Эрбий (лат. Erbium, Er) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период элементы. Тәртип номеры - 68.

Эрбий
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Иттербү[d]
Масса 167,259 ± 0,003 м.а.б.[1]
Материал төре Монацит[d]
Ачучы яки уйлап табучы Карл Густав Мосандер[d]
Ачыш датасы 1842
Илиминт симвылы Er[2]
Химик фурмула Er[3]
SMILES фурмуласы [Er][3]
Атым саны 68
Иликтер кирелеге 1
Ионный радиус 0,89 ангстрем[4] һәм 1 ангстрем[4]
Commons-logo.svg Эрбий Викиҗыентыкта

Лантаноидларга һәм сирәк җир элементларына (иттрий төркөмчәсе) карый.

СимволыҮзгәртү

Эрбий элементының символы — Er (Эрбий тип укыла).

ТарихҮзгәртү

Эрбийны 1843 елда швед химигы Карл Густав Мосандер Иттербю авылы янында табылган гадолинит минералыннан аерып ала.

Ул Y2O3 концентратында кушылмалар таба һәм аларны өч фракциягә бүлә: иттрий, алсу terbia (ул хәзерге заманда эрбий элементы дип атала) һәм төссез erbia (монысы тербий элементы булган).

Эрбий белән тербийны күпмедер вакыт бутап та йөртәләр. Тербийны эрбий дип 1860 елдан соң үзгәртәләр, эрбийны исә тербий дип 1877 елдан соң атый башлыйлар.

Исеменең килеп чыгышыҮзгәртү

Эрбий элементы атамасын рәттән өч (эрбий, иттербий, иттрий) белән бергә — Стокгольм архипелагына кергән Ресарё утравында урнашкан Иттербю авылы хөрмәтенә исем алган.

ТабигатьтәҮзгәртү

 
Монацит ком

Эрбийның кларкы Җир кабыгында (Тэйлор буенча) — 3,3 г/т, океан суларындә нисбәте — 2,4×10−6[5]. Бу концентрацияләр эрбийны Җир кабыгында химик элементлар арасында таралу буенча 45-енче урында билгеләү өчен җитәрлек (ягъни, ул кургашка караганда күбрәк таралган).

ЯтмаларыҮзгәртү

Эрбий лантаноидлар составына керә, алар исә бик сирәк очрый. Лантаноидлар АКШ, Казакъстан, РәсәйУкраина, Австралия, Бразилия, Һиндстан, Скандинавиядә очрый.

Чыгарып алуҮзгәртү

 
Эрбий (III) хлориды алсу кояш нурлары астында алсу булып күренә

Металлик эрбийны эрбий хлориды эретмәсе ErCl3 (ErF3) электролизы ярдәмендә, шулай ук бу тозларны кальцийтермик тергезү юлы белән алалар.

ӘдәбиятҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү