He Ли́тий / Lithium (Li)Be
Атом номеры [[

3 (сан)| 3]]

Матдәнең тышкы күренеше Керосинда литий кисәкләреКөмешсу-ак йомшак металл
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)

6,941 а. м. б. (г/моль)

Атом радиусы

155 пм

Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)

519,9(5,39) кДж/моль (эВ)

Электрон конфигурациясе

[He] 2s1

Химик үзлекләре
Ковалент радиусы

163 пм

Ион радиусы

68 (+1e) пм

Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)

0,98

Электрод потенциалы

-3,06В

Оксидлашу дәрәҗәсе

1

Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык

0,534 г/см³

Моляр җылы сыешлыгы

24,86 Дж/(K·моль)

Җылы үткәрүчелек

84,8 Вт/(м·K)

Эрү температурасы

453,69 K

Эрү җылылыгы

2,89 кДж/моль

Кайнау температурасы

1613 K

Парга әйләнү җылылыгы

148 кДж/моль

Моляр күләм

13,1 см³/моль

Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше

кубик күләмүзәкле

Рәшәткә параметрлары

3,490 Å

Дебай температурасы 400 K
Li 3
6,941
[He]2s1
Литий

Литий (грек. lithos – таш) – Менделеевның периодик таблицасының 1нче төркемендә, 3нче тәртип санында урнашкан химик элемент. Аның атом массасы 6,941, Литий селтеле металларга керә. Табигатьтә аның ике стабиль изотобы очрый: 6 Li һәм 7 Li.

Литий

Тарихи белешмә үзгәртү

Литийны беренче тапкыр 1817 елда швед галиме Ю.А. Арведсон петалит дигән минералдан таба, ә металлик литийны 1818 еда инглиз галиме Г.Дэви ача.

Физик һәм химик үзлекләре үзгәртү

Литий – көмешсу ак металл. Ул металлар арасында иң җиңеле. Аның тыгызлыгы 539 кг/м 3(20 С та); эрү t – 180,5 С; кайнау t – 1340 С; җылылык үткәрү коэффициенты 70,8 Вт/м,К; чагыштырма җылысыешлыгы 3,31* 10 3 Дж/кг*К; чагыштырма электр каршылыгы 5,6 * 10 −5 К −1.

Литий Һавада Li3 N һәм Li2 N пленкасы белән каплана, җылытканда зәңгәр ут булып яна. Тоз тудыргычлар, су тудыргыч, күкерт белән тәэсирләшә. Литийның кайсыбер металлар белән (марганис, цинк, әлүмин) каты кушылмалары, ә кайсыберләре белән интерметаллик кушылмалары ( мәсәлән LiAg, LiHg ) бар.

Таралышы үзгәртү

Литий җир кабыгының 3,2*10 −3 % н алып тора. Бөтендөнья океанында литий бик аз күләмдә.

Кулланылышы үзгәртү

Иң мөһим кулланылыш тармагы – атом энергетикасы. Сыек литийны атом-төш реакторларында җылыташыгыч буларак кулланалар. Металлургия өлкәсендә литийны төрле эретмәләргә кушалар. Ул эретмәнең пластиклыгын, ныклыгын , коррозиягә бирешмәүчәнлеген арттыра.