РубидийСтронций / Strontium (Sr) Иттрий
Атом номеры 38
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
87,62 (1) а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы пм
Ион радиусы пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 2,63 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек Вт/(м·K)
Эрү температурасы K
Эрү җылылыгы 769 кДж/моль
Кайнау температурасы 1384 K
Парга әйләнү җылылыгы кДж/моль
Моляр күләм см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрлары Å
Дебай температурасы K

Стронций (лат. Strontium, Sr) — Менделеевның периодик таблицасының 5 период, 2 төркем элементы. Тәртип номеры - 38. Атом массасы 87,62(1) а. ер м.[1] Гади матдә стронций — йомшак, җиңел чүкелүчән һәм сыгылмалы селтеле металл, көмөш-ак төстә. Югары химик активлыгына ия, һавадагы кислород һәм дым белән тиз арада реакциягә керә, сары оксид элпәсе белән каплана.

Символы

үзгәртү

Стронций элементының символы — Sr (Стронций дип укыла).

Тарихы һәм атаманың килеп чыгышы

үзгәртү

Элемент 1764 елда шотланд авылы Стронти́ан янында(ингл. Strontian, гэл. Sròn an t-Sìthein)кургаш руднигында стронцианит минералында табыла, яңа элементка исем шуннан алып бирелә. Бу минералда яңа металл оксиды барлыгы 1787 елда Уильям Крюйкшенк һәм Адер Кроуфорд тарафыннан ачылган. 1808 елда сэр Һемфри Дэви саф формасында аерып алган.

Табигатьтә

үзгәртү

Югары химик активлыгы аркасында стронций ирекле рәвешендә очрамый. Ул якынча 40 минерал составына керә. Аларның иң мөһиме — целестин SrSO4 (51,2 % Sr). Шулай ук стронцианит SrCO3 (64,4 % Sr) чыгарыла . Бу ике минерал сәнәгать әһәмиятенә ия. Стронций ешрак төрле кальцийлы минералларга кушылган була.

Стронцийның башка минераллары арасында :

Физик таралганлык дәрәҗәсе буенча стронций Җир кабыгында 23-енче урын били — аның масса өлеше 0,014% тәшкил итә(литосферада — 0,045 %). Металлның Җир кабыгындагы моль өлеше 0,0029 %.

Диңгез суында стронций бар (8 мг/л)[3].

Ятмалары

үзгәртү

Калифорнияда, Аризонада, АКШ-ында, Яңа Гранадада, Төркиядә, Иранда, Кытайда, Мексикада,Канадада, Малавида ятмалары билгеле[4]

Рәсәйдә стронций табылган төбәкләр: Күк таш (рус. Синие камни)(Дагъстан), Мазуево (Пермь крае)), шулай ук ятмалар Бүрят Республикасында, Иркутск өлкәсендә, Красноярск краенда, Якутиядә һәм Курильск утравында бар[5], әмма әлеге вакытта мәгъдән ятмалары эшкәртелми.

Физик үзенчәлекләре

үзгәртү

Стронций — йомшак көмөшсу-ак металл, сыгылмалы һәм чүкелүчән, пычак белән җиңел киселә.

Эрү температурасы: 768 °C, кайнау температурасы: 1390 °C.

Химик үзенчәлекләре

үзгәртү

Стронций үзенчәлекләре буенча кальцийга һәм барийга охшаш, алар арасында аралаш урынны били[6].

Электрохимик көчәнеш сериясендә стронций иң актив металлар арасында (аның нормаль электрод потенциалы −2.89 В). Су белән көчле реакциягә кереп, гидроксид барлыкка китерә.

Куллану

үзгәртү

Стронцийны һәм аның химик кушылмаларын куллануның төп өлкәләре — радиоэлектроника сәнәгате, пиротехника, металлургия, азык-төлек сәнәгате.

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Стронций// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 24(1)-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Greenwood N. N., Earnshaw A. Chemistry of the Elements (англ.). — 2nd Ed. — Butterworth-Heinemann (англ.), 1997. — <nowiki>ISBN 0-08-037941-9

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү