (6 атмосфера басым ясаганда хлороформга охшаган кискен исле булып китә[1]). Тыгызлыгы стандарт шартларда 3,745 кг/м3 (һавадан 3 тапкыр авыр). Нормаль һава басымында криптон 119,93 (-153,415 °C) температурада суга әйләнә, 115,78 (-157,37 °C) температурада ката. Шулай итеп, ул сыек фазада якынча дүрт градус температура диапазонында гына яши.

Диамагнит үзенчәлекле. Магнитка сизгерлеге −2,9·10−5. Полярлашу 2,46·10−3 нм3.

Ионлашу энергиясе 13,9998 эВ (Kr0 → Kr+), 24,37 эВ (Kr+ → Kr2+).

 
Криптон тутырылган газлы көпшә

Биологик әһәмияте

үзгәртү

Криптонның тере организмга тәэсире начар аңлашыла. Аны водолазлар эшендә тын алу катнашмалары составында һәм кан басымы югары булганда анестезия чарасы буларак файдалану мөмкинлекләре тикшерелә.[2].

Физиологик тәэсире

үзгәртү

3,5 атмосфера басымы астында криптонлы газ катнашмаларын сулаганда наркотик эффекты күзәтелә.

Әдәбият

үзгәртү
  • Криптон// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 13-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү