Азот (яки нитроген) – Менделеевның периодик таблицасының 7нче санында, 5нче төркемдә урнашкан, чагыштырма атом массасы 14,0067 булган химик элемент. Аның исеме грек сүзе azoos – терексез дигән сүздән ясалган, латыйнча атамасы Nitrogenium. Азот – төссез һәм иссез газ.

Азот
Сурәт
Масса 14,007 ± 0,001 м.а.б.[1]
... хөрмәтенә аталган калий силитрәсе[d][2] һәм тереклек
Ачучы яки уйлап табучы Даниел Рутерфорд[d][2]
Ачыш датасы 1772
Ачыш ясалган урын Бөекбритания
Илиминт симвылы N[3]
Химик фурмула N₂
Атым саны 7[3]
Электронная конфигурация 1s² 2s² 2p³ һәм [He] 2s² 2p³
Иликтер кирелеге 3
Ионный радиус 0,16 ангстрем[4] һәм 0,13 ангстрем[4]
Әчеләнү дәрәҗәсе −3, −2, −1, 1, 2, 3, 4 һәм 5
 Азот Викиҗыентыкта

Тарихи белешмә

үзгәртү

Азот кушылмалары – акҗымшау, азот кислотасы һәм аммиак – азотны ирекле хәлдә табуга хатле, күптән билгеле булалар. 1772нче елда Д. Резерфорд пыяла савытта фосфор һәм башка матдәләрне яндырып, сулауга һәм януга булышмаучы, ул үзе "буучы һава" дип исем биргән газ таба. 1787нче елда А. Лавуазье һава күләменә керүче бу газның гади икәнен исбатлый, һәм аңа "азот" исемен тәкъдим итә. 1784нче елда Г. Кавендиш азотның акҗымшау составына керүен күрсәтә.

Табигатьтә таралышы Азот – табигатьтә иң таралган элементларның берсе. Аның төп массасы ирекле килеш атмосферада таралган. Ирекле азот (N2 молекуласы) һаваның күләм буенча 78,09% ын, ә авырлык буенча 75,6% ын алып тора. Литосферада азотның масса буенча уртача өлеше – 1,9×10-3 %. Азот таралышы буенча Кояш системасында 4нче элемент (водород, гелий һәм кислородтан кала)

Физик һәм химик үзлекләре

үзгәртү

Азот һавадан бераз гына җиңелрәк; аның тыгызлыгы 1,2506 кг/м3 (0 °С һәм 101325 н/м2 яки 760 мм. төр. баг. булганда) , t эрү -209,86 °С, t кай -195,8 °С. Сыек азотның тыгызлыгы 808 кг/м3. Азот суда аз эри: 0 °С та 1 м3 суда 23,3 г азот эри.

Азот чагыштырмача аз температураларда литий, магний, кальций кебек актив металлар белән генә тәэсирләшә. Ә башка элементларның күбесе белән югары температураларда һәм катализаторлар булганда реакциягә керә.

Азот күп кенә бик мөһим органик кушылмаларның өлеше булып тора (аминнар, аминокислоталар, нитрокушылмалар һ.б.)

Кулланылышы

үзгәртү

Табылган ирекле азотның күп өлеше аммиак җитештерү өчен кулланыла. Аммиакны соңыннан азот кислотасы, ашламалар, шартлагыч матдәләр җитештерү өчен кулланалар.

Ирекле азотны сәнәнгатьнең төрле тармакларында кулланалар: химик һәм металлургик проөесслар вакытында инерт мохит буларак, терекөмеш термометрларында буш урынны тутырыр өчен, янучан сыеклыкларны суыртканда һ.б. Сыек азотны төрле суыткыч җиһазларда кулланалар. Сыек азотны Дьюар савытларында, ә газсыман азотны кысылган килеш – балоннарда.

Иң күп азот экспортлаучы илләр (2014, млн $, дөнья азот экспортының %-ы): Бельгия һәм Лүксембург – 39.6 (23%), Алмания – 12.3 (7.1%), Франция – 12.2 (7.1%), АКШ – 11.2 (6.5%), Чехия – 9.06 (5.2%), Нидерланд – 8.31 (4.8%), Польша – 8.14 (4.7%), Италия – 7.38 (4.3%), Берләшкән Кыйраллык – 7.32 (4.2%), Швейцария – 6.47 (3.7%), Австрия – 5.63 (3.3%), Испания – 3.77 (2.2%), Швеция – 3.42 (2%), Күвәйт – 2.67 (1.5%), Сингапур – 2.55 (1.5%), Австралия – 2.55 (1.5%).

Иң күп азот импортлаучы илләр (2014, млн $, дөнья азот импортының %-ы): Нидерланд – 35.3 (20%), Алмания – 18.7 (11%), Бельгия һәм Лүксембург – 11.3 (6.5%), Испания – 10.3 (6%), Франция – 6.77 (3.9%), Канада – 6.56 (3.9%), Словакия – 5.58 (3.2%), Чехия – 5.14 (3%), Австрия – 4.34 (2.5%), Словения – 3.84 (2.2%), Норвегия – 3.38 (2%), Португалия – 3.15 (1.8%), Маҗарстан – 2.94 (1.7%), Швейцария – 2.93 (1.7%), Гыйрак – 2.92 (1.7%), Берләшкән Кыйраллык – 2.8 (1.6%).[5]

Искәрмәләр

үзгәртү