SХлор / Chlorum (Cl)Ar
Атом номеры 17
Матдәнең тышкы күренеше Яшел газ
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
35,4527 а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы 100 пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
1254.9(13.01) кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе [Ne] 3s2 3p5
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы 99 пм
Ион радиусы (+7e)27 (-1e)181 пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
3.16
Электрод потенциалы 0
Оксидлашу дәрәҗәсе 7, 6, 5, 4, 3, 1, −1
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык (при −33.6 °C)1,56 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы 21.838 Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек 0.009 Вт/(м·K)
Эрү температурасы 172.2 K
Эрү җылылыгы 6.41 кДж/моль
Кайнау температурасы 238.6 K
Парга әйләнү җылылыгы 20.41 кДж/моль
Моляр күләм 18.7 см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше орторомбик
Рәшәткә параметрлары a=6,29 b=4,50 c=8,21 Å
Дебай температурасы -- K
CI 17
35,4527
[Ne]3s23p5
Хлор

Хлор – (лат. Chlorum), Менделеевның периодик таблицасының VII төркемендә, 17нче санында урнашкан химик элемент. Аның атом массасы 35,453; тоз тудыргычлар гаиләсенә керә. Нормаль шартларда сарылы-яшелле газ.

Тарихи белешмә

үзгәртү

Хлорны беренче тапкыр 1774нче елда, хлорид кислотасы белән МnO 2 пиролюзитын реакөиягә кертеп, К.Шееле таба. 1810нчы елда Г.Дэви Шеели тапкан матдәнең элемент булганын ачыклый һәм аны chlorine (грекча chloros – сары-яшел) дип атый. 1813нче елда Ж.Л. Гей-Люссак бу элементны хлор дип атарга тәкъдим итә.

Табигатьтә таралышы

үзгәртү

Хлор табигатьтә кушылмаларда очрый. Җир кабыгында ул масса буенча 1,7 * 10−2%, вулкан токымнарында – гранитта 2,4 *10−2%. Ион хәлендә хлор Бөтендөнья океанында да бар(1,93%). Хлорның 97 минералы билгеле.

Физик һәм химик үзлекләре

үзгәртү

Хлор 34,05 С та кайный. 101 С та эри. Эрү җылылыгы – 90,3 кДж/кг; парьясалу җылылыгы 288 кДж/кг; даими басымда җылысыешлыгы 0,48 кДж/(кг*К).

Атомының тышкы электрон конфигурациясе Зs 2 3р 5.

Хлор химик яктан бик актив, ул барлык металлар (кайсыберләре белән дым булганда яки җылытканда) белән диярлек һәм неметаллар (азот, күмер тудыргыч, әче тудыргыч, инерт газлардан башка) белән , сульфидлар барлыкка китереп, кушыла. Селтеле металлар, дым булганда, хлор белән ялкын чыгарып тәэсирләшәләр.

Кулланылышы

үзгәртү

Хлорның төп өлешен органик һәм неорганик кушылмалар җитештерү өчен кулланалар. Шулай ук агач мунчаласы һәм тукымаларны агарту өчен дә хлор кулланыла. Хлорны медицинада һәм суны чистарту өчен дә кулланалар.